Учебно-методический комплекс:
Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Панова Е.А. Татар теле 3 сыйныф.- Казан «Мәгариф-Вакыт», 2013, рабочая тетрадь, карточки с заданиями, мультимидийные матералы
Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по татарскому языку. Сыйфатларның җөмләдәге кулланылышы. Употреблениии имен прилагательных в предложении. 3 кл.»
Сыйфатларның җөмләдәге кулланылышы.
3 сыйныфта татар теле дәресе.
Укытучы: Фәйзелгаянова Энҗе Фоат кызы.
Максат: 1) укучыларга сыйфатларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү;
2) укучыларның эстетик зәвыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3) туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек, тест сораулары, биремнәр, слайдлар, карточкалар, терәк схема.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Хәерле көн, укучылар. Таза-сау, сәламәт булып, туган тел- татар теле дәресен бергә үткәрүебезгә мин бик шатмын.
Бүгенге дәрестә без сыйфат турында алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәребезне искә төшерербез, ныгытырбыз һәм сыйфатларның җөмләдә кулланылышын, исемләшүен дә өйрәнербез.
II. Актуальләштерү.
Яңа темага керешкәнче, алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп китәбез. Җавапларның дөреслеген бергәләп тикшерербез һәм билгеләрне дә куярбыз.
Тест.
1. Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?
а) эшне, хәрәкәтне;
ә) предметның билгесен;
б) предметны.
5. Түбәндәге сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди?
Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй, гүзәл күренеш.
а) тамыр;
ә) ясалма;
б) саф кушма;
в) парлы;
г) тезмә.
Слайдта җаваплар чыгарыла, укучылар, эшләрен тикшереп, билгеләрен куялар. (Үзбәя).
III. Яңа белемнәр формалаштыру.
Сезнең алдыгызда ике текст, шуларны укып, чагыштырып карыйк әле. Кайсысы тулы һәм аңлаешлы икән.
Көздән соң туган ягыма кыш килде. Аланнарны, уҗымнарны, сукмакларны кар каплады. Агачлар да, куаклар да агарды. Әйтерсең, буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә.
- Бу текст сезгә ошыймы? Ни өчен?
(Укучылар җавабы тыңлана).
- Ә хәзер икенче текстны укып карыйк.
Алтын көздән соң туган ягыма салкын кыш килде. Киң аланнарны, яшел уҗымнарны, тар сукмакларны ап-ак кар каплады. Агачлар да, куаклар да ап-ак. Әйтерсең, акка буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә. Болар – ылыслы агачлар.(Р.Фәезов.)
- Ә бу текст ошыймы? Ни өчен? Кайсы текст уңышлырак, аңлаешлырак, тулырак, матуррак дип уйлыйсыз?
- Ике текстны да укып, чагыштырып нәтиҗә ясап әйтеп карагыз әле.
Укучылар җавабы. ( Сыйфатлар кулланып төзелгән җөмләләр тулы, матур, аңлаешлы).
- Бу сыйфатлар нинди дә булса җөмлә кисәге булып килә бит. Әйдәгез, тикшереп карыйк, алар нинди җөмлә кисәге булып киләләр икән.
- Укучылар, игътибар итегез әле, ап-ак сүзе бер җөмләдә аергыч, чөнки исемне ачыклый, икенче җөмләдә хәбәр, чөнки ия турында хәбәр итә.
- Ә хәзер текстның соңгы юлларыннан сыйфатларны табып карыйк әле. Бу сыйфатларга нинди сораулар куеп була?
- Әйе, нәрсәгә буяп куйганнар? (Буяуга буяганнар). Нинди буяуга? (Ак буяуга) Сыйфатланмыш нишләгән? (Төшеп калган). Бу очракта акка-исемләшкән сыйфат. Ул тәмамлык булып килә. “Яшелләре” сыйфаты турында ниләр әйтә аласыз? Ул да исемләшкәнме? (Әйе, “яшелләре” дигән сыйфат та исемләшкән. Аның “агачлары” дигән сыйфатланмышы төшеп калган: яшел агачлары булырга тиеш иде. Агачлары сүзе төшеп калгач, сыйфат исемләшкән һәм сыйфатланмышы кебек сан, тартым белән төрләнгән. Агачлары сүзе ия булыр иде. Аның урынында килгән “яшелләре” сүзе, ягъни исемләшкән сыйфат ия булган).
- Нәтиҗә ясап нәрсә әйтә аласыз? (Сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр була. Сыйфатланмышы төшеп калса, җиңел исемләшә һәм исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнәләр, җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алалар).
IV. Күнекмәләр формалаштыру.
1. Әйдәгез, укучылар, дәреслектән 167 нче күнегүне телдән эшлибез.
Тексттан сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табып укырга.
Физкульминут.
2. Карточка белән эш.
Карточкада бирелгән исемнәргә сыйфатларның башта синонимнарын, аннары антонимнарын язарга.
3.Текст өстендә эш.
Текстны укып чыгарга. Синоним һәм антоним сыйфатларның астына сызарга.
Сыйфатларны кулланып әкиятне дәвам итәргә.
V. Өй эше.
169 нчы күнегү. Укы һәм рус теленә тәрҗемә ит.Сыйфат кушымчалары үзгәрдеме?
VI. Йомгаклау.
Укучылар, бүгенге дәресезбездә өйрәнгәннәргә йомгак ясап үтик әле.
- Сыйфатлар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?
- Сыйфатлар күбрәк җөмләнең кайсы кисәге булып киләләр?
- Нинди очракта сыйфатлар исемләшә?
Рәхмәт, укучылар, бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Матур җавапларыгыз өчен матур билгеләр дә алыгыз.
VII. Билгеләр кую.