9 Май бәйрәмендә чыгыш ясау өчен сценарий
(Җиңүнең 76 еллыгына багышлана)
а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Сезнең барыгызны да олы тантана- Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз.
а.б. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына күтәрелде.
("Священная война" көе яңгырый).
3 а.б Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар -улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.
4А.б. Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.
Бу елларны ничек онытасың,
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кырлар елап калды,
Шаулап калды иген өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
5 а.б. В этом году наша страна отмечает большую дату- 76 лет Великой Победы. Что для нас значит эта дата? День Победы над фашизмом, день мужества, день неутихающей боли, день подвига, день торжества духа.
Что удивительно, жизнь меняется, годы идут, а песни Великой Отечественной войны звучат до сих пор. Ведь именно они помогали бойцам воевать, а всему нашему народу выстоять и одержать Великую Победу.
Видеоролик “Дорогами мужества”-10 минут
1аб. Сугыш һәрбер йортны тетрәтте. Тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.
2 аб. Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр.
3аб.Люди работали по 11 – 12 часов без выходных, недосыпали, часто ночевали прямо в цеху, а утром опять становились к станку. «Труженики тыла» - так их официально называют теперь. Но это был не труд – это был настоящий подвиг. Те, кто работал не покладая рук так же приближали Победу, как те, кто воевал с оружием в руках.
Видеролик в тылу- 4 минут
4 аб.Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.
Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча , җиңү көнен якынайттылар алар.
Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
5аб.Солдата на войне поддерживала не только военная техника, не только плечо однополчанина, но и любовь близких, верность любимых. Об этом писал Константин Михайлович Симонов в своем знаменитом стихотворении
«Жди меня». Эти строки знали наизусть все солдаты войны от рядового до маршала.
Видео Жди меня Симонова-
1аб. Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.
2аб. В ходе Великой Отечественной войны Советскими Вооружёнными силами было проведено 6 гигантских битв и около 40 наступательных операций, которые заканчивались разгромом вражеских группировок и соединений, тем самым умножая героизм и подвиг солдата и тружеников тыла.
3аб.1418 дней и ночей полыхали бои. 1418 дней и ночей вёл советский народ освободительную войну. Долог и труден был путь к Победе! Погиб каждый восьмой. Среди живых не осталось человека, который не ведал горечи потери. 27 миллионов ушли в бессмертие, чтобы жили мы.
4 аб.Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.
Авылдан бик ерак иде, диләр,
Фронт сызыгын,
Комсыз сугышны...
Алай икән, ник соң ул сугышны
Уйласаң да кыса сулышны?
Йөздән артык солдат
Өйләренә
Ни сәбәпле кайтмый калган соң?
Яшь хатыннар- ирсез,
Ә малайлар
Ник әтисез калган аннан соң?
Нигә соң ул сугыш
Авылдагы
Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?
Хирурглар
Ярчыкларны һаман
Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?
Яудан соң да
Ник солдатлар түгел,
Үлем кәгазьләре агылган?
Йә, кем әйтә ала
Ул сугышны
Узмаган дип безнең авылдан?!
5аб. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, бик күпләр яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Бер минут тынлык
Метроном
1аб.Четыре огненных года прошагали наши воины дорогами войны, приближая победный час. И он пришел, долгожданный День Победы – 9 мая 1945 года.
аб. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.
3 аб. 76 лет прошло с тех пор, как был взят Берлин, и водружен флаг над рейхстагом. За это время выросло 8 поколений, еще одно учится, взрослеет и все они выросли в мирное время. И не только в нашей стране. Наши солдаты стали гарантами мира . Именно поэтому, мы каждый год отмечаем этот праздник. Мы должны гордиться стойкостью и мужеством нашего народа.
4аб.
Будем жить, встречать рассветы,
Верить и любить.
Только не забыть бы это!
Лишь бы не забыть.
Эта память – верьте, люди, -
Всей Земле нужна…
Если мы войну забудем,
Вновь придет война.
Хроника Парад Победы
5аб. Бөек җиңүгә 76 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
"Җиңү" көе яңгырый.
Война закончилась. И заживают раны,
И в День Победы по восторженной земле, Блестя наградами, шагают ветераны, Фронтовики, герои, совесть наших дней. Война закончилась. Но с каждым годом Редеет славная гвардейская родня,
И все цветы свои весна в венок вплетает И с ним склоняется у Вечного огня!
Война закончилась. Но память поколений, Как фронтовая дружба, вечна и тверда.
Нас никогда, никто не ставил на колени И не поставит ни за что и никогда!
Война закончилась. И пушки замолчали. И годы сгладили великую беду.
И мы живем. И мы опять весну встречаем, Встречаем День Победы – лучший день в году.