Зиннатуллина Т.М.
Казан федераль университеты (Россия)
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ШИГЪРИЯТЕНДӘ МОТИВ ҺӘМ ТЕМА ТӨРЛЕЛЕГЕ
Бүгенге көндә Роберт Миңнуллин иң популяр шагыйрьләрнең берсе. Аңа шагыйрь буларак Фатих Хөсни, Xатыйп Госман, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Р. Бәшәр, Рәдиф Гаташ, Фатих Урманче, Рафаил Мостафин, Нил Юзиев, Тәлгать Галиуллин кебек әдипләрнең, галимнәрнең шигърияте хакында кызыклы фикер-күзәтүләре бар.
Башка халык әдәбияты вәкилләре дә Р. Миңнуллин әсәрләренә игътибарлы. М. Львов, С. Михалков, М. Пляцковский һәм башкалар шагыйрьнең иҗатын югары бәяли. Әлеге мәкаләдә исә, Р. Миңнуллин шигъриятенә хас булган мотвларны өйрәнү карала.
Мотив – әдәбиятта кабатланып торучы сюжет схемасы.Мотив термины астында аерым мәгънәгә ия булган һәм гадәттә кабатланып килгән таяныч әдәби чаралар, алымнар аңлатыла.
Роберт Миңнуллин иҗатында туган якка һәм аналарга багышланган шигырь хисләре ташкынына бәя бирүгә җирлек эзләү йөзеннән өч мотивны аерып чыгардык. Беренче – моң чишмәсе – яшьлек һәм туган авыл, икенчесе – әнкәйләргә багышлап язылган шигырьләре, өченчесе-үзе яшәгән шәһәр белән туган төбәге Башкортостанны чагыштырып биргән шигырьләр җыелмасы. Үзгәрешләр бары шул темаларның алышынып торуында чагыла. Еллар узу белән шагыйрь күңелендә дә төрле каршылыклар, яңалыклар, фикер узу белән шагыйрь күңелендә дә төрле каршылыклар, яңалыклар, фикерләр ачыла бара.
Шагыйрьнең туган ягына багышланган шигырьләренә тукталып китик. Бу теманы яктырткан шигырьләрдә лирик герой үзенең туган ягы белән горурлана, мактана, аны сагына, юксына, туган нигезе белән шатлыгында, кайгысын да бүлешергә омтыла. Автор туган төбәген бәйләнештә үткәнен искә төшерә, хәзерге тормышын уйлый, киләчәге хакында хыяллана.
Шагыйрьнең “Безнең авыл” шигырендә лирик геройның туган авылын ярату, аның белән горурлану хисе тора. Р.Миңнуллин автологик алымнан,ягъни ягъни сүзләрне туры мәгънәсендә генә кулланып поэтик текст төзү юлыннан файдаланып туган авылын ярату мотивын укучыларга җиткерә.
Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырендә туган як образы тергезелә. Ул ак чәчәкләр, ак каеннар, яшен яшьнәгәндәге матурлык, басулар киңлеге, атлар йөгереклеге кебек детальләрдән җыела. Сынландыру алымы ярдәмендә автор Сөн буеның матур табигатен сурәтләргә керешә: ак чәчәкләр чыңлый, җырлый, ак каеннар, яшь кызлар булып, су керергә төшә. Лирик герой шуларга соклана. Өченче, дүртенче строфада соклану хисенең сәбәбе булып яшен яшьнәгәндәге илаһи матурлык, бишенче строфада – басулар киңлеге, атлар йөгереклеге тора. Шул рәвешле, туган як сурәтен Р.Миңнуллин чәчәкләр, кеаннар, яшен, тайлар, басу кебек детальләрдән төзи. Соңгы строфада болар гомумиләштерелә:
Менә шундый инде минем
Туган җирем, туган ягым.
Мин төзәлә алмам, ахры, -
Мактанылды менә тагын.
“Мактанылды”, – дип, юмор белән язса да, шагыйрь соклану хисенең дәрәҗәсен дә күрсәтә – “мин төзәлә алмам ахры”, – ди ул. Бу сүзләр әсәрнең үзәк мотивын да билгели. Ул – туган ил, туган җир белән мактану, горурлану шагыйрьнең үзәген өзгән тема – ул әнкәсенә багышланган.
Гомумән, татар әдәбиятында Ана образы шактый еш сурәтләнә. һәрбер шагыйрь, һәрбер язучы үзенең газиз анасына багышлап шигырьләр, җырлар яза. Р.Миңнуллин иҗатында анага багышланган шигырьләр өр-яңа ачыш булып тора. Аның лирик ана образы - үзе бер дөнья. Бу төркем әсәрләрдә шагыйрь бай һәм нечкә хисле шәхес, олы инсанчы булып күз алдына баса. Ф.Урманчы аның ана образын иҗат итүендә төрки-татар мифологиясенең, фольклорының һәм язма әдәбиятының йогынтысы зур булуын әйтеп үтә.
Роберт Миңнуллинның Ана темасын яктырткан күпчелек шигырьләрендә балаларыннан еракта, туган авылда торган ана образы калкып чыга, аның моңсу, күңелсез тормышы, балаларын юксынуы, сагынуы тасвирлана. Әлеге мотивны ачык яктырткан, тирән мәгънәгә ия булган шигырьләренең берсе. “Сөн буенда әнкәй басып тора” шигыре эчтәлеге, эмоциональ көче, хәтта формасы ягыннан да ул халык дастаннарының аерым күренешләрен хәтерләтә. Конкретрак әйткәндә, әлеге шигырь – чын мәгънәсендә дастани әсәр!
Шигыйрьнең һәр строфасы «Сөн буенда әнкәй басып тора» сүзләреннән башлана. Ф.Урманче фикеренчә, әлеге сыйфат халык эпосларында да күзәтелә. Әсәрнең иң әһәмиятле җөмләсенең биш тапкыр кабатлануы әлеге күренешнең күп елларга сузылачагын, конкретрак әйткәндә, гомер буена дәвам итәчәген раслап тора.
Сөн буенда Әнкәй басып тора,
Безне сагынып көткән чагыдыр.
Канат чыгаруга бишесе дә
Очып киткәч, кем дә сагыныр.
("Сөн буенда әнкәй басып тора")
Роберт Миңнуллин шигыренең эмоциональ яңгырашы, кайгы-хәсрәтле хис-кичерешләр өермәсе торган саен кискенләшә, кырыслана бара. Шигырьгә күз яшьләре детале килеп керә. Күз яшьләре – кайгы, хәсрәт билгесе. Безнең карашыбызча, автор әлеге юлларга күз яшьләре символын кертеп ана хәсрәтенең дәвамлы, даими булуын дәлилли.
Шагыйрь әнисенә багышланган шигырьләрендә ананы ярату, олылау, хөрмәт итү хисләре хөкем сөрә. Мәсәлән, «Һаман чибәр минем Әнкәй»" шигырендә ананың бөеклеген, аның чибәрлеген, бигрәк тә рухи эчке матурлыгын берни дә киметә алмый. Ана алдында хәтта вакыт агышы да көчсез:
Әнкәй, чибәр килеш тор син,
Яшь килеш кал, түз, яме!
Елмая ул, белә шул ул -
Көзләрнең дә үз яме.
Әлеге юллардан күренгәнчә, шагыйрь күңелендә изге бер теләк – ананың яшь, чибәр, матур булуы. Матурлык яшьлектә генә була дигән карашка автор каршы чыга һәм картлыкның да үз яме, үз матурлыгы, үз чибәрлеге булуын ассызыклап үтә.
Шул рәвешле, Р.Миңнуллин лирикасының үзәк өлешен бер-берсенә нык бәйләнгән ике тема: туган җир, туган авыл һәм әнкәй темалары тәшкил итә. Әлеге төшенчәләр бер-берсен ачыклап, тулыландырып киләләр һәм әлеге темаларны ачуда шагыйрь бер үк мотивларны куллана. Шагыйрь лирикасында туган авыл, гүзәл Сөн буйларын һәм ана темасына бәйләнешле түбәндәге мотивларның өстенлеген билгеләп үтәргә кирәк: туган авылны, туган якны һәм ананы ярату, олылау, хөрмәтләү, алар
белән горурлану мотивы; лирик геройның сагыну хисе; ананың балаларын сагынуы, су буйларында көтеп тору мотивы; туган авылны, Сөнне, ананың бишек җырларын моң чыганагы итеп
карау мотивы.
Әлеге төшенчәләр кешене чын кеше итә, рухи тормышының нигезе
булып тора һәм һәр нәрсәнең башлангычы буларак кабул ителә.
Шагыйрь бу мотивларны төрле яклап кичерә, төрле контекстта яктырта. Халкына кагылышлы яман сүз дә һәм, әлбәттә, хуплау сүзләре дә аның сизгер колагыннан, үткен теленнән читтә калмый. Автор туган халкының көн итеш, язмыш үзенчәлеген төрле яклап төшенергә, танып белергә омтыла. Кешеләрнең ил, ватан алдындагы бурычы, катлаулы сәясәт, илгә мәхәббәт һ.б. - болар барысы да Р.Миңнуллин лирикасында чагылыш таба. «Син борчылма, Туган илем!” шигырендә ватан алдындагы бурыч, илне саклау, үстерү мотивлары урын ала.
Милләт темасын шагыйрь төрле яклап ача. Ул халкындагы яшәү-алгарыш көчен, аның нигезен, чишмәләрен барлый. Халкының холкын, гүзәл гадәт-йолаларын автор яхшы белә һәм шуларны шигырь юлларына да сала. Р. Миңнуллинның “Кунакчыллык” шигыре шуның ачык мисалы.
“Татар өмете” шигырендә татар халкының озак гасырлар буена изелеп, ирексез яшәү һәм бәйсезлек өчен көрәшү мотивлары үзәккә алына.
Роберт Миңнуллин үзенең лирикасында иҗтимагый хәлләргә, сәяси мәсьәләләргә дә еш мөрәҗәгать итә. Шагыйрь бу өлкәдә гади халык, ярым хәерче интеллигенция тормышына да кагыла, сугышларга, сәяси вакыйгаларга да үз мөнәсәбәтен белдерә, кешелекне, милләтне юк итүче факторларга да туктала. Аның әлеге темаларга караган шигырьләре драматик, аерым очракта хәтта трагик рухта да яңгырый. Автор бу төркем шигырьләрендә юмор һәм сатира алымнарын еш куллана.
Шагыйрьнең фәлсәфи лирикасына килгәндә, шагыйрьне борчыган мәсьәләләрнең берсе – вакыт агышы, гомернең тиз узуы, артта калган үткәннәр. Шагыйрь галәмнең, яшәешнең, рухи дөньяның барча яклары бер-берсенә тыгыз бәйләнгән дигән иманга килергә, шул камиллекне аңларга тырыша.
Роберт Миңнуллин “Вакыт” шигырендә “бу төшенчәнең мәгънәсе, яңарыш офыгы безнең заманда бик нык үзгәрүе, “гасыр белән сәгать” арасындагы юлның кыскара баруы турында уйлана”.
Шагыйрь үзенең лирикасында батырлыклар, дөньяда үз эзен калдырган бөек шәхесләр, аларның эшләре турында да күп яза. Әлеге шигырьләрдә яшәү, аның мәгънәсе, аларга вакыт агышының тәэсире хакындагы фикерләр өстенлек итә. “Һәйкәлләрне тыңлыйк” шигырендә дә бу мотивлар өстенлек итә.
Мәхәббәт хисләре Роберт Миңнуллинның шигырь китапларында да зур урын били. Яшьлек хисләре, беренче мәхәббәт, кызлар һәм егет горурлыгы, әрнүле хатирәләр, эзлекле тугрылык, батыр икърарлар һәм сызлануны шаянлык белән җиңү – барысы да Р.Миңнуллинның мәхәббәт лирикасында сурәтләнгән мотивлар. Р.Миңнуллинның мәхәббәт лирикасында исә рәхәтлек газап белән бергә кушылып китә, ягъни мәхәббәт газапсыз була алмый, авырлыклар булса да, сөю шатлык хисе бирә. Шул рәвешле, Р.Миңнуллинның мәхәббәт лирикасын бәхет, рәхәтлек кысасында чишелә дип әйтә алабыз. Моңа түбәндәге шигырь юллары үрнәк булып тора:
Газаплар артта, сөюнең
Кадере дә артачак.
Сөю - бәхет, газапларны
Бәхет диеп атасак. ("Мәхәббәт бәхете ")
Р.Миңнуллин лирикасында борынгы ышануларга нигезләнгән җанның кош булып әверелү, мәхәббәт уты детальләре дә кулланыла. Шагыйрьнең "Мәхәббәтем кошы" шигырендә кошларда җаннар саклану мотивын күрергә мөмкин.
Гомумән, Р.Миңнуллинның мәхәббәт лирикасы татар халкының һәм башка милләтләрнең борынгы ышануларын һәм әдәби традицияләрен дә үзенә сыйдыра, аларны үз фикеренә дә буйсындырып иҗат итә һәм шул ук вакытта мәхәббәт шигырьләрен яңа мотивлар, яңа темалар, яңа алымнар да өсти. Аның лирик герое мәхәббәткә дан җырлый, аңа, татар халкына хас булмаганча, кычкырып мәдхия укый, сөю өчен бар нәрсәне эшләргә дә әзер торуын җиткерә. Лирик герой сөеклесен югалтканга кайгыра, аны сагына, юксына. Р. Миңнуллин иҗатында яраткан кешенең поездга утырып еракларга китүе; еллар үтү белән хиснең саклануы яисә сакланмавы; сөюнең бердән -берлеге мотивлары актив кулланыла. Шагыйрь лирикасында урын алган тагын бер үзенчәлекле мотив – мәхәббәтнең газаплардан торуы, газапларның бәхет китерүе.
Әдәбият
Галимуллин Ф. Табигыйлеккә хилафлык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 303 б.
Миңнуллин Р. Талбишек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 478 б.