СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сарабикуловской школе-100 лет

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сарабикуловской школе-100 лет»

Сарабикол авылында совет мәктәбенең 100 еллыгы


Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый, залдан шарлар тотып укучылар менәләр.

Тантаналы музыка яңгырый.


Бер алып баручы чыга.


1 нче алып баручы

- “Исәнмесез!” -диеп башлыйк әле,

Очрашулар шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.


Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, ерак юлларны якынайтып кайтучы Сарабикол мәктәбен тәмамалаган укучылар, кадерле кунаклар! Рөхсәт итегез, мәктәбебезнең 100 еллыгына багышланган бәйрәмне ачып җибәрергә һәм олы хөрмәт белән сүзне Габделхак хәзрәткә бирергә. Габделхак абый, рәхим итегез.


(Габделхак абый сөйли)


1 алып баручы.

Лениногорск районында бар ди бер авыл – Сарабикол диләр,

Авылыбыз уртасында шәп бер мәктәп бар, диләр.

Ул мәктәпнең, һич онытмам, гаҗәеп дәресләрен,

Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм дә тәнәфесләрен.

 

2 алып баручы.

Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар

Белемнәрен арттырып алга үрләп баралар.

 

1 алып баручы.

Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел, рәхәт анда,

Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинада.

 

 2 алып баручы.

Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

Коридорлар бушап кала, мәктәптә кала тынып.

Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз.

Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз.



Җыр – Садыйкова Алгизә “Эх, күңелле балачак”





1 алып баручы.

Бер карасаң йөз ел гомер
Тарих өчен күп түгел,
Кешелек дөньясы өчен
Бер гасыр — ул әз түгел.

2 алып баручы.

Мәктәбебезгә йөз булган,
Класслар яңадан тулган,
Инде чәчләре агарган
Шәкертләре җыелган.

  • Сәламләү өчен сүзне мәктәп директоры Сәлимә Әнвәр кызы Гатинага бирәбез.

(Равил абыйны туган көне белән котлап чәчәк бирә.)



  • Җыр. Диләрә Гатина



2 нче алып баручы

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә-юньне нурга күмүче

Ул – укытучы!


1 нче укучы -

Һәрбер сүзе, җылы күз карашы

Сабый күңеленә үтүче,

Авырлыклар килсә уртаклашып

Сиздермичә ярдәм итүче

Ул – укытучы!

Котлау өчен сүзне Лениногорск муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәенов ка бирәбез

(Лениногорск муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасыры Рафикова Гөлфирә Мәҗит кызына бирәбез.)

  • Укытучыларга грамоталар бирә.


Бию


2 нче укучы –

Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,

Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап

Күпме кеше сезгә баш ия.


3 нче укучы

Сокланырлык гомер кичерәсез,

Балалар дип янып яшисез.

Олы җанлы, киң күңелле, якты,

Фәрештәгә тиңләр кеше Сез!

Хәзер сүзне хөрмәтле кунагыбыз Лениногорск шәһәре һәм районы башлыгының беренче урынбасары, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вагиз Сәмиулла улы Санатуллинга сүз бирәбез. Рәхим итегез

(Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Урманова Галия Котдус кызына бирәбез)


Җыр. Ильмир


4 нче укучы

Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр булып сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.


  • Сәламләү өчен сүзне хөрмәтле кунагыбыз “Сатурн” җәмгыятенең генераль директоры Равил Сәгыйть улы Файрузовка бирәбез.


Җыр . Диләрә “Авыл көе”


5 нче укучы

Тормыш дигән олы юллар буйлап,

Адаштырмый бару өчен әйдәп,

Акыл, әхлак, белем нигезләрен –

Барысын туплап бирә мәктәп.

Слово для приветствия предоставляется вице-президенту академии наук РТ, доктору экономических наук, профессору Вадиму Васильевичу Хоменко.


Бию-рус биюе


1нчыукучы

Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,

Таныш чыңы һаман колакта.

Бер мизгелгә, Вакыт, туктап торчы,

Күпме кеше кайтты яшьчакка.

Олы хөрмәт белән сүзне Татарстан Республикасының туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе,  тарихчы-археолог, профессор Борханов Альберт Әхмәтҗан улына бирәбез.



Җыр. Ильмир “Сарабикол”





1 нче алып баручы

Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,

Еллар узган, күпме таң аткан.

Туганда ук,табигать сезне,

Ахры, укытучы итеп яраткан!..

Сәхнәбез түренә озак еллар Сарабикол мәктәбенең җитәкчеләре булып эшләгән Гүзәл Рәис кызы Адельшина һәм Рубин Әбүзәр улы Бадиковны чакырабыз.


Җыр. Диләрә “Җиләк җыям”


2 нче алып баручы.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Котлау өчен сүзне мәктәп белән һәрдаим элемтәдә торучы “Сатурн –Урал” җәмгыятенең директоры Зөлфирә Якуп кызы Төхватуллинага бирәбез.


Бию.


Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.


Безнең арада эшләп, хәзер лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбызны сәхнәгә чакырабыз. Рәхимә Галлям кызы Хабибуллина, Раушания Гариф кызы Мостафина, Рәсинә Фатых кызы Мингазова, Әлфинур Хөҗҗәт кызы Бадгутдинова. Сезнең дә яшь буынга әйтер сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез!


Җыр. Ильмир


1 нче алып баручы.

Бары еллар үтү белән аңлашыла

Кадерләре ерак калган көннәрнең.

Торган саен тирәнрәк эзе ачыла

Минутларның, секундларның, мизгелләрнең...

Көчле алкышлар астында Сарабикол мәктәбендә төрле елларда эшләгән хөрмәтле укытучыларны чакырабыз.Алар үзләренең яшьлек хатирәләре белән уртаклашсыннар әле.


Бию


1 нче алып баручы.

Исән-саумы, минем мәктәбем,

Авылыбызның нигезен тотучы

Күпләр сине сагынып искә ала

Күпме булган синдә укучы.


Чыгарылыш класс укучыларына сүз биреп, мәктәп еллары турында истәлекләрен