СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Развитие татарского языка

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

НПК на тему развития татарского языка в очень интересном изложении.

Просмотр содержимого документа
«Развитие татарского языка»

I. ПРОБЛЕМАНЫҢ ӘһӘМИЯТЛЕГЕ

Тел аны белгән соңгы кешенең үлеме белән юкка чыга. Дөресрәге, язма чыганаклары сакланса, үлә – тере телләр исемлегенннән үле теллләргә күчә. Үле телләр арасында һәрекмгә мәгълүм булган латин һәм санскрит телләре бар. Шулай ук беркемгә дә таныш булмаган норн, мэн телләре дә бар.

Бүгенге көндә татар теленең нык чуарлануы, кирәкле даирәләрдә телне кулланмау, тәрҗемәләрне кирәксенмәү – телебезне куркыныч астына куя. Балалар оешмалары, төрле җәмәгатьчелек җитәкчеләре, түрәләребез игътибарыннан төшереп калырга тиеш түгел бу проблема. Минемчә, дәүләт тикшерелүендә иң беренче урында торырга тиеш сорау бу.

Юнеско мәгълүматларына караганда, дөньядагы 6 мең телнең яртысына киләсе йөз ел эчендә юкка чыгу куркынычы яный. Хәзер исә ике атнага бер тел юкка чыгып бара.

Татар теленә мондый куркыныч янамыймы? Шушы кызыклы сорау мине фәнни – тикшеренү эшенә алынырга этәрде.

Википедиягә ышанганда, татар теле сөйләшүчеләр саны буенча төзелгән исемлекнең 95 урынын яулап алган һәм анда барлыгы 5 миллионнан артык кеше сөйләшә. Чагыштыру өчен башкорт телендә 1,5 миллион, чуваш телендә – 1,3 миллион, яки чит телләр арасыннан: фин телендә – 6 миллион, дания телендә – 6 миллион, норвегия телендә – 5 миллион сөйләшә. Димәк, тел иминлегенең күрсәткече дип ул телдә сөйләшүчеләр санын алсак, татар теле һичшиксез беренче йөзлеккә керәчәк.

Һәм моның өчен нибары тик үз балаларыңны үзеңнең туган телеңә өйрәтү җитә. Әгәр сиңа телең кирәкми икән, аның белән горурланмыйсың икән, токымың да туган телен онытыр. Үз мәхәббәтеңне балаларыңа, оныкларыңа җиткерә алгансың икән, эстафетаны алар дәвам итәчәк...









II. Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен татар теленнән дә кадерле, аһәңле тел юк сыман. Аның үсүенә, камилләшүенә чын күңелемнән сөенәм. Ә туган теленә битараф булучыларга гаҗәпләнәм! Минемчә, сиңа гомер бүләк иткән әти-әниең теле аша, син дөньяны таныйсың. Ул сиңа үгет – нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган тел! Колакка ятымлы, назлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбыз теле. Без бүген татар телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген яхшы беләбез. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли. Ил белән ил, җир белән җир кайчандыр шушы телдә сөйләшкән. Әгәр дә билгеле сәясәтче Афанасий Никитин татар телен белмәгән булса, Һиндстанга барып җитә алмаган булыр иде, җиткән булса, кайта алмаган булыр иде. Менә шушы дәрәҗәдә булган безнең телебез.

Безгә, яшьләргә, үз халкыңның улы – кызы булу өчен аның гореф – гадәтләрен, җыр моңнарын, әкиятләрен, мәкаль-әйтемнерен тыңлап, ишетеп үсү кирәк. Ә үзебез татар телен саклап калу, үстерү өчен ниләр эшлибез?
Рус мәктәбендә татар теле дәресләрен теләп, яратып өйрәнәбез, татарча тапшырулар карыйбыз, газета-журналлар укыйбыз. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стенгазеталар чыгарабыз, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Якташ һәм республикабыз язучылары белән даими очрашулар үткәрәбез. Туганнарыбыз, дусларыбыз белән татарча аралашабыз. Татарча җырлыйбыз, сөйлибез, уйныйбыз, уйлыйбыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүен күреп тә җаныбыз әрни.
Мин үз телемне бик яратам. «Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы булыр» - ди татар халык мәкале.
Ә ни өчен кешеләр шундый матур, бай, ягымлы татар телләре була торып та, русча сөйләшергә тырыша соң әле? Бу сорауга җавапларны бик күп яклап биреп була. Моңа, әлбәттә, татар теленең дәүләт теле буларак киң даирәдә аралашу дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы да, күп еллар диннең бетеп торуы дә сәбәпле булгандыр. «Динсезлектән денсезлеккә бер адым» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Телнең сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә саклануы дигән сүз. Бу мәсьәләдә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр юк түгел. Хикмәт шунда: телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә. Мәктәпләребездә туган телдә укытуга караш үзгәрсен иде. Мин үзем дә дәүләт имтиханнарын рус телендә бирергә кирәк булганга күрә, рус мәктәбендә укырга мәҗбүр булдым.

Бүгенге көндә татар авылларындагы мәктәпләр дә ябыла. Бу сан елдан-ел арта гына бара. Татар мәктәпләрен ябу – татар телен бетерү ул. 

III. Минем кулымда шагыйребез Илдус Гыйләҗевнең «Җир китабы». И. Гыйләҗевнең шигырьләрендә шигьри, юмарт, бай, милли җаны кырыс дөнья белән та ртыша. Ләкин барыбер ул – халык, милләт гаме белән яшәүче ир, ил агасы, аксакал булып күз алдына килеп баса. Халык язмышы, милләт – тел язмышы өчен борчылу, халкы белән горурлану хисләре белән тулы шигырьләреннән, чыннан да, «Болгар атлы халыкның да чаткылары уйный миндә» дигән юллар белән килешми мөмкин түгел. «Татарлыгым торсын күренеп» шигырендә шагыйребез үз теле, үз милләте белән горурлану хисләрен яшермичә яза. “Булмый кичереп” шигырендә шагыйребез татарча сөйләшергә оялган кызның «Не хочу я, мама, быть татаркой» дип елавын да… Чит милләткә хезмәт итүчене
Аңлап була, булмый кичереп...» – дип яза. 
Ә Г.Тукай бүләге иясе Марсель Галиев үзенең «Рух» китабында туган телебезнең матурлыгын, көчен, тәмен, ямен түбәндәге юлларда менә ничек матур итеп сурәтләп бирә:
Минем өчен шушы телдә — кояш чыга, 
Җир әйләнә, йолдыз калка. 
Минем өчен шушы телдә — кошлар сайрый,
Җилләр исә, дөнья гүли. 
Минем өчен шушы телдә — Идел ага,
Иген үсә, илем ныгый.
Минем өчен шушы телдә — тормыш гаме, 
бәхет тәме, дөнья яме. 
Яраткан шагыйребез Рөстәм Зәкуанның шигырьләрендә милләт гаме, халык борчуы, тел, халык язмышы ята. «Туган теле кирәк кешегә» шигырендә
«Бабамнарның данлы узганнарын 
Аңлата тик туган тел генә.
Серен ачар өчен Тукайларның,
Туган теле кирәк кешегә»- дип яза ул.

IV. Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. 
Республикабызда иң таралганы татар - рус икетеллелеге. Ләкин бу икетеллелек һәрвакыт шул дәрәҗәдә булмаган. Беренче чорда аерым кешеләр ике телне ирекле куллана башлаган, һәм бүгенге көндә массакүләм билингвизм күренешен күзәтеп була. 
Советлар чорында икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара теле булу сәбәпле. Төрле милләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре – болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп килгәннәр. Шуңа күрә халыкларның якынлашуы, икътисади өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.
Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек.
Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бу мәсьәлә күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелде.
Татар теле сүзлек составын үзләштергәндә авыр яклары булып түбәндәгеләрне атап үтеп була:
1) татар теленең лексик байлыгы гаять зур: аңарда бик күп тарихи сүзләр, архаизм, кайтарылган сүзләр зур күләмдә очрый;
2) татар телендә аның төп сингармонизм канунына буйсынмаган гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый зур;
3) татар телендә сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре хәйран күп;
4) татар сүзе белән рус сүзе мәгънәләре арасында зур аермалар бар. 
Бүгенге көндә икетеллелек проблемасы Татарстан Республикасы өчен телләр өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе. Татар һәм рус телләренең хокуклары тигезләнде, ләкин кулланышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема бәйле:
– татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена кадәр күтәрү, ә моның өчен гамәли чаралар кирәк;
– татар телендәге уку йортларын дәүләт тарафыннан финанслау гына түгел, ә аларның дәрәҗәсен күтәрергә;
– татар телен гамәлгә ашыру: урамнарда, кибетләрдә, почтада һ.б. бөтен игъланнар татар һәм рус телләрендә булырга тиеш.
Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бу мәсьәлә күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелде.
Танылган шагыйребез һәм хөкүмәт эшлеклесе Р. Миңнуллин дәүләт теле турында болай ди: «Нәрсә соң ул дәүләт теле? Ул – хөкүмәтнең, идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле. Ул телдә законнар, башка норматив-хокукый документлар басыла, утырышларның беркетмәләре һәм стенограммалары языла, дәүләт һәм идарә органнарының, судларның эше башкарыла. Шул ук вакытта ул балалар бакчаларында, мәктәп һәм башка уку йортларында яшь буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү теле дә. Матбугат органнары, радио һәм телевидение дә шул телләрдә эшләргә тиеш. Әгәр телебезне чын рәвештә гамәлгә кертәсебез килә икән, аны ике яссылыкта эшләргә тиешбез. Беренчесе - шушы телне дәүләти дәрәҗәгә күтәрү. Дәүләт үз халкы белән шушы телдә сөйләшергә тиеш. Кызганычка каршы,әле дәүләтебез халкы белән тулысынча үз телебездә сөйләшә алмый.
Икенчесе – ана телен гаиләгә кайтару. Әгәр татар телен балага гаиләдә иңдермибез икән, ул вакытта без телсез калачакбыз. Ата-ананың бурычы – телне ачу. Ата-ана шушы бурычны үтәми икән, димәк, ул халык алдындагы изге бурычын үтәмәде дигән сүз.
Өченчесе- шәһәрләр татарча сөйләшергә тиеш.Әгәр шәһәр һаман шулай русча сөйләшсә, без беркайчан телне гамәлләштерә алмаячакбыз.Чөнки шәһәргә авылдан яшьләр килә тора һәм алар бик тиз шәһәр яшәешенә сеңә торалар: теле, дине югала. Бу бик аяныч хәл.
Шушы шартларны башкарган вакытта без, һичшиксез, телебезне өр-яңадан дөнья күләмендәге зур телгә әверелдерәчәкбез.
Телләр турындагы законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыруның беренче елларында актив кына башланып киткән кайбер чараларның тора-бара сүлпәнәюе яки бөтенләй онытыла баруы турында борчылулар да бар. Туксанынчы еллар башында татар һәм рус газеталары, радио һәм телевидение татар телен өйрәтү буенча бик әйбәт дәресләр алып бара башлаган иде.Тора-бара алар нигәдер юкка чыкты. Республика матбугатында, дәүләт телерадиокомпанияләрендә тел мәсьәләсенә игътибар җитмәүгә борчылуны урынлы дип саныйм. Республика күләмендә оешмаларда, учреждениеләрдә, авыл һәм шәһәрләрдә татар телен өйрәнү буенча төрле-төрле дәрәҗәдә, төрле ысуллар белән эшләүче курслар оештыру эше нык сүлпәнәйде. Закон һәм программа кабул ителгән еллар белән чагыштырганда, соңгы арада шәһәр һәм шәһәрара транспортында тукталышлар турында һәм башка мәгълүматларны ике дәүләт телендә игълан итү бик нык азайды.Урамнардагы, юл читләрендәге, предприятие, төрле оешмалар биналарының эчендәге һәм тышындагы язмаларны ике дәүләт телендә башкару да тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Татар әдәбияты классиклары һәм танылган язучыларның әсәрләрен кабат бастырып, аларны киң укучылар даирәсенә җиткерү эшен яхшыртырга кирәк.

V. Телебездәге ялгышларның барысы да рус теле аркасында барлыкка килә икән, дип уйларга ярамый. Аларның бер өлеше каләм ияләренең гомумән туган телне начар белүе, игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән-көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә. 
Тел ялгышларына берничә мисал китерим...

"Левашево авыл җирлегенең концерт программасы була" ("Таң" газетасы, 10 окт., 2007). Чын татар шулай сөйли һәм язар идеме инде?! Гади гeнә итеп, "Левашево авылында концерт була" диясе иде, ләбаса!

"...Кондор фабрикасы өске хатын-кызлар киемнәре сату буенча ярминкә үткәрә" (шул ук газетадан). "Өске хатын-кызлар киемнәре" тугел, "Хатын-кызларның өс киемнәре" бит татарча!

"Дөрес яшәү рәвеше алып бара" ("Дөрес яши" дип кенә әйтергә кирәк); "А.Б.Гуляев үз өстендә даими эшли" ("Белемен, осталыгын арттыра" кебегрәк дисәң, чын татарча булыр иде) (район газеталарыннан).

"Быел Иске Яңа елны Россия халкының 62 проценты каршы алырга җыена" (радио). "Иске Яңа ел - русча "Старый Новый год"ның уңышсыз тәрҗемәce. Татарча - "Искечә Яңа ел".

"Mәскәүдән - Казанга – китаплар артыннан" ("Ш.К."). ("...китапка дип яки китап алу өчен" кирәк);

"Mәскәү астындагы сугышлар" (дөресе - "Mәскәү тирәсендәге яки янындагы сугышлар"); "баянда уйнау" (дөресе - "баян уйнау"); "түгәрәк өстәл артында очрашу" ("Т.Я.") ("түгәрәк өстәл"нең алды-арты булмый бит! "түгәрәк өстәл янында" дияргә кирәк); "фашизм өстеннән җиңү" (дөресе – "фашизмны җиңү", "Яр Чаллы" (дөресе- "Яр Чаллысы") h.б.

Мондый cәep, кытыршы, татарча табигый булмаган сүзтезмә-тәгъбирләр, образлы әйткәндә, татар сүзләре белән русча сөйләү хәлләре мәгълүмат чаралары телендә меңләгән.

Соңгы елларда халыкка аңлашылмый торган, искергән гарәп һәм фарсы сүзләрен куллану күренешләре шактый еш очрый. Мәсәлән: һәндәсә (геометрия), pәкым (цифр), фәза (пространство), җәдвал (таблица), даир (бәйләнешле), гомсар (компонент), мәкхәмә (суд) h.б.

Болай гарәпчелек белән мавыгуны дөрес эш дип әйтеп булмый, әлбәттә.

Кызганычка каршы, татар теленең аралашу даирәсе кими. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада рус телен үзләштерә. Тел ул — мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.

