Тема: Көз “Гөмбә рәсеме ясау”.
Максат: Игътибарлы бул симметрия.
Рәсем ясау алымнарын өйрәтүне дәвам итү; төсле буяулар белән эш алымнарын аңлату; әйберләрнең формаларын дөрес ясарга, төсләрне сайлый белергә өйрәтү.
Табигатькә сак караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Гөмбә рәсеме, “урманда гөмбә җыю картиналары”, карандаш, акварель булулар. Альбом “теплый, холодный, цвет”.
Дәрес барышы.
Оештыру.
Төп өлеш.
Көз турында әңгәмә.
Г. Тукайның көз турында табышмагы.
Г. Рәхимнең “Көз йөри” дигән шигырен уку.
Каурыйларда көз көйләрен уйнап
Агачларны сары төскә буяп,
Кунакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гәмбә төзеп
Урман буйлап, наян көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп, шаулап
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Безне җылы мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзәләрне яңыр белән юып
Күп кошларны җылы якка куып,
Урман буйларыннан наян көз йөри.
Көз – сентябрь, октябрь, ноябрь айлары.
Көз үз галәмәтләрен күрсәтә башлады инде. Көннәр һаман кыскара, кояш торган саен соңарып күтәрелә, кичен һәр көн иртәрәк башта, төннәрен салкынча җил искәли.
Нәрсәдер көткәндәй, табигать торгынлык кичерә. Менә хәзер кинәт җылытып җибәрде. Җылы төсләр кире кайткан шикелле булды. Табигатьнең мондый чагы әбиләр чуагы була. Кояш көндез җылы нурларын сибә, ә көн авышканда салкынча җил кузгала, юл буйлап чаба, урманга кереп беренче яфракларны өзә. Әле күптән түгел генә бик эссе иде. Хәзер иртәсен кояш нурларында соңгы чәчәкләрдә энҗедәй чык ялтырый.
Зәңгәр күктә болытлар куера. Әйтерсең алар ерак илләрне күрер өчен сәяхәткә чыкканнар.
Әбиләр чуагында табигать шулай бер вакыт матурланып тора да, аннары көннәр тагы бозыла башлый, яңгырлар ява. Үләннәр саргая, соңгы чәчәкләр башларын ия.
Күчмә кошлар төркемләп-төркемләп күккә күтәрелә. Кешеләр соңгы уңышларны җыя. Көзге байлыклар белән сайлана.
Урман көзен аеруча бай була. Кешеләр көн саен диярлек урманга йөриләр. Ләкин урманга зыян китермичә генә, аннан файдалана белергә кирәк.
Тыңлап карагыз әле урманнан нәрсә җыябыз икән без алтын көзләрдә?
Утыралар урманда.
Ап-ак эшләпә киеп,
Киптерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп.
– Гөмбә рәсеме төшерелгән таблицалар күрсәтү.
Гөмбә рәсемен ясауны аңлату.
Карандаш белән сызган сызыклар нечкә һәм беленер беленмәс кенә булуы шарт. Югыйсә рәсемне буявы уңайсыз.
Рәсем дәресләре өчен төсле карандашы әйбәт, андый карандаш белән сызган сызыклар әйбәт бетерелә, рәсемгә акварель тигез төшә.
Буяуны аңлату.
Күргәнегезчә рәсем ясау өчен бик күп инструментлар кирәк. Ләкин , иң мөһиме бу инструментларның булуы түгел, ә алар белән эш итү ысулларын белергә кирәк.
Пумалалар буяулар белән ясар өчен кирәк.
Пумаланы суга манабыз.
Су күп булса стакан кырына ышкыйбыз.
Буяуны пумала белән алабыз.
Җиңелчә генә, терсәкне эстәлдән алмыйча, икенче кул белән кәгазьне тотып буяу сылыйбыз.
Пумаланы кәгазьгә сыларга, шулай ук стаканда озак тотарга ярамый.
Буяуларыгызны пычрак пумала белән алмагыз, икенче төс алыр өчен палитрадан файдаланыгыз.
Гомуми фонд сыек сары төскә буяла, аннан караңгы төсләр сайлана.
Рәсемне буяу.
Йомгаклау.