Сыйныф 6 Рус төркеме
Фән Туган тел (татар теле)
Дәрес № Дата _____.2021__
Дәрес темасы. Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет - әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; парларда һәм күмәк эшли белү; укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мәстәкыйль үтәү; эш тәртибен аңлап уку.
Предмет – Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен уку, өйрәнелгән материалны дөрес, урынлы куллану. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.
Шәхескә кагылышлы – Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; кызыксынучанлыкны арттыру; әдәпле шәхес тәрбияләү; хезмәт тәрбиясе бирү.
Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Лексик гимнастика.
3. Уку мәсьәләсен кую.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1. Сүзлек белән эш. 1) Сүзләрне дөрес интонация, дөрес басым белән уку, кабатлау, авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыру. 2) Сүзләрне русча әйтү, балалар тәрҗемәсе белән әйтәләр. 3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.
2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
6 нчы күнегү. Вы научились давать оценку исполнительскому мастерству своих товарищей. Как оцените, если он .... (Ситуатив күнегү)
7 нче күнегү. Супермалай, Әхмәт турындагы хикәяләрнең кайсысы ошады? Үзегезгә ошаган хикәянең эчтәлеген сөйләгез.
8 нче күнегү. В.Осееваның “Уллар” хикәясен исегезгә төшерегез. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне дәвам итегез.
9 нчы күнегү. Беренче һәм икенче малайга нинди киңәшләр бирер идегез?
* Укытучы сөйләмендә аудирование: “Роберт Миңнуллин – халык шагыйре” (Әңгәмә: Кем нәрсә аңлады? Укучыларның фикерләрен тыңлау)
10 нчы күнегү. Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен уку, уку төрләре, яңа лексиканы кулланып, шигырьне тәрҗемә итү, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру (презентация материалы белән танышу).
*“Минем әнием” темасына сөйләшү оештыру (диалогик сөйләмне үстерү)
* “Мин әнигә булышам” темасына кечкенә текст төзеп сөйләргә (монологик сөйләмгә чыгу)
ҮЗБӘЯ.
III. Рефлексия. Рефлексив кабатлау.
– Дәрестә нинди материалны кабатладык?
– Нәрсәләр турында сөйләштек?
– Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?
- Дәрескә куелган максатка ирештекме?
- Элек алган белемнәрегез дәрес материалын үзләштерүдә ярдәм иттеме?
- Сезгә дәрес ошадымы?
2. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
3. Өй эшен аңлату. 1. Үзегезнең әниегез турында сөйләгез.
2. Шигырьне сәнгатьле укыгыз, ошаса ятлагыз.