СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Ришвәтчелеккә «Юк!» дибез.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
««Ришвәтчелеккә «Юк!» дибез.»


Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

МБББУ «Аерым предметлар өйрәнелә торган 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»




Номинация: сочинение-эссе «Ришвәтчелеккә «Юк!» дибез.





Тема: Ришвәтчелек – коррозиягә тиң. Тутык металлны ничек ашаса, ришвәтчелек тә дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката






Эшне башкарды: 11 а сыйныфы укучысы Шарипов Даниил

Укытучы: Минязева Минзифа Зарифовна, татар теле һәм

әдәбияты укытучысы




Яр Чаллы


2024







Ришвәтчелек – коррозиягә тиң. Тутык металлны ничек ашаса, ришвәтчелек тә дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката

А.И. Кирпичников

Балачак - күңелле, бер борчусыз чор. Мин үземнең ваемсыз балачагымны искә төшерәм: балалар бакчасы, башлангыч сыйныф...

Башлангыч сыйныфларда укыганда күп нәрсәләр уен аша күңелгә сеңеп бара. Иптәшләрең белән уйныйсың, шаярасың. Ачуланышсаң да онытыла. Бала кешегә диңгез тубыктан, диләр бит. Син бернинди закон турында да, ришвәт турында дә белмисең. Бала күңеле - чиксез дәрья, әле язылмаган китап. Дөнья матур, дөнья киң. Ә менә шул самимилек чоры артта кала. Бала үсә.

Еллар үтә, сулар ага. Мәктәптә күп белем аласың, күп әсәрләр укыйсың, аларны анализлыйсың, кызыклы вакыйгалар белән танышасың. Үткән еллар тарихта калып бара. Төрле мәсьәләләр чишәргә туры килә, законнар чыга. Әмма безнең үткәнебез бик бай. Тарих битләрен актарганда без нинди көчле дәүлетлеребез булганын да иске төшереп китик. Күз алдына Болгар җире тарихы килеп баса. Ирексездән, күңелгә әбием язган шигъри юллар туа:

Болгар җире, бөек Болгар иле-

Сөекле һәм туган җиребез.

Гарәбәләр арасыннан чыккан

Иң кадерле газиз илебез.

Тарих саклый синең хатирәне

Онытылмый һич тә үткәннәр.

Болгар, Суар, Биләр шәһәрләре

Горурлыгым инде күптәннән.

Чәчәк ата бүген Болгарыбыз

Өмет белән ата һәр таңы.

Мирас итеп килгән буыннарга

Калдыралсак иде без аны.

Әйе, чиста килеш, матур итеп тапшырасы иде аны киләчәк буыннарга...

Без - XXl гасыр балалары, катлаулы һәм авыр чорда яшибез. Әйе, тормышыбыз мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәрберебез- дәүләтебезнең бер гражданы. Дөньяда барысы да яхшы, кешеләр гадел яшиләр кебек тоела...Тик хәзер ришвәтлек, наркомания, алкоголизм кебек бик күп төрле бәлаләр килеп чыкты. Безгә аларны аңларга , дөрес юлдан барырга, адашмаска кирәк.

Үзебезнең эшебезне башкарган чакта, замана шаукымы булган, ришвәтчелек белән очрашсак нишләргә?

Балачактагы самимилек, бер-береңне гафу итә белү, начарлык эшләмәү, кешеләрне сатмау сыйфатлары юкка чыкмаганмы?

Гади генә бер мәсьәләне чишкән өчен, нәрсәгәдер өметләнмибезме? Бәлагә очраган кешедән ярдәмебез өчен акча таләп итмибезме? Бер сүз белән әйткәндә, ришвәтчелек белән шөгыльләнмибезме?

Бу дөньяда адәм баласы барлык проблемаларын дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә ул дөрес булмаган юл эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә. Мәсәлән, югары уку йортларына кергәндә акча бирү хәзерге вакытта киң таралган. Белеме дә, сәләте дә булмаган очраклы кешелер ришвәт биреп, табиб һөнәренә «ия» булалар. Хәзер шул «табиблар» кеше язмышы белән уйныйлар...азмыни тормышта

«табиб хаталары» булган очраклар. Димәк, ришвәт ул тәртип бозуларга да, җинаятькә дә юл ача. Бу бик куркыныч. Бу нәтиҗәләр ришвәт алучыга яки бирүчегә карата, һичшиксез, җәза бирелергә кирәклеген күрсәтә. Кызганыч, ришвәт бирү һәм алу төрле өлкәләрдә күзәтелә.

Минем яраткан әсәрем-Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы. Әлеге әсәрдә төп геройларның берсе Әбүзәр Гиреевич үзен намуслы, гадел табиб итеп күрсәтә. Ул беркайчан сатылмый һәм акча өчен эшләми, үз эшен намус белән үти. Аның балаларына соңгы сүзләре дә болай яңгырый: «Бүген бу чәчәкне, дусларым, сезгә бирәм. Гомерегез буе ак килеш, пакь килеш саклагыз аны. Вексельләр белән эш итмәгез! Чиннарны дәваламагыз! Минем кебек картайгач, бу чәчәкне күңелегезгә якын кешегә бирерсез. Берүк, ул кеше табиб була күрсен...». Әйе, хәзерге заманда барлык табиблар да Әбүзәр Гиреевич кебек булса... Чынлап та:

Ак гөлләрдән җан җылысы алып,

Йөрәкләргә саласы иде.

Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,

Саф күңелле каласы иде...

Әйе, күңелләребез саф, чиста булып калсын иде, чөнки ришвәтчелек – начар авыру. Начар авырудан дәваланып булмый, яки бик кыенлык белән генә кеше аякка баса. Шулай булгач, аны булдырмаска кирәк. Башка кешеләргә төртеп күрсәткәнче, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Һәр кеше бу турыда уйланса, күп бәла-казалардан котылыр идек.

Ришвәтчелек җәмгыять өчен бик куркыныч социаль күренеш, чөнки ул җәмгыять тормышының барлык тармакларына да: икътисадка, социаль тармакка, сәясәткә йогынты ясый. Коррупция барлыкка китерә торган тискәре күренешләр җәмгыятьнең үсешен генә тоткарлап калмый, илнең милли иминлегенә дә җитди куркыныч тудыра.

Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да курыкмыйча фаш итәргә , хурлыкка калдырырга кирәк. Ришвәтчелек тамырыннан корысын өчен, дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлар тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, закон алдында һәркем җавап тотсын, гадел судлар өстенлек итсен, сайлаулар гадел булсын. Шул чакта гына чиновникларга ришвәт бирергә кирәк булмаячак. Кыскасы, коррупциягә каршы көрәшне гади кешедән алып дәүләт дәрәҗәсенә кадәр һәм төрле яклап алып барырга кирәк. Халыкка ришвәт алу иң оят әйбер икәнен җиткерергә, балаларга мондый фикерне кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Намуслы гражданнар булып үссәк кенә ришвәтчелеккә чик куелыр! Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк.

Ә бит, кеше дөньяга матур итеп яшәр өчен туа. Кемнеңдер битарафлыгы аркасында михнәт чигәр өчен түгел. Бу дөньяда һәр кешенең яшәүгә, белем алырга, үзенең сәламәтлеген кайгыртырга, тормышын, намусын, горурлыын сакларга хокукы бар. Мин киләчәктә безнең хокукларыбызны берниниди дә ришвәтчелек тартып алмас дип өметләнәм.

Без Россия дигән бөек илдә яшибез, безнең Ватаныбыз - ирекле, аяз күкле. Ул җаваплы, гадел кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам!