Визитка (эмблема, форма, девиз, исеме)
Капитаннар ярышы (Сез сәламәтлек темасына нинди фильмнар, әкиятләр, мультфильмнар яисә әсәрләр беләсез)
Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе.
Дөрес туклану буенча сораулар:
1) Нинди витаминнар беләсез? (А, В, С, Д)
(А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер, цитрус җиләк-җимешләрдә күп.В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-җимештә, яшел яшелчәләрдә бар.Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә.Е витамины күпчелек төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар.С витаминына исә нигездә җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Аеруча ул сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була.)
2) Иртәнге күнегүләр ясау ни өчен кирәк?
3) “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит”, диелә татар халык мәкалендә. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?
(Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта).
Димәк, физик һәм психик сәламәтлегебез нык булсын өчен,
безгә миһербанлы, шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер – бе-реңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.
4) Берничә ситуация тәкъдим итү.
1. Сез урамнан әйткән вакытыгыздан 3 сәг. соңарып кайттыгыз. Сезне ачулы кыяфәттә әниегез каршы ала. Сез ниш лисез?( Истә тотыгыз: сездә ачулы караш булырга тиеш тү- гел.)
2. Сез “2”ле билгесе алдыгыз һәм сезгә моның өчен эләгәчәк. Әти - әниегезгә нәрсә дип әйтерсез? Алар урынында булсагыз сез нишләр идегез?
(Димәк , балалар, үзеңә кешенең нинди карашта булуын телисең, башка кешегә син дә шундый карашта булырга тиеш. Сәламәтлек сезнең хис-кичерешләрегез белән дә бәйләнгән.)
5) “Бал – 75 авыруга каршы дәва “ ди халык. Бал ничек файдалы? (Балда авыру таратучы микробларның үрчүен тоткарлый торган антибиотик матдәләр бар, әле тагын ул глюкозага һәм витаминнарга бик бай. Бал ашказанын, бавырны һәм бөерләрне дәвалый, кан тамырларын киңәйтә. Авыр ярага
бал сөртсәң, ул тиз төзәлә. Балның йөкысызлыктан да файдасы бар.)
6) Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы)
Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)
Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы)
Кирәк була мунчада, минем исемем ( мунчала)
Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)
(Нәтиҗә: чисталык сәламәтлекнең нигезе.)
7)Организмны чыныктыру турында сөйләшәбез. (һава, су, кояш белән чыныгу турында укучылар фикере тыңлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен нинди кагыйдәләрне белү кирәк?
1. Битне салкын су белән юу.
2 Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку
3. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.
4. Гәүдәгә салкын су кою.
5. Күлдә, елгада коену.
8) Сөт продуктлары кеше организмы өчен ничек файдалы? (Тулы кыйммәтле аксым, кальций, фосфор, калий, А, Д ,В2 витаминнары белән баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да бай. Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт продуктлары җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә, сөякләрең ныклыгын какшата.)
9) “Елмаю – һәркемнең гомерен озынайта”? ( Канада врачы Ганс Селье “Игътибарыгызны һәрчак тормышыгызның якты якларына туплагыз. Күңелсез хәлләр турында онытырга тырышыгыз” дип әйткән.)
ЮЙК сораулар
1. Автобус көтү урыны. (тукталыш)
2. 2.Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)
3.Светофорның ничә төсе бар? (3)
4.Машина юлы аша ничек чыгарга? ( зебра аша, .....)
5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (кулны җибәреп)
6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)
7.Җәяүле юлы.( тротуар)
8.Автобусны ничек әйләнеп узарга? (арттан)
9.Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир транспорты)
10.ЮХИДИ ничек була? (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе)
11. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14)
12.Автобус көтү урыны. (тукталыш)
13.Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)
14.Зебра ничә төсле? (2)
15. Трамвайны ничек әйләнеп узарга? (алдан)
16.Трамвай кайдан йөри? (рельстан)
17.Светофор ни өчен кирәк? (юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)
18.Транспорт белән идарә итүче. (шофер, транспорт йөртүче)
19.Велосипедта кемнәрне утыртып йөрергә ярый (кеше утыртып йөрергә ярамый)
20. Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (иң өстә)
4. “Кем зирәк” укучылар юл хәрәкәте иминлегенә карата тест эшлиләр.
1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм:
а) читтән б) алдан в) арттан
2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан урап үтәргә икәнен беләм:
а) нәкъ автобустагы кебек б) белмим в) алдан
3. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын:
а) жираф б) тротуар в) зебра
4. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:
а)сул иңбаш аша төкерергә б) башта- сулга, аннан уңга карарга
в) башта- уңга, аннан сулга карарга.
5.Юл аркылы велосипед белән ничек чыгарга кирәк?
А) велосипедның руленнән тотып б) велосипедка утырып
3) “Сәламәт бул!” темасына реклама.
6-7 класслар
- Дюймовочка мәктәпкә ашыга. Ул троллейбустан сикереп төште дә аның алдыннан урам аша чыгып йөгерде.
- Буратино трамвайда башкаларны этеп-төртеп иң алдагы урынга утырды. Ул урамда кемнедер күрде дә трамвайның ачык тәрәзәсеннән башын тыгып кычкырды.
Әби автобуска керде. Утырыр урын юк. Нишләргә?
Автобуста кеше күп. Аның арткы өлешендә кычкырып көлгән тавышлар ишетелә.
Нәтиҗә: олыларны, әби – бабайларны хөрмәт итәргә кирәк. Аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.
Сәламәт булуның тугыз кагыйдәсе:
1.Үзеңә һәм барлык кешеләргә дә Яхшылык, Матурлык, Сәламәтлек телә. Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт бу изге гамәлдә ярдәмчеләрең булсын.
2. Әтиеңне һәм әниеңне ярат. Үз тормышыңа һәм үзеңнең туганнарың, якыннарың һәм дусларың тормышына шатлан.
3. Һәрнәрсәдә: хезмәттә, ял итүдә, туклануда чама хисен онытма. Һәрнәрсәдә чаманы белү – сәламәтлек билгесе.
4. Үзеңә һәм үзеңнең якын кешеләреңә алкоголь, тәмәке һәм наркотиклар кулланудан баш тартырга ярдәм ит – алар кешене харап итә. Акылыңны психик агулардан: усаллыктан, көнчелектән, комсызлыктан азат ит.
5. Кешеләргә елмаю бүләк ит. Елмаю – арыган кешеләргә ял, кәеф күтәренкелеге бирә, күңелсезлекләрдән һәм сресслардан арындыра.
6. Хис – тойгыларыңны, ачуыңны тыя бел. Белемең белән горурлан.
7. Үз-үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш, дип әйт.
8. Һәрчак бер нәрсәне исеңдә тот: ни чәчсәң – шуны урырсың. Кешенең язмышы – үз кулында.
9 Шуны онытма! Сәламәтлек – ул әле барысы да түгел, әмма сәламәтлектән башка барысы да берни түгел. Сәламәтлек – физик көч булудан тыш, рухи шәфкатьлелек тә.
Исеңдә тот!
- Җәяүле тротуардан гына, анда да ун яклап барырга тиеш ;
- тротуар булмаган очракта, юлның сул ягыннан, килгән транспортка каршы барырга кирәк ;
- юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый ;
- юл аша чыкканда башта сулга, уртасына җиткәч уңга кара ;
-14 яшь тулгач кына велосипед белән олы юлга чыгарга мөмкин ;
- якынлашып килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгарга ярамый;
-транспортны тукталышларда гына көтәргә.
“Юадл йөңәср , өлрег луб, юл канесәдйыг кын леб!”
(“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”)