VI. Татар теленең тарихы беренче этабы — татар теленә нигез булган ике төп компонентның — болгар белән мишәр һәм байлар белән казан телләренең — аерым-аерым үсеш чоры. Аларның чишмә башы бик борынгыдан — безнең эрага кадәр яшәгән киммерлар, скифлар чорыннан ук килә. Байлар белән казан телен формалаштыруда катнашкан би-герләрнең, суасларның элекке бабалары ийиркләр безнең эрага кадәр VIII-V йөзләрдә һәм аңа кадәр үк Идел буйларында яшәгәннәр, соңрак тарихта мәгълүм эз калдырган сөннәр (сөннәрне IV йөздә «Бөек күчеш» чорында гына Европага килгәннәр, алар Европада беренче төркиләр булганнар дип раслау европо-центризм карашы формалашкач кына уйлап чыгарыла, һәм ул берни белән дә расланмый) белән аралашканнар. Бигерләр VII йөз ахырларында Биәрем дәүләтен төзегәннәр. 
Ләкин VIII йөз ахыры — IX йөз башларында бу дәүләтне к-диалектлы болгарлар кулга төшергәннәр. Борынгы язмаларда хәзәр теле белән болгар теле бер-берсенә охшаган дип әйтелә. Ә хәзәр теленең гадәти төрки тел булуы кире кагылмаслык итеп исбатланган. Шулай булгач, болгар теле гадәти төрки тел булган дияргә мөмкин. Борынгы болгар теле чуваш теленә охшаган дигән фикер XIX йөз ахырында гына туган. Кайбер галимнәр болгар каберташ язмаларында чуваш сүзләренә охшашлык тапкан, һәм, шул нигездә, болгарлар чуваш телле булганнар, элекке болгар ул бүгенге чуваш икән дигән фикерне таратканнар. Ләкин болгарларның тарихи эзләре бүгенге чувашларда бөтенләй юк дип әйтерлек. Хәзер галимнәр болгар каберташ язмаларына чуваш теленең керүен болай аңлаталар: чувашлар яшәгән территориянең зур өлеше Болгар дәүләте составында калган, һәм алар ислам динен кабул иткәннәр. Баштарак бөтенләй болгар-татарга әйләнеп киткәнче, алар кабер ташларына үз телләрендә язганнар һәм шулар белән сату иткәннәр. Ә инде болгарлар арасында ассимиляцияләнеп беткәч, каберташ язмаларында чуваш теле йогынтысы әкренләп юкка чыккан. 
Рус тарихчысы В.Н. Татищев болгар һәм кыпчак телләренең бер төрле булуларын күрсәткән язманы теркәп калдырган. Югарыда әйтелгәнчә, болгар-мишәр теле көньяк-көнбатышта яшәгән борынгы оногурлар һәм акацирлар теленә барып тоташса кирәк, чөнки мишәр фонетикасы көньяк төркиләрнекенә якын. Шулай итеп, болгар-татар сөйләм теленең беренче этабы байлар белән казан, болгар белән мишәр телләре формалашу һәм аларның үзара якыная башлавы белән характерлана. Татар теленең икенче этабы — болгар-мишәрләрнең байлар һәм казан кабиләләре җирләрендә төзелгән Биәрем дәүләтен буйсындырудан башлана. Чулман елгасының көньягында һәм Иделнең сул ягында биәр-биләрләрнең бер өлеше, болгар-мишәрләр тәэсирендә, к-диалектка күчкән. Бары Чулманның төньягында гына казан кабиләләре үзләренең къ-диалектын саклап калганнар, хәтта аны Иделнең уң ягына да чыгарганнар. Ул хәзер тау ягы сөйләше дип йөртелә. Казан ханлыгы дип аталган Болгар иле Рус дәүләтенә буйсындырылгач, мишәрләрнең байлар һәм казан халкы белән аралашуы интенсивлашкан. Яңа җирләр яулап, чик яңа урынга күчкән саен, руслар мишәрләрне чик сакларга күчергәннәр. Руслар өчен бу бик файдалы булган. Бердән, мишәрләр ышанычлы чик сакчылары булса, икенчедән, «мещерская низменность» дигән регионда русларга яңа җирләр бушап калган. XVI йөздән башланган өченче этап XX йөз урталарына кадәр дәвам иткән. Бу чорда татар әдәби теленең формалашуына мишәрләрнең байлар һәм казан кабилә-халыклары белән бер авыл төзеп утырулары бик нык тәэсир иткән. Нәкъ менә шундый төрле диалектлар бергә кушылган җирләрдә татарлар өчен уртак сөйләм теле — авыл койнесе (грек теленнән, koine dialektos — гомуми тел) формалашкан. 
Шәһәрләрдә дә шундый процесс барган, шәһәр койнесе оешкан. Соңыннан XIX йөз урталарында менә шул койне иске язма нормалар белән бергә яңа язма әдәби телгә нигез булган. Татар теле үсешендә дүртенче этап XX йөз уртасында башлана. Төрле милләтләрне руслаштыруга корылган Сталин сәясәте тәэсирендә, татар теле рус теле белән бик нык чүпләнгән, бозылган, әдәби телдән бик нык ераклашкан. Бигрәк тә шәһәр җирләрендә ярым татарча, ярым русча сөйләм өстенлек ала башлаган. Үзгәртеп коруларга бәйле рәвештә, тормышны демократияләштерү чорында (80 нче еллар ахырында) татар сөйләм телен торгызу өчен көрәш башлана. 
Бу чорны татар теле үсешендә бишенче этап дип билгеләргә була. Хәзерге татар теленең лексик, фонетик нормалары, нигездә, урта диалекттан, морфологик нормалары — мишәр диалектыннан, синтаксик нормалары һәм стилистик эшкәртелеше иске татар язма әдәби телдән килә. Тагын да тарих тирәнлегенә таба китсәк, иске татар теле — иске төрки телгә, соңгысы борынгы төрки телгә барып тоташа.Борынгы төрки тел рун эпитафик язмаларында сакланып калган. Хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән мондый язма истәлекләрнең элгәрләре V-VI гасырларга карый. Алар Орхон һәм Енисей елгалары буенда зур ташларга төшерелгән хәлдә табылганнар. Рун текстлары төрле ташларга, металл һәм сөяк әйберләргә язылган. VIII-IX гасырлардан башлап кәгазьгә теркәлгән текстлар да очрый. Борынгы төрки әлифбасын төркиләр үзләре уйлап тапкан. Ул 60 лап тамгадан тора. Текстлар уңнан сулга, өстән аска таба язылган. Борынгы төрки тел V-X йөзләр арасында кулланылган дип уйланыла. X-XV йөзләрдә ислам дине тәэсирендә һәм гарәп графикасында язылган әсәрләрдә иске төрки тел кулланылган. Борынгы төрки тел һәм иске төрки тел хәзерге барлык төрки халыклар өчен дә уртак санала, һәр төрки халык бу телләрдә язылган әсәрләрне үзенеке дип өйрәнә. Чөнки ул чорда әле төрки халыклар бер-берсеннән аерылып җитмәгән, язма әдәби тел халыкның сөйләм теленнән ераклашкан булган. Бу тел барлык төркиләргә дә бер үк дәрәҗәдә аңлашыла торган булган. XV-XVI йөзләрдә төрле төркиләрнең үз дәүләтләре оеша башлагач, гомуми иске төрки тел аерым иске төрки телләргә (иске төрек әдәби теленә, иске татар, иске үзбәк, иске азәрбайҗан һ.б. язма телләргә) аерыла башлаган. XVI-XIX йөзләрдә иске татар теле кулланылган, аннан башкортлар һәм казакълар да файдаланганнар. XIX йөз уртасында, татар милләте оешуга бәйле рәвештә, милли тел (хәзерге тел) формалаша башлаган. 
Телне массакүләм куллану хаҗәте тугач, халыкны аңлашылмый торган иске татар теле канәгатьләндермәгән, шуңа күрә аны сөйләм телгә якынайту процессы башланган. Ләкин стилистик нормалар, иске татар теле нигезендә, әкренләп үстерелә барган. XX йөз башында татар теленең барлык стильләре дә теге яки бу дәрәҗәдә нормага салынган. Совет чорында тел нормалары тагын да ныграк эшкәртелгән. Аның электән ныгыган әдәби һәм публицистик стильләре генә түгел, фәнни, рәсми һәм сөйләм стильләре дә бик нык үстерелгән, нормага салынган. Ләкин Сталинның милләтләрне руслаштыру сәясәте татар телендә сөйләшүчеләрне бик нык киметә: 80 нче елларда татар балаларының 7 проценты гына татар мәктәбендә укый. Татарча сөйләшүчеләрнең кимүе телнең кулланылыштан төшә баруын күрсәтә. Хәзерге көндә татар телен һәм гомумән татар милләтен, мәдәниятен торгызу, үстерү өчен көрәш бара. Туган телдә белем бирү, аның өчен укытучылар әзерләү шул көрәшнең ышанычлы бер юнәлеше булып санала. 1979 һәм 1989 елларда халык санын алу мәгълүматларына караганда, татар халкы элекке СССРның 80 нән артык регионында яшәгән. 1979 елгы исәп буенча татарлар 6 млн 185 меңнән артык булса, 1989 елда 6 млн 645 меңнән артып китә. Ун елга үсеш 7,4 процент тәшкил итә. Россия Федерациясе территориясендә 1979 елда татарларның 79,3 проценты яшәгән булса, 1989 елда ул 83 процентка җитә. 
Татарстанда, 1979 елгы исәп алу буенча, татарларның 26 проценты яшәсә, 1989 елгы исәпләү буенча 26,6 проценты яши. Башкортстанда 1979 елда 14,9 процент татар саналса, 1989 елда 17 процент исәпләнә. Бу үсеш элек башкорт дип язылырга мәҗбүр ителгән татарларның яңадан татар дип язылуы белән аңлатыладыр, мөгаен. Үзбәкстандагы татарларның чагыштырма санында да зур үзгәрешләр күзәтелә. 1979 елгы исәпләү буенча Үзбәкстанда татарларның 10,3 проценты яшәсә, 1989 елгы исәптә бу күрсәткеч 7 процентка гына калган. Төрле җирләргә сибелеп утыруларыннан чыгып, татарларны дүрт төркемгә бүләләр. Беренче төркем- Татарстанда, ягъни үз республикасында яшәүче татарлар. Икенче төркем — үзләренең борынгы илләрендә, үз җирләрендә яшәсәләр дә, Татарстанга керми калганлыктан, Россия Федерациясе җирендә яшәүчеләр. Өченче төркем — татар диаспорасы, ягъни кайчандыр туган илләреннән куылган яисә «үзләре теләп» читкә китәргә мәҗбүр ителгән, ләкин элекке СССР территориясендә төпләнгән татарлар. Дүртенче төркем — чит илләрдәге диаспора, ягъни Төркиядә, Финляндиядә, Америкада, Япониядә, Австралиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарлар. 1979 елда СССРда 5 млн. 313 меңнән (85,9 проценты), ә 1989 елда 5 млн 529 меңнән артык татар кешесе (83,2 проценты) татар телен туган тел дип саный. Ягъни үз теленнән ваз кичерелгәннәр 10 ел эчендә 872 меңнән 1 млн 459 меңгә җитә. 10 ел эчендә гомумән татарларның саны 7,4 процентка арткан булса, үз телен оныткан татарлар саны 28 процентка үсә. Шуңа күрә хәзер татар халкын, телен саклап калу буенча төрле чаралар күрелә. Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү максатында, 1992 елның 8 июлендә «Татарстан Республикасы халыклары, телләре турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау, өйрәнү һәм үстерү юллары күрсәтелде. 1994 елның 20 июлендә Законны гамәлгә кертүне тәртипкә китерү буенча Дәүләт программасы кабул ителде. Ул «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» дип атала.









































VII. Практик өлеш.

Фәнни – тикшеренү эшенең практик өлешендә без, җитәкчем белән, Яр Чаллы шәһәренең төп урамы – Тынычлык проспектын тикшерүгә алдык.

Безнең шәһәребездә телне саклау, аның сәнгатен, мәдәниятен төрле милләт халыкларына җиткерү эше югары дәрәҗәдә алып барыла. Бик күп санлы яшьләр үзәкләрендә телгә, аның тарихына багышланган кызыклы программалар эшли.

Яр Чаллы шәһәрендә регионга танылган “Күңел” радиосы, “Чаллы ТВ” көн – төн татар телен пропагандалау белән шөгыльләнәләр. Шәһәребездә балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы “Көмеш кыңгырау” газетасы, “Мәйдан” әдәби – иҗтимагый журналы, “Шәһри Чаллы” газеталары файдалы мәгълүмати һәм тәрбияви эш алып баралар.

“Без татарча сөйләшәбез” республикакүләм акциясендә дә Чаллы шәһәре әйдәп баручылар рәтендә.

Проспект буенча күзәтү үткәргәндә, “Чыннан да,Чаллы татарча сөйләшәме соң?”- дигән сорауга бирелдек. Шәһәребез заман таләпләреннән калышмый, үзгәрә, матурлана. Зур – зур сәүдә үзәкләре, кибетләр гөмбәләр кебек калкып чыгып кына тора. Ләкин бу биналарның берсендә дә ни өчендер татарча язулар күренми. Бөтен җирдә русча, инглизчә күрсәткечләр. Әйтерсең, безнең республикада рус – инглиз икетеллеге. Шулай да, проспектларның, тукталышларның, хата белән булса да, татар һәм рус телләрендә язылуын искәртергә кирәк. Зур бер проспектка Чаллы икмәге кибетенең язуы, кибетләрдәге азык – төлекнең ике телдә бирелүе, күңелгә җылылык өрде.

