Р. Ф. Әхтәмов,
Татарстан Республикасы
Спас муниципаль районы
Башкарма комитетының
мәгариф бүлеге методисты
Сәләтле балалар белән эш тәҗрибәсеннән
Теләсә нинди фәнгә мәхәббәт, аны тирәнтен өйрәнергә омтылыш иң элек бу фәннән белем бирүче укытучыдан башлана. Моны педагогика да, психология фәннәре дә раслый. Оста укытучы баланың теге яки бу өлкәдәге кызыксынуларын күреп, ачып, аны тагын да үстерә ала.Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында аларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен яхшы белү укытучы өчен мөһим. Укучыга күрсәтелгән тупаслык, аның хезмәтенә игътибарсызлык, дөрес бәяләмәү һәм башка педагогик тактсызлыклар балага тискәре тәэсир ясый. Нәтиҗәдә, бала үз эченә бикләнә, фәннән читләшә, укытучыга нәфрәт белән карый. Шулай итеп, сәләтле укучылар белән эшләү-дидактика, психодидактика теорияләренә нигезләнгән методлар белән чишелергә тиешле зур проблема. Укучыга белем һәм тәрбия бирү өчен аңа педагогик объект итеп кенә түгел, ә бергәләп хезмәттәшлек субъекты итеп карарга кирәк. Укытучы балалар психологиясен, бигрәк тә аларның үзләштерү, фикерләү, аралашу һәм үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Сәләтле балага башкалардан аерылып торган, сыешлыгы зур булган савыт итеп кенә карарга түгел, аны дөрләп янучы, башкаларга да яктылык бирә алучы факел итеп кабыза белергә кирәк. Укыту-тәрбия процессында баланың интелектуаль эшчәнлеген, иҗади мөмкинлеген чикләүче барнинди киртә булырга тиеш түгел. Бу максатка ирешү өчен укытучының үзенә даими контроль ясаучы, үзе дә иҗади эзләнүче шәхес булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм, чөнки бик яхшы дәреслекләр һәм кулланма әсбаплар да укытучыны алмаштыра алмый.
Спас районы - рус мохиты өстенлек иткән төбәк. Районыбызның 68% ы-руслар, калган 32% эченә татарлардан кала башка милләт вәкилләре дә керә. Рус мәктәбендә укыган татар баласы, гадәттә, русча сөйләшә,өйдә дә,мәктәптә дә шул телдә аралаша. Шунлыктан аларның сөйләмендә татар әдәби теле нормаларына туры килмәгән типик хаталар бар. Сәләтле балалар төрле фәнни-гамәли, фәнни-эзләнү конференцияләрендә, сочинениеләр, рефератлар, шигырьләр конкурсларында катнаша, шуңа күрә аларны эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, язарга, логик фикерләү сәләтен үстерергә ,укучыларның сүзлек хәзинәсен баетырга ярдәм итә.
Сәләтле балаларны күреп ала белергә һәм шәхси якын килергә кирәк. Мин (татар төркемнәрендә) 5 нче сыйныфтан башлап һәм дәрестә фонетик, морфологик, синтаксис анализлар бирә башлыйм. Һәр дәрестә сүзлек диктанты яздырып, шул сүзләр белән җөмләләр төзетәм, сүз төркемнәрен
( үтелмәгән материал булса да) билгеләтәм. Мәсәлән бәйлекләр, теркәгечләр, аваз ияртемнәре 7 нче сыйныфта үтелә, ә 5 нче сыйныфта мин әкренләп бу сүз төркемнәренә сүзләр яздырып билгеләтәм. Һәр дәрестә кабатланга күрә ,көчле балалар аларны истә калдыралар. 5 нче сыйныфта морфологик анализ өчен исем, сыйфат, сан, фигыль темаларын алам, чөнки бу сүз төркемнәре белән алар башлангыч сыйныфларда ук танышалар.
Синтаксис анализ җөмлә төрләрен әйтелү максаты ягыннан, җәенке, җыйнак, бер составлы, 2 составлы җөмләләрне билгеләү буенча ясала. Югары сыйныфларда тулы, ким, раслау, инкяр төрләрен генә өстәргә тулы килә.
Менә шулай бер теманы бертуктаусыз кабатлау нәтиҗәсендә балаларның белемнәрен тирәнәйтәм.
Рус мәктәбе булгач, хәзерге вакытта күбрәк рус телле балалар белән эшләргә туры килә.Татар телен яратып өйрәнүче укучыларыбыз да шактый. Аларны татар сөйләмен аңларга, ситуатив күнегүләр үтәргә,тәрҗемә итәргә, диалоглар төзергә,мини-сочинениеләр язарга өйрәтәм. Укучылар бик теләп проектлар төзиләр,сыйныфтан тыш чараларда актив катнашалар.
Ел саен татар төркемендә укучылар республика олимпиадаларында катнашалар һәм яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр. Соңгы елларда рус телле укучылар да, район олимпиадаларында җиңеп, республика олимпиадаларында катнаштылар. Берничә укучым КФУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладылар.