СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка контрольно-измерительных материалов к Единому республиканскому тестированию для учащихся 9-ых классов, обучающихся в татарских группах в общеобразовательных организациях с русским языком обучения.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

тестирование  состоит из 2-х частей:часть А содержит тестовые задания по грамматике, часть В задания по тексту

Просмотр содержимого документа
«Разработка контрольно-измерительных материалов к Единому республиканскому тестированию для учащихся 9-ых классов, обучающихся в татарских группах в общеобразовательных организациях с русским языком обучения.»

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ


ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ


ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ



ПРОЕКТ ЭШЕ



РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘГЕ 9 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА МАТЕРИАЛЛАР




Башкарды:

Укытучылар белемен камилләштерү

курсларында укучы:

Исламова Ләйсән Әдип кызы, Яр Чаллы шәһәре,

40 нчы урта мәктәбенең югары категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы.




Проект эше яклауга тәкъдим ителә

Җитәкче: Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтының филология фәннәре докторы;





«29» апрель 2016 ел



Эчтәлек


I. Кереш..…………………………………………………………………….3

II. 1 нче бүлек. БРТның демоверсиясен әзерләү өчен материаллар һәм чыганаклар ....................…………………………………………………..........5

1.1. Бердәм республика тесты үткәрү өчен таләпләр................................5

1.2. Язма эшне бәяләү системасы ………………………………….........7

  1. нче бүлек . Демоверсия төзү тәҗрибәсеннән...................................

2.1. Текст……………………………………............................................12

    1. Биремнәр......................................................................................14

2.3. Җаваплар……………………….......................................................17

III. Йомгаклау…………………………………........................................18

Кулланылган әдәбият.............................................................................19


















Кереш

1992 нче елда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турын-да»гы Закон кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хо-куклы дәүләт телләре булып расланды. Нәтиҗәдә, татар теле дәүләт теле статусында ныклап урнашты һәм ул республикабызда яшәүче һәр кешегә укытыла, гомуми белем бирү мәктәпләрендә туган тел һәм чит тел буларак өйрәтелә башлады. 2014 елдан Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә дә 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтиханны яңача, тест рәвешендә тапшыру мәҗбүри төс алды.

Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик белемнәрен күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм фикер йөртүгә кагылышлы белем һәм күнекмәләрен чагылдыра. Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнә. Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә булган уку-укыту программаларына нигезләнеп, 3 төркем өчен махсус әзерләнгән контроль бәяләү материаллары буенча үткәрелә: беренче төркем - татар телендә гомуми белем бирүче оешма  укучылары (21 нче код), икенче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендә укучылар (22 нче код), өченче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендә  укучылар(23 нче код).

Әлеге проект эшендә рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге 9 нчы сыйныф укучылары өчен бердәм республика тестына материал тәкъдим ителә.

Проект эшенең актуальлеге.

Бердәм республика тесты – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Аның уку-укыту процессына килеп керүе белем бирү системасындагы яңарыш, яңа технологияләрне файдалануның активлашуы белән тыгыз бәйләнгән. 2014 нче елдан гына үткәрелә башлау сәбәпле, аңа әзерләнү өчен материаллар җитәрлек дәрәҗәдә тупланмаган, демоверсияләр аз. Укытучыларның тәкъдимнәре, фикерләре, алар әзерләгән вариантлар - бу өлкәдә эшчәнлекне камилләштерүгә бер адым.

Проект эшенең максаты –укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, аларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү, үзләренең белемнәрен тикшереп бәя бирү өчен демоверсия тәкъдим итү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  • норматив документларга нигезләнгән тестлар төзү;

– тел белеменең һәр бүлеген үз эченә алган биремнәр әзерләү;

– укучылар төп фикерен аерып чыгара алырлык текст сайлау;

– укучылар өчен авырлык тудыра торган биремнәрне ачыклап, алар урынына укучылар җиңелрәк башкара ала торган биремнәр тәкъдим итү.