Күптән түгел шәһәребез башлыгы Васил Гаяз улы Шәйхразиев белән “Чаллы ТВ”да үткәрелгән турыдан – туры элемтәгә чыгып, шушы проблема буенча сорау юллаган идек. Җавабында: “Без Европа стандартларына җавап бирерлек шәһәр дәрәҗәсендә булырга тиеш”-, диде. Җавап матур. Без дә мондый шәһәрдә яшәргә риза, ләкин татар теленең ни гаебе бар? Европалашып, туган телебезне югалтмабыз микән? Гасырлар буе әби – бабаларыбыз күз карасы кебек саклап, яклап килгән телебез үз дәрәҗәсен төшермәс микән?







VIII. ЙОМГАК ӨЛЕШ





Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга күбрәк мөмкинлек тудырырга, татар мәктәпләрен, авылларын бетерү — Туган телнең тамырына балта чабу, шуңа күрә татар авылларын һәм мәктәпләрен саклап калырга, аларның үсешенә күбрәк мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернеттта үткәрәләр, шунлыктан интернет челтәрендә татар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татарстан районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Мәктәп программасында гореф-гадәтләребезне, тормыш-көнкүрешебезне чагылдырган әдәби әсәрләр күбрәк булсын иде. Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.

Бу темага әзерләнгән вакытта мин бик кызыклы мәгълүматлар белән таныштым, шулай ук аңлашылып җитмәгән урыннарга да тап булдым. Киләчәктә дә темага кагылышлы материал туплауны дәвам итеп, фәнни эшемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Җандай кадерле гүзәл, Туган телем минем! Киләчәктә сине саклап, яклап кала алсак иде! Һичшиксез, мин дә борынгыдан ядкарь булып калган туган телемне — татар телен кадерләп саклармын, үземнән соң килгән буынга әманәт итеп тапшырырмын. Алдагы көннәремдә дә ерак бабамнар рухын рәнҗетмичә, туган телемә тап төшермичә яши алсам иде.











ӘДӘБИЯТ


  1. Илдус Гыйләҗев «Яратканга күрә» китабы, «Горурлыгым», «Булмый кичереп» Казан.Тат.кит.нәшр., 2006

  2. Рөстәм Закуанов «Күңел тыкрыклары»китабы, «Туган теле кирәк кешегә», 55 нче бит, Казан. «Идел-Пресс».2009


  3. Марсель Галиев «Рух» китабы, «Ана теле» 9-11 бит.Казан: Тат.кит.нәшр.,2005

  4. «Сабантуй» газетасының «Үз телем» кушымтасы, 2003 нче ел

  5. Сафиуллина Ф.С., М.З.Зәкиев «Хәзерге татар әдәби теле» Казан «Мәгариф» нәшрияты 2002 нче ел

  6. Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. – Казань, 1968. – 112 с.әлиев Р. Белемебез ачкычы // Мәгариф, №2, 2003. – Б. 8-10.

  7. Вәлиева З. Теле барның – иле бар // Мәгариф, №2, 2003. – Б. 5-6.

  8. Миңнуллин Р. Телебез булса, киләчәгебез дә булыр // Мәгариф, №2, 2006. – Б. 7-8.

  9. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

  10. Таһиров И. Чигенүләр булмасын // Мәгариф,№3, 2004.-Б.10.

  11. Шәймиев М.Ш. Татар теле – дәүләт теле // Мәгариф, №2, 2003.

  12. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.- Тулыл. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2002.- 407 б.





















Эчтәлек

  1. Проблеманың әһәмиятлелеге............................................................1 бит

  2. Кереш ....................................................................................................2-3 б.

  3. Тел турында татар әдипләре..............................................................3 бит

  4. Икетеллелек йогынтысы....................................................................3-6 б.

  5. Телдәге хаталарга мисаллар.............................................................. 6-7 б.

  6. Татар теленең үткәне...........................................................................7-11б.

  7. Практик өлеш.........................................................................................12 б.

  8. Йомгак өлеш...........................................................................................13 б.

  9. Әдәбият ...................................................................................................14 б.



5