СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сәламәтлек - зур байлык

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Сәламәтлекне кечкенәдән сакларга кирәклеген төшендерү.

Бурычлар:

  1. Һәрвакыт сәламәт булырга этәргеч тәрбияләү.
  2. Игътбарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү.
  3. Зарядка – сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату

Просмотр содержимого документа
«Сәламәтлек - зур байлык»

Балалар йокыдан торганда, йокы бүлмәсендә эшләнергә тиешле күнегүләр.

Максат: Сәламәтлекне кечкенәдән сакларга кирәклеген төшендерү.

Бурычлар:

  1. Һәрвакыт сәламәт булырга этәргеч тәрбияләү.

  2. Игътбарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү.

  3. Зарядка – сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату



Битләргә массаж

Иң әвәле кара урман,

Аннан ары шома тау,

Аннан ары кече урман,

Аннан ары елтыравык,

Аннан ары мышлыпый,

Аннан ары очлыкый

Болар була барда – чәч, маңгай, каш, борын, ияк һәм битләр. (Барысын да өчәр тапкыр күрсәтергә.)

Колакларга массаж

Әвәлик Чебуршкага колак

Менә шулай уа-уа.

Өскә, аска, янга тартып,

Алка элик колакка.







Муенга массаж

Теләсәм сулга карыймын,

Йә карыймын мин уңга.

Кирәк якка бора башны

Рәхмәт инде муенга.

Уңга-сулга, уңга-сулга,

Эшләр китте уңайга.

Мин яратам үземне

Телим сәламәт булырга.

Кулларга массаж

Юыйк кулларны яхшылап,

Калмасын бер микроп.

Уыйк уч төпләрен

Кызганчы тырышып.

Ясык массаж бармакларга

Менә шулай баса-баса.

Бер ачып, бер ябып,

Бер ачып, бер ябып.

Китерсен безгә файда

Ятмыйк бер дә авырып!









Эчләргә массаж

Аркаларга ятабыз,

Эчкә массаж ясыйбыз.

Сәгать теле уңаена

Менә шулай уабыз.

Кулларның кырые белән

Кирәк эчкә суккаларга.

Аннан кирәк чеметергә

Һәм әлбәттә сыйпарга.

Аякларга массаж

Сул аякны үзебезгә тартып,

Бармакларны селкетик.

Үкчәгә каты итеп басып,

Суккалыйк, чеметкәлик.

Аякларның табанын

Суккалыйк, чеметкәлик.

Уң аякны үзебезгә тартып,

Бармакларны селкетик.

Үкчәгә каты итеп басып,

Суккалыйк, чеметкәлик.

Аякларның табанын

Суккалыйк, чеметкәлик.





Аяклар булсын сәламәт,

Массаж ясыйк яхшылап.

Балтырларны да уыйк,

Йөрик – йөгерек, матур атлап.

Калган чыныктыру күнегүләре төркемдә салмак көй астында үткәрелә.



Йөгереп, йә атлап үтәбез,

Якын-ерак араны.

Ярый әле тузмый икән

Аякларның табаны.



  1. Рәшәкәле такта өстеннән үтү;

  2. Төймәләр өстеннән йөрү;

  3. Борчаклар салынган капчык өстеннән чыгу;

  4. Чәнечкеле келәм өстендә сикерү;

  5. Кулларны һәм аякларны дөрес туры китереп, дүрт аяклап үрмәләп чыгу;

  6. Вак ташлар салынган ләгән эчендә таптану;

  7. Тозлы чүпрәк өстеннән йөрү;

  8. Коры чүпрәк өстеннән чыгу

Бар күнегүләрне дә 3-4 тапкыр кабатларга.