Көтелгән нәтиҗәләр. Тәкъдим ителгән демоверсия татар теле буенча бердәм республика тестына әзерләнүдә укучыларга һәм укытучыларга ярдәмлек булыр.















1 нче бүлек. БРТның демоверсиясен әзерләү өчен материаллар һәм чыганаклар.

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге 9 нчы сыйныф укучылары өчен бердәм республика тесты материаллары түбәндәге документларга нигезләнеп эшләнде:

1. Харисова Ч.М., Фәтхуллова К.С., Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программмалар: 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2011. – 239 б.

2. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа: 5-9 нчы сыйныфлар / төз.: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова .

Тестта укучыларның лингвистик компетенциясе: тел һәм сөйләм турын-дагы белемнәре; тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алуы; шулай ук тану, аеру, фикер йөртү осталыклары һәм күнекмә-ләре тикшерелә. Формалашкан тел компетенциясе дәрәҗәсе турында укучы-ларның тел нормаларын (лексик, грамматик, стилистик, орфографик, пунк-туацион) үтәү белән бәйле осталыклары һәм күнекмәләре хәбәр итә. Комму-никатив компетенция укучыларның сөйләм эшчәнлегенең нәтиҗәле һәм ре-цептив күнекмәләренә ия булу дәрәҗәсен тикшерү белән ачыклана.

1.1. Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр:

- сүзнең аваз-хәреф мөнәсәбәте үзенчәлекләрен белү;

- сөйләмне татар әдәби теленең әйтелеш (орфоэпик) нормалары ягыннан бәяли белү;

- сөйләмне татар әдәби теленең лексик нормалары ягыннан бәяли белү;

- сөйләмне татар әдәби теленең морфологик нормалары ягыннан бәяли белү;

- сөйләмне татар әдәби теленең синтаксик нормалары ягыннан бәяли белү;

- сөйләмне аңлап, дөрес тәрҗемә итә белү;

- грамматик билгеләренә нигезләнеп, сүзнең билгеле бер сүз төркеменә каравын билгели белү;

- лексик билгеләренә нигезләнеп, сүзнең билгеле бер сүз төркеменә каравын билгели белү;

- сүзгә фонетик анализ ясый белү;

- фонетика, лексика, сүз ясалышы, морфология, синтаксис буенча алган белемнәрен телнең орфографик нормаларына яраклаштырып куллана белү;

- тыныш билгеләренең куелышын аңлата белү;

- сөйләм эшчәнлеге барышында, татар теленең синтаксик нормаларыннан тайпылмау;

- язма сөйләмдәге мәгълүматны дөрес, төгәл аңлый белү;

- сөйләм стильләрен билгели белү;

- сүз ясалышы ысулларын билгели белү;

- сүзтезмәгә синтаксик анализ ясый белү;

- җөмләгә синтаксик анализ ясый белү;

- текстның эчтәлеге турында кыскача төгәл мәгълүмат бирә белү;

- башлангыч текстның эчтәлеген аңлый һәм аңлатып бирә белү;

- башлангыч текстка нигезләп, үз фикереңне эзлекле белдерә белү;

- үз фикереңне эзлекле, бәйләнешле белдерә алу;

- сөйләмдә телнең лексик байлыгыннан, төрле грамматик конструкцияләрдән урынлы файдалана белү;

- язма һәм телдән сөйләмне әдәби телнең орфографик, грамматик һәм пунктуацион нормалары нигезендә төзи белү.

Бердәм республика тесты материалларының һәр варианты ике бүлектән гыйбарәт һәм формасы, катлаулылык дәрәҗәсе белән аерылып торган 21 би-ремне үз эченә ала.

1 нче бүлек (1-20) – кыска җаваплы биремнәр;

2 нче бүлек (21) – укылган текст нигезендә үз фикереңне белдерә алуны тикшерүгә юнәлтелгән, киңәйтелгән җаваплы ачык типтагы биремнәр. Тест материаллары сайлап алу мөмкинлеген истә тотып төзелә: укучы ике сочинениенең берсен сайлап алып яза. Аерым биремнәр һәм тест гомуми бәяләү системасында педагогик үлчәүләр теориясе һәм практикасы таләпләрен, татар теле укыту традицияләрен истә тотып эшләнде.

