СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ризаэддин Фәхреддин тормыш юлы һәм иҗаты (презентация)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ризаэддин Фәхреддин тормыш юлы һәм иҗаты (презентация)

Просмотр содержимого документа
«Ризаэддин Фәхреддин тормыш юлы һәм иҗаты (презентация)»

Ризаэтдин Фахретдинов  гаиләсе белән

Ризаэтдин Фахретдинов гаиләсе белән

Бала чагы Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук, Ризаэддин хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә: башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә. Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә.Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза,татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала.

Бала чагы

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук, Ризаэддин хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә: башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә. Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә.Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза,татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала.

Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук, Ризаэддин хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә: башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә. Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә.Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза,татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук, Ризаэддин хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә: башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә. Мәдрәсәдә укуын төгәлләгәч, Р.Фәхреддин укыту эше белән шөгыльләнә.Укыту белән беррәттән, ул фәнни эш белән мавыга, бик күп китаплар һәм мәкаләләр яза,татар халкының тарихы һәм әдәбияты белән бәйле чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

Казан Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.

Казан

Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда

Казанга сәяхәт итеп, заманының

олуг тарихчысы һәм дин галиме

Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.

Санкт-Петербург 1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.

Санкт-Петербург

1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.

Илбәк авылы 1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхретдин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.

Илбәк авылы

1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхретдин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.

Риза Фәхреддин үзенең педагогик хезмәтләрендә дини тәрбиягә кагылышлы, Коръән аятьләренә таянып эш иткән моментлар шактый. Яшьләргә тормыш өчен зарури булгангомуми белемне ана телендә бирүне хуплый. Галим яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирүне дә читләтеп үтми. Шулай ук эстетик тәрбия бирү өлкәсендә дә галим –педагогның хезмәте гаять зур.

Риза Фәхреддин үзенең педагогик хезмәтләрендә дини тәрбиягә кагылышлы, Коръән аятьләренә таянып эш иткән моментлар шактый. Яшьләргә тормыш өчен зарури булгангомуми белемне ана телендә бирүне хуплый. Галим яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирүне дә читләтеп үтми. Шулай ук эстетик тәрбия бирү өлкәсендә дә галим –педагогның хезмәте гаять зур.