СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока "Путешествие в лес"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока  "Путешествие в лес"

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока "Путешествие в лес"»

Тема: «Урманга сәяхәт»

Максат:

Тәрбияви: 1.Балаларда ,табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөньсы булган ,

урманга карата, сакчыл караш формалаштыру.

2.Туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү .


Иҗади-үстерелешле: 1.Күмәкләп эш вакытында балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

2.Анализа , синтеза, логического фикерләүне камильләштерү 3.Урманда үз-үзнңне тоту кагыйдәләрен ныгытып, истә

калдыру.

4.Яшен, елан, бөҗәкләрдән зыян күргән вакытта,

беренче ярдәм.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

-Балалар , без сезнең белән бүген , сәяхәткә чыгабыз.

Кайда алып барырга җыенам икән соң , мин сезне?

  Кат – кат үсемлекле, аллы – гөлле чәчәкле,

   Эре кызыл җиләкле,   баллы – майлы гөмбәле

    Чут – чут сайраучы кошлы, төрле – төрле җәнлекле

    Кешегә файда бирүче , һаваны чистартучы

             Ул нәрсә?

Слайд№ 1 урман

-Көн бик матур, кояш кыздыра. Әйдәгез, тизрәк җыеныйк әле. Мондый эссе, җәйге көнне урманга барганда ,сез, ничек итеп киенәсез соң?

-

II.Өй эшен тикшерү.

-Бик дөрес .Яулыклар бәйләп, панамалар киеп, без, башны эссе кагудан , кояшка пешүдән сакларга тиешбез.Әйдә, кузгалдык.

Ләкин урманга кадәр , юл ерак әле.Шул юлларны үтә алабыз микән без , тикшереп карыйк эле.

Тест эше.№ , бит

III.Төп өлеш.

-Молодцы, ләкин тестны “5” кә эшләмәгән кешеләрне , эссе какан ахрысы!Аларга беренче ярдәм кирәк булачак.Сез бу очракта дусларыгызга ничек ярдәм итәр идегез.

-

-Ә менә, балаларның һәм хайваннарның яраткан докторы нәрсә тәкъдим итә икән , карап карыйк әле.

Слайд№ Айболит


Доктор: -Әгәр дә эссе какса, кешенең башы аырта,косасы килә,тәне кыза һәм кызара.Бу очракта, пешкән урынга компресс куеп,ешрак алмаштырырга кирәк.


Слайд№ Каенлык

-Рәхмәт доктор. Ә без юлны дәвам итик.Балалар , э сез беләсезме соң, менә бу мәктәп артындагы каенлыктан соң, урман башлана бит инде.Урманга менгәндә, уң якта зур басу кала. Ул борынгы заманда бер бик бай кешенең җире булган, менә шуңа күрә дә ул “Олы бай” басуы дип атала. Шул басу юлы белән без туп –туры менсәк, “ Данис аланына” килеп чыгабыз.Бу алан, урман каравылчысы Данис абый исеменә багышлап аталган.

Слайд№ Урман


-Килеп тә, җиттек. Балалар , ә без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш соң?

(Кошларны, җәнлекләне рәнҗетмәгез, кырмыска ояларын

   туздырмагыз.

* Агачларның ботакларын сындырмагыз, каерыларын җәрәхәтләмәгез.

*Чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез.

* Чүп – чарлар калдырмагыз.

* Урманда ут белән сак булыгыз)


-

-Менә , авыл , урманы

Һәркем, ярата аны.

Монда бик күп, агачлар,

Сайрыйлар сандугачлар.

Ай-яй куе урман бу,

Бик куркыныч булган бу.

Агачлары кушылган ,

Аерыйк,әле, шуны.

Без, бит сезнең белән агачларны ике төркемгә бүлеп, өйрәнгән идек, әйдә искә төшерик әле шуны.

Ярыш:Ылыслы һәм яфраклы агачларны аеру.(каен,имән , чыршы, нарат, усак, кедр, пихта , өрәнге)


-Нинди төз, биек, матур агачлар каршы алды безне монда.Тагын нәрсәләр белән җәлеп итә соң, урман безне.

-Әйе,балалар, урман үсемлекләрнең, җәнлекләрнең һәм гөмбәләрнең туган йорт.Безнеңурманда да бик тәмле, файдалы җиләкләр күп . Ләкин шулар белән белән бер рәттән , бик матур булып, агулы җиләкләр дә өлгерә.

Слайд№ Агулы үләннәр




-Балалар, карагыз әле. Җиләкләргә алданып йөреп, сизми дә калганбыз. Үләннәр арасыннан керпе килеп чыккан бит монда .Нишләп йөри икән ул?

Презентация “ Керпегә гөмбәләр җыярга ярдәм ит ”

Анимацияле уен: Агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләрне аеру.

Слайд№ Айболит


-Балалар , Айболит безне тагы нәрсәдер кисәтергә тели , әйдә карап карыйк әле:

“Бу, кагыйдәләрне истә калдырыгыз!

-Үзең белмәгән җиләкләрне һәм гөмбәләрне җыйма.

-Әгәр,гөмбәнең ашарга яраклылыгына шикләнсәң, яисә ул картайган булса, андый гөмбәләргә кагылма.

-Ә инде, гөмбәләр турында күбрәк беләсең килсә, күбрәк укырга кирәк ФИЗМИНУТКА

Балалар, әйдәгез рәхәтләне бер уйнап алыйк әле шушы аланда:

Әгәр дә мин кош исеме әйтсәм-кулларыгызны өскә күтәрәсез,

Агач, яки куак –куллар кырыйга җәелә,

Гөмбә белән җиләк –чүгәлисез,

ә, җәнлек әйтсәм –арт белән борыласыз.

Слайд№ Урман


И балалар, урманда уйнап йөреп, адашканбыз түгелме соң без.

Нишләргә соң инде хәзер.Кайсыгыз белә?

--Адашсагыз, бер кайчан да паникага бирелмәгез.Утырыгыз, тынычланыгыз. Берәр тавыш килми микән? Машина, поезд, тавышлары, эт өрүе яисә йорт хайваннарының кычкыруы. Кеше тавышлары.

Әгәр берәр тавыш ишетәсең икән, шул якка таба барырга кирәк.

Шуны искәртеп әйтәсем килә, урманга кергәнче үк горизонт якларын абайлап калыгыз.Әгәр дә, сез, урманга кергәндәкөнбатышка таба баргансыз икән, димәк кайтканда кояшка карап, көнчыгышка борылырга кирәк.Тагы бер гади генә кагыйдә.Урманга кергәндә кояшның, кайсы күзеңә төшкәнен абайлап кал, чөнки чыкканда ул, икенчесен чагылдырырга тиеш.

Ә урман сезгә тавышсыз гына табигать якларын аңлатыр.

-Мүк һәм лишайниклар күләгә яратканга , алар агачлчрның, ташларның төньякларында урнашканнар.

-Төньяктан агачларның кайрылары куе караңгы булып тора.

-Ә,коры эссе көнне чыршы һәм нарат агачларының көньякка карап торган якларыннан күп итеп сумала чыга.

-Кырмыска ,ояларын , агачларның көньягана ясый һәм бу ояның көньягы сөзәгрәк була.

-Әгәр дә юлыгызда , елга очраса , елга агымы буенча аскы якка төшегез.Игътибар белән карагыз,бәлкем елга аша салынган бүрәнә яисә, басма бардыр. Әгәр дә булмаса елганың иң тар , иң сай җирен эзләргә кирәк.

Ләкин барыбер дә , суга кергәнче таяк белән аның тирәнлеген чамалагыз.

Менә шушы кагыйдәләрне белсәк , без мөгаен юлны табарбыз.

Слайд№ Елан


-Ай-яй , кайдан килеп чыкты соң әле бу елан?

Балалар, сез еланнан куркасызмы?

--

Курыкмагыз, чөнки еланнар , алар үзләре куркак .Кеше яисә берәр хайван очратсалар , алар тизрәк качу ягын карыйлар. Ләкин инде аның юлына аркылы төшсәң, алар сиңа ташланачак, хөҗүм итәчәк. Бу барлык хайваннарның табигый инстинкты.

Елан,башта куркытырга тели, ләкин өстенә бассаң, шул минутта ук чагып ала.

Шуңа күрә , еланнар булган җирләрдә резин итекләр , калын чалбарлар киеп йөрергә кирәк.Алар белән еш очрашмас өчен, аларның яраткан урыннарын һәм гадәтләрен белергә кирәк .Еланнар үзләренең оялары яннарында кояшта кызынып ятарга яраталар.Ә, оялары аларның иске агач төпләре , череп ауган агачларда була.Мондый урыннарда бик сак булырга кирәк.

Дәреслек белән эш.

Елан тешләгәндә беренче ярдәм күрсәтмәсәң ,агу тән буенча бик тиз тарала һәм ахыры аянычлы булырга мөмкин. 20-40 минут өчендә кеше шок хәлендә була: агарына ,косасы килә, пульы начарлана , басымы түбәнәя.Бу очракта нишләргә икән , әйдәгез , Доктордан сорап карыйк әле.

Слайд№ Айболит


1.Кешене селкетмичә , тынычлыкта тоторга кирәк.

2.Җәрәхәтен эшкәртергә һәм өстәнрәк нык итеп бәйләп куярга.

3.Һәр 15 минут саен , агуны йотмыйча гына , суырып, ташларга.

4.Җылырак су эчертеп, тизрәк больницага озатырга.

Слайд№ Аю


Балалар. Карагыз әле, аю умарталарның балын урлап маташа.

Әй, котырырлар инде хәзер умарталар. Әйдәгез китик моннан тизрәк , умарта, шөпшә чагуыннан куркам мин. Чөнки миндә алардан аллергия.

Умарта , шөпшә чакса,шул урын шешә башлый, кайбер кешеләрнең тыннары кысыла, эчләре авырта, косасы килә башлый.Умарта тешләсә ничек беренче ярдәм күрсәтергә икән соң? Әйдәгез Докторга тагын мөрәҗәгать итик әле.

Слайд№ Доктор


-Башта очлы әйбер белән агулы угын алырга кирәк.

Җәрәхәтне сабынлы су белән юарга тәкъдим ителә.

Кычытуын һәм авыртуын басар өчен, бака яфрагы ябарга, я берәр дезодорант сиптерергә мөмкин.

Слайд№ Болытлы күк йөзе



-Балалар карагыз,әле . Умарталардан кача-кача урман кырыена чыгып җиткәнбез бит инде.Әнә, яшенле яңгыр да килә анда…

Давыл кубып, яңгар ява башлаганчы , әйдәгез кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле:

Әгәр көчле яңгыр вакытында ачык һавада калсагыз, бу кагыйдәләрне үтәгез:
1. Чокырлы урыннарга яшеренергә.
2. Ялгыз агач, аеруча имән һәм карагач астында торырга ярамый.
3. Металл корылмалар, торба һәм су өслекләреннән ераграк торырга.

Йомгак.

1.-Кайтыр юл , күңелсез булмасын өчен, әйдәгез без сезнең белән бүген сәяхәттә нәрсәләргә өйрәнгәнебезне искә төшерик әле.

2.Өй эше.