1 нче бүлектәге һәр дөрес үтәлгән бирем өчен 1 балл куела. Дөрес җавап яки җавап бөтенләй булмаса, 0 балл куела. 1 нче бүлек биремнәрен дөрес эшләгән укучы ала алган иң югары балл – 20.

2 нче бүлек биременең җавабы махсус эшләнгән критерийлар буенча тик-шерелә. Уңышлы башкарылган язма эшкә куела торган иң югары балл – 9. Укучының грамоталылыгын һәм язма сөйләменең төгәллеген бәяләү сочи-нение тикшерү нигезендә башкарыла, моның өчен 10 югары балл куела.

1.2. Язма эшне бәяләү системасы

21 нче биремне тикшерү критерийлары

С2 биремендәге сочинение түбәндәгечә бәяләнә: 

Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (21.1) бәяләү критерийлары

Баллар

С1К1

Тексттан алынган өзекнең мәгънәсен аңлау

 

 

Укучы тексттан алынган өзекнең эчтәлеген дөрес аңлаткан. Аңлатмада хаталар юк.

2

 

Укучы тексттан алынган өзекнең эчтәлеген, гомумән, дөрес аңлаткан,

ләкин

аңлатмада 1 хата бар

1

Укучы тексттан алынган өзекнең эчтәлеген дөрес аңлатмаган,

яки

укучы, тексттан алынган өзекнең эчтәлеген аңлатканда , 2 яки күбрәк хата ясаган

яки

тексттан алынган өзек эчтәлегенең аңлатмасы язма эштә юк.

0

С1К2

Дәлил-мисалларның булуы

 

 

Укучы тексттан әлеге өзекнең эчтәлегенә туры килә торган 2 дәлил-мисал китергән

3

Укучы тексттан әлеге өзекнең эчтәлегенә туры килә торган 1 дәлил- мисал китергән

2

Укучы башка тексттан дәлил-мисал(-лар) китергән

1

Укучы әлеге өзекнең эчтәлеген аңлата торган дәлил-мисал  китермәгән,

яки

укучы биремдәге цитатаны яки аның бер өлешен дәлил- мисал итеп китергән

 

0

С1К3

Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнеш-ле булуы, язу эзлеклелеге

 

 

Укучының эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле булуы, язу эзлеклелеге белән характерлана:

-логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;

-абзацларга бүленештә хаталар юк

2

Укучының эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле булуы, язу эзлеклелеге белән характерлана,

ләкин

1 логик хата бар

һәм/яки

абзацларга бүленештә 1урында хата бар

1

Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,

Ләкин

логик хаталарның саны  бердән артык

һәм/яки

абзацларга бүленештә 2 урында хата бар

0

С1К4

Эшнең композицон бөтенлеге

 

 

Эш композицон яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк

2

Эш композицон яктан бөтен һәм төгәлләнгән,

ләкин

 текст төзүдә 1 хата бар

1

Текст төзүдә 2 яки күбрәк хата бар

0

С1К1-С1К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл

9

Игътибар!Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2-С1К4) эш  0 балл белән бәяләнә.


21.2 биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: 

Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (21.2) бәяләү критерийлары

Баллар

С2К1

Төшенчәнең мәгънәсен аңлату

 

 

Укучы (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) төшенчәгә билгеләмә биргән һәм аңлаткан.

2

 

Укучы (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) төшенчәгә билгеләмә биргән ,

ләкин

аңлатмаган

1

Укучы төшенчәгә дөрес билгеләмә бирмәгән,

яки

укучының эшендә төшенчә аңлатылмаган

0

С2К2

Дәлил-мисалларның булуы

 

 

Укучы 2 дәлил-мисал китергән: берсе – тексттан, икенчесе тормыш тәҗрибәсеннән алынган,

яки

укучы укылган тексттан 2 дәлил-мисал китергән

3

Укучы укылган тексттан 1 дәлил- мисал китергән

2

Укучы тормыш тәҗрибәсеннән дәлил-мисал(-лар) китергән

1

Укучы дәлил-мисал  китермәгән 

0

С2К3

Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнеш-ле булуы, язу эзлеклелеге

 

 

Укучының эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле булуы, язу эзлеклелеге белән характерлана:

-логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;

-абзацларга бүленештә хаталар юк

2

Укучының эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле булуы, язу эзлеклелеге белән характерлана,

ләкин

1 логик хата бар

һәм/яки

абзацларга бүленештә 1урында хата бар

1

Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,

ләкин

логик хаталарның саны  бердән артык

һәм/яки

абзацларга бүленештә 2 урында хата бар

0

С2К4

Эшнең композицон бөтенлеге

 

 

Эш композицон яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк

2

Эш композицон яктан бөтен һәм төгәлләнгән,

ләкин

 текст төзүдә 1 хата бар

1

Текст төзүдә 2 яки күбрәк хата бар

0

С2К1-С2К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл

9

Игътибар! Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С2К2-С2К4) эш  0 балл белән бәяләнә.

Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә

Укучы сөйләменең грамоталылыгын һәм фактик төгәллеген бәяләү

Баллар

ГК1

Орфографик нормаларның үтәлеше



Орфографик хаталар юк яки хата 1дән артык түгел

2


2-3 хата җибәрелгән

1


Хаталар саны 4тән артык

0

ГК2

Пунктуацион нормаларның үтәлеше



Пунктуацион хаталар юк яки хаталар 2дән артык түгел

2


3-4  хата бар

1


Хаталар саны 5 тән артык

0

ГК3

Грамматик нормаларның үтәлеше



Грамматик хаталар юк яки 1хата бар

2


2 хата бар

1


Хаталар саны 3 тән артык

0

ГК4

Сөйләм нормаларының үтәлеше



Сөйләм хаталары юк яки хата 2 дән артык түгел

2


3-4  хата бар

1


Хаталар саны 5 тән артык

0

ФК1

Язма сөйләмнең фактик төгәллеге



Материалны язмада бирүдә, шулай ук аңлауда һәм терминнар кулланылышында фактик хаталар юк

2


Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 1 хата бар

1


Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 2 хата бар

0


ФК1, ГК1-ГК4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл

10

Грамоталылыкны бәяләгәндә, (ГК1-ГК4) сочинениенең күләмен истә тотарга кирәк.Таблицаларда бирелгән нормативлар сочинениедә 100 һәм күбрәк сүз булган очракта тәкъдим ителә. Әгәр сочинениедә  50-99 сүз булса, ГК1-ГК4 критерийлары буенча эшкә 1 дән артык балл куелмый.

ГК1- орфографик хаталар булмаса яки тупас булмаган бер хата булса, 1 балл куела.

ГК2 – пунктуацион хаталар булмаса яки тупас булмаган бер хата булса, 1 балл куела.

ГК3 – грамматик хаталары булмаса, 1 балл куела.

ГК4 – сөйләм хаталары булмаса, 1 балл куела.

Әгәр сочинение 50 сүздән дә кимрәк булса, ГК1-ГК4 критерийлары буенча мондый эш 0 балл белән бәяләнә.

Барлык эш өчен укучы ала алган иң югары балл – 39.



2 нче бүлек . Демоверсия төзү тәҗрибәсеннән

2.1. Минем дә һөнәрем бар

(1) Минем абыемны бөтен күрше-күлән мактап сөйлидер иде. (2) Кайдан өйрәнептер, ул курайны бик матур итеп, моңлы итеп уйный иде. (3) Башка кешеләрнең аны болай сөюләре, мактаулары мине бик үк көнләштермәсә дә, Мәрфуга апаның аны миннән артык сөюе мине борчый һәм бик кәефсезлән-де­рә иде.

(4) Көннәрдән беркөнне без абый белән атлы уйнарга то­тындык. (5) Уен-ның иң кызган чагында апа абыйны курай уйнарга чакырып алды.(6) Минем абыйны ча­кырып та, үземне чакырмый калдыруларына ачуым кил­гән иде.  (7) Өйгә кердем дә ачудан абыйның авызыннан кураен тартып алдым. (8) Апа, мине абый белән сугышырга торганымны кү­реп, ике кулымнан тотып, бүлмәсеннән чыгарып җи­бәрде дә ишеген бикләп алды.

(9) —   Абыйны үзләре чакырып алалар. (10) Мине, үзем килгәч тә, бүлмәлә-реннән куып чыгаралар... – дип әнигә зарландым.
(11) - Абыеңныкы шикелле берәр һөнәрең булса, сине дә үзләре чакырып алырлар иде. (12) Кит аннан, тавыш чыга­рып йөрмә! — дип, әни мине бүлмә тирәсеннән куып җи­бәрде.(13) Бу хурлыктан соң мин бакчага чыгып, бик озак елап утырдым.

(14) Бу елның кышында мин үзем укый торган мөгаллимнән рәсем төше-рү дәресләре дә ала башладым. (15) Мин, башка дәресләремне тырышып укы-ган шикелле, рәсем дәресләрен дә тырышып өйрәнә идем. (16) Кыш уртала-рына таба мин рәсемнәрне инде бик яратып ясый башладым, һәм яз башында инде мин, шактый авыр ясала торган чәчәкләрне дә күчереп, яхшы ук матур итеп ясый ала торган булдым.
(17) Язгы көннәрнең берсе иде. (18) Мин, дәресләремне укып бетереп, уйнар өчен ишек алдына чыктым. (19) Без абый белән кар суында көймә йөртергә тотындык.(20) Бераздан соң ишек төбенә Мәрфуга апа чыкты да:
— Нәҗип,  бер  генә минутка  өйгә кереп чык әле, жаным! — диде.
(21) Мәрфуга апа белән мин хәзер әле бик артык дус булмасам да ул әйткәч, мин керми кала алмадым. (22) Мин кергәндә, алар өйдә минем
рәсемнәр төшерә тор­ган альбомымны актарып утыралар иде. (23) Мин аларның янына да барып җитмәдем, Мәрфуга апа:
—   Нәҗип, кил әле, җаным, монда, менә шушы зур итеп төшергән чәчәгеңне син миңа кечерәйтеп төшереп бирмәссең микән? — дип, миңа альбомымдагы бер зур чәчәкне күрсәтте. (24) Мин чәчәкне карадым да:
—   Сиңа кайчан кирәк соң ул? — дип сорадым.
(25) —   Хәзер булса,  бигрәк яхшы булыр иде, җаным, ярыймы? — диде.
(26) Мәрфуга апаның матур елмаеп әйткән бу «ярыймы» дигән сүзенә каршы мин «ярамый» дия алмадым, аль­бомны алдыма куеп, икенче бер кәгазьгә зур чәчәкне кечерәйтеп төшерә башладым.(27) Чәчәк ясалып, тәмам булды, ләкин минем бу күңелле эшемнән тиз генә аерыла­сым килмәде:

—   Мәрфуга апа, бу чәчәк ни өчен кирәк булды сиңа?
(28) —   Калфакка  чигәргә.(29) Инде ясалып бетте бит ул. (30) Бик рәхмәт сиңа!
(31) —   Ачылып җиткән бу чәчәкнең янына ачылып килә торган бер чәчәк тә ясап бирсәм ничек булыр? — дидем мин Мәрфуга апага.
(32) —  Аны ясап булса, бигрәк тә матур, бигрәк тә тулы булыр иде, — диде   ул.   (33) Мин яфраклар арасына телкәйләрен яңа ачып җибәрә торган бер кечкенә чәчәк тә ясап куйдым. (34) Болай иткәч, рәсем чынлап та тулырак булып китте, тагы да матур иде.
(35) —   Кечкенә генә куллары белән нинди матур чәчәк­ләрне нинди оста итеп ясый белә бит! (36) Нәҗип, бик  рәхмәт, җаным! — дип, Мәрфуга апа елмаеп иркәләү карашы белән минем күзләремә туп-туры карады. (37) Ми-нем аңар каршы ни дип җавап бирергә дә тапкырлыгым җитмәде, эчемнән генә мин: «Аллага шөкер, хәзер минем дә инде бер һөнәрем була башлады бит!» — дип уйладым.

(Ф.Әмирханнан*)

* Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов)  - татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе . Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы», халык риваятьләренә нигезләнгән «Ай өстендә Зөһрә кыз», «Сөембикә», «Картада оттырылган Зөлхәбирә», «Бер хәрабәдә» исемле хикәяләре милли-романтик рухта язылган.

2.2.

1-20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Нәҗип нигә шатлана?

1) Без абый белән кар суында көймә йөртергә тотындык.

2) Нәҗип үзе укый торган мөгаллимнән рәсем төшерү дәресләре дә ала .

3) Хәзер минем дә инде бер һөнәрем була башлады бит!

4) Нәҗип уйнар өчен ишек алдына чыкты.

Җавап:________________________________

2. Метафора булган җөмләне табыгыз.

1) Кечкенә генә куллары белән чәчәк­ләрне нинди оста итеп ясый белә бит!

2) Мин яфраклар арасына телкәйләрен яңа ачып җибәрә торган бер кечкенә чәчәк тә ясап куйдым.

3) Болай иткәч, рәсем чынлап та тулырак булып китте, тагы да матур иде.
4) Язгы көннәрнең берсе иде.

Җавап:________________________________

3. 5 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:________________________________

4. 13 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:________________________________

5. 3 нче җөмләдән яратуы сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:________________________________

6. 18 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:________________________________

7. 3-5 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:________________________________

8. 21-23 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз

Җавап:________________________________

9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Кыш урталарына таба мин рәсемнәрне инде бик яратып ясый башладым,(1) һәм яз башында инде мин,(2) шактый авыр ясала торган чәчәкләрне дә күчереп,(3) яхшы ук матур итеп ясый ала торган булдым.(4)

Җавап:________________________________

10. Эндәш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Хәзер булса, (1) бигрәк яхшы булыр иде, (2)җаным,(3) ярыймы?(4)

Җавап:________________________________

11. 22 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:________________________________

12.21 нче җөмләдә тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:________________________________

13. 17-20 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:________________________________

14. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

(1)—  Аны ясап булса,(2) бигрәк тә матур, (3)бигрәк тә тулы булыр иде, (4) — (5)диде   ул.(6)  

Җавап:________________________________

15. 26 нчы җөмләдән зурайтып сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:________________________________

16. 27 нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:________________________________

17.Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Апа, минем абый белән сугышырга торганымны кү­реп, ике кулымнан тотып, бүлмәсеннән чыгарып җи­бәрде дә ишеген бикләп алды.

Җавап:________________________________

18. 4 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

Җавап:________________________________

19. 2 нче җөмләдән [ы] авазы [о] лашып әйтелә торган сүзне табыгыз.

Җавап:________________________________

20. 10 нчы җөмләдән юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:________________________________


2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1. яки 21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез

21.1.” Абыеңныкы шикелле берәр һөнәрең булса, сине дә үзләре чакырып алырлар иде.”

Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

21.2. Һөнәрле булу сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “һөнәрле булу” темасына сочинение языгыз. Тезисны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз,икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз. Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш .Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



2.3. Җаваплар

А1 - 3

А2 - 2

А3 - уенның

А4 - елап

А5- сөюе

А6 - мин чыктым

А7 - 23

А8 - 3

А 9 - 23

А10 - 23

А11 - 2

А12 - өтер

А13 - 20

А14 - 3

А15 - кечерәйтеп

А16 - күңелле

А17 - инфинитив

А18 - беркөнне

А 19 - моңлы

А20 - әнигә зарланды

Сочинение үрнәге

Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясендә “Һөнәрең булса, сине дә чакырып алырлар иде” дигән җөмлә бар. Әлеге әсәрнең авторы һәр кешенең һөнәре булырга тиешлеге турында фикер йөртергә чакыра. Чынлап та, һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз хезмәт җимешләре була.

Тезисны раслау өчен ,текстның 13нче җөмләсен дәлил итеп китерәм. Нәҗип бернинди һөнәре булмаганда, үзенең беркемгә дә кирәк булмавы өчен борчыла. Ә рәсем укытучысыннан дәресләр алып, оста итеп рәсем ясый башлагач, үл үзенең кешеләргә кирәклеген тоя. Моңа ул бик шатлана, канә-гатьлек кичерә. Аның бу фикере 37 нче җөмләдәге “Аллага шөкер, минем дә үз һөнәрем була башлады” дигән сүзләр белән куәтләнә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: кешеләргә файда китерерлек һөнәрең булу – зур бәхет. Шул вакытта гына ул күңелгә шатлык һәм үзеңнән канәгать булу хисе бирә .


ЙОМГАКЛАУ

Шулай итеп, тәкъдим ителгән контроль-исәпләү материалы укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен ныгытуга, анализлауга , нәтиҗә ясауга, сүз байлыгын арттыруга, иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә, бирелгән тексттан төп фикерне аерып ала белүгә, язма сөйләм телен үстерүгә ,төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны эзләп табуга, сүзлекләр белән эшли белүгә юнәлдерелгән. КИМнар укучылар белән индивидуаль эш оештыру өчен дә бик уңайлы. Гомумән алганда, БРТга әзерләнү өчен гамәлдәге кулланмалар укучыларның тел белеменең һәр бүлеге буенча белемнәрен бәяли алырлык итеп төзелгән . Шулай булуга карамастан, кайбер тәкъдимнәр бар:

  1. Тест сорауларының 2 нче биремендәге метафора булган җөмләне табарга дигән бирем укучылар өчен авыррак, шуңа күрә ул биремне башка сорау белән алыштырырга мөмкин.

  2. 3,4 нче биремнәрдә бер үк сорау кабатлана (әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз). Аның берсен башка сорау белән алыштыру отышлырак булыр. Мәсәлән: рәт яки ирен гармониясенә буйсынган яки буйсынмаган сүзләр рәтен билгеләү.

  3. Антоним яки синонимын табарга кирәк булган биремдә гадирәк сүзләр тәкъдим ителсә, яхшырак булыр иде. Рус мохитендә тәрбияләнгән уку-чылар күп сүзләрнең тәрҗемәсен белмиләр.

  4. Укучыларга тексттан дәлил табу авыр бирелә.

  5. Сочинение өчен төп фикерен аерып чыгару җиңел булган текстлар кирәк.

Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучылар белән ел дәвамында БРТга әзерлек эшләре алып бару өчен гамәлдәге кулланмалар безгә зур ярдәм итә, ләкин алардагы вариантлар аз булу гына борчу тудыра. Демоверсияләр төзүдә мәктәп укытучылары да үзләреннән өлеш кертеп, әзерлек кулланмаларының санын арттыру отышлы булыр. Укучы һәм укытучы берлектә, тырышып эшләгәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Кулланылган әдәбият:

1. Ф.Әмирхан. “Нәҗип” хикәясе.

2. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа: 5-9 нчы сыйныфлар / төз.: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова .

3. Татар теле. Бердәм республика тестына әзерләнәбез.Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016.

4. Харисова Ч.М., Фәтхуллова К.С., Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программмалар: 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2011. – 239 б.

5. Юсупова Ә.Ш., Мөгътәсимова Г.Р., Нәбиуллина Г.Ә., Сафиуллина М.Р. Татар теле. Бердәм республика тестына әзерләнәбез.Казан, “Гыйлем”, 2015, 2016.

6. Электрон ресурслар.

http://ru.wikipedia.org/wiki/Татарский язык

http:// belem.ru

http://standart.edu.ru






14