СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сабантуй темасына дәрес эшкәртмәсе

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар халык бәйрәмнәре, йола һәм традицияләре башка милләт кешеләре өчен дә бик мөһим. Татарстанда һәм читтә яшәгән башка милләт кешеләренә безнең культураны күрсәтү Татарстанны таныту буларак бәяләнә.

Просмотр содержимого документа
«Сабантуй темасына дәрес эшкәртмәсе»















Дәреснең темасы “ Сабантуй”.



5 сыйныф рус төркеме өчен.







Насыйбуллина Земфира Мөсәлим кызы

I кв. категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы.

















2016 нчы ел.

Тема : Сабантуй.

Максат: 1) Татар халкының милли бәйрәме белән таныштыру.

2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3) Татар халкының милли бәйрәменә карата мәхәббәт уяту.

Материал : Б. Рәхмәт шигыре “ Сабан туенда” .Сабантуй тексты, Ф.С. Сафиуллина дәреслеге ( 103 бит).

Җиһазлау: презентация, сюжетлы рәсемнәр.

Метод һәм алымнар : коммуникатив, әңгәмә, монологик сөйләм үстерешле метод.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Дәрес барышы:

  • Исәнләшү

-Исәнмесез!

- Исәнмесез!

-Хәлләрегез ничек? ( Безнең хәлләр әйбәт.)

Ә сезнең хәлләр ничек?

Бик әйбәт.

  1. Оештыру өлеше.

  • Бүген кем дежур?

  • Сыйныфта кем юк?

  • Бүген ничәнче февраль?

  • Атнаның нинди көне?

  • Бүген көн нинди( җылы, салкын, кар ява, яумый, урамда буран, көчле буран)

I.Яңа тема өстендә эш.

  1. Укучылар , сез бәйрәмнәр яратасызмы?

  2. Ә сез нинди бәйрәмнәрне беләсез?

(Нардуган, Әниләр бәйрәме, Нәүрүз,Җиңү көне, Сөмбелә, Сабантуй, Каз өмәсе, Республика көне)

  1. Укучылар, әйдәгез әле безнең илебез өчен уртак бәйрәмнәрне санап үтик( Яңа ел, 8 март, 23 февраль, 1 май хезмәт бәйрәме, Җиңү көне)

Әйе, бу бәйрәмнәрне бөтен халыклар бәйрәм итә.

  1. Ә хәзер инде безнең татар халкына гына хас булган бәйрәмнәрне санап чыгыйк ( Нардуган, Нәүрүз,Сабантуй, Сөмбелә, Каз өмәсе)

Экранда рәсем булачак ( Сабантуй). Әйдәгез әле бу рәсемнәргә карыйк әле. Бу рәсемнәрдә сез нинди бәйрәм күрәсез? ( Сабантуй).

Сабантуй бәйрәме – нинди бәйрәм? ( милли).

Сезнең бу бәйрәмгә барганыгыз бармы ?( әйе)

Ә сез анда кем белән барасыз ( әни, әти, апа, абый белән....)

Бу бәйрәм сезгә ошыймы?( әйе)

Менә бүген без укучылар татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй бәйрәме турында сөйләшербез. Ә хәзер бүгенге дәресебезгә кирәкле яңа сүзләр белән танышыйк.( Җыючы, чабыш, чаба, көрәш, көлкеле, бәйләнгән, карап торучылар, рәхәтләнеп, алдан әзерләнәләр,хуҗалар,җиңүче, егет, ирләр, кыйммәтле.)( Башта укып карыйк сүзләрне. Аннары хор белән уку, берничә укучы укый, сүзлек дәфтәрләренә язалар).

Хәзер укучылар текст өстендә эшлибез. Мин сезгә бу текстны укып күрсәтәм, сез игътибар белән тыңлагыз.( укытучы укый).Ә инде хәзер без сезнең белән укырбыз 4 абзац ( 4 укучы укый) .Шуннан соң текстны чылбыр буенча уку, укыган вакытта ( сюжетлы рәсемнәрне күрсәтү).( Эчтәлеген кыскача сөйләтү).

Ә хәзер укучылар ял итеп алыйк ( физкультминутканы бер укучы үткәрә, сыйныф кабатлый)

Ямьле җәй җиткәч,

Көннәр җылыткач,

Кырга чыгарбыз ( баралар),

Җиләк җыярбыз ( җыялар).

Укучылар уен темасына сөйләшкәндә без Сабантуй бәйрәменең уеннары турында әйтеп киткән идек, һәм бу уеннар турында шигырьдә укырбыз хәзер. Б.Рәхмәт “ Сабан туенда”.

Безнең авыл янында

Каенсанар урманында

Бик зур сабан туе була

Һәр ел июнь аенда.

Әтиләрдә бар анда,

Әниләр дә бар анда,

Бабайлар да, әбиләр дә,

Бәбиләр дә бар анда.

Йөгерешәләр бер якта

Капчык киеп аякка

Баралар да абыналар

Китә алмыйча еракка.

Чүлмәк ватыш уены

Бигрәк тә кызык инде

Әти дә уйнап карады

Бу кызыклы уенны.

Әти китте уң якка,

Чүлмәк калды сул якта

Таяк ничек тисен инде,

Бер чакрым бар чүлмәккә.

Халык көлә, мин көләм

Мин көлгәч ,әни көлә.

Ничек чыдарсың көлмичә,

Шундый кызык көлкегә.



Укучылар бу шигырьдә нинди уеннар турында сүз бара ? ( капчык киеп йөгерү, чүлмәк ватыш уены). Экранда уеннар рәсемнәре булачак. Тагын Сабантуйда бүтән дә уеннар була ( укытучы әйтә, хор белән уку). Рәсем буенча җөмләләр төзү, тексттан таптыру.

Балалар, сез Сабантуй бәйрәмен бик яратасыз, шулай бит. Әле Сабантуйга ерак булса да, бүген без сабантуйны искә төшерик әле. Мәйданга чыгабыз да, үзебез яраткан уеннар турында сөйләп карарбыз. Мәйданның җитәкчесе дә була. Аны да сайларбыз. Ә калганнар уеннар турында сөйләр.

Сорауларга җавап бирү ( текст буенча).

Сабантуй нинди бәйрәм? Сабантуйга бүләкне кемнәр җыя? Алар арасында кем тагын бар? Хуҗалар бүләк җыючыларга нәрсә бирәләр? Сабантуй кайда була? Иң беренче булып нинди ярыш була? Җиңүчегә нәрсә бирәләр? Мәйдән уртасында нәрсә бара? Кем сабантуй батыры була? Сабантуйда көлкеле ярышлар буламы? Нинди уеннар? Сабантуй бәйрәме күңеллеме?

Йомгаклау. Укучылар бүгенге безнең дәресебездә без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? ( бәйрәмнәр, уеннар). Бәйрәмнәр нинди төркемнәргә бүленә? ( уртак, татар халкының милли бәйрәмнәре). Ә уртак бәйрәмнәргә нинди бәйрәмнәр керә? ( 8 март, яңа ел һ.б.) Ә милли бәйрәмнәр ( Нәүрүз, сабантуй һ.б.)

Укучылар без татар халкының нинди бәйрәме турында тулырак сөйләштек? ( сабантуй).Сабантуй нинди бәйрәм? ( милли). Сабантуй бәйрәме кайчан була? ( җәй көне) Ул кайда була? ( аланда). Сабантуй бәйрәмендә нинди уеннар була? ( чүлмәк ватыш....) Бу бәйрәм сезгә ошыймы? ( әйе). Ни өчен бу бәйрәм сезгә ошый? ( кызык, күңелле). Бу бәйрәмдә татарлар гына катнашамы? ( юк).

Укучылар сабантуй бәйрәме татар халкының бәйрәме генә түгел, сабантуй бәйрәмендә башка халыклар да яратып катнашалар. Бу бәйрәмне чит илдәге милләттәшләребез ел саен уздыралар. Мәсәлән: Финляндиядә,Австралиядә, Америка илләрендә уза. Аларга да бу бәйрәм бик ошый. ( Чит илдә үткән сабантуй рәсеме күрсәтелә.)

Билгеләр.

Өй эше: “ Сабантуй” кечкенә хикәя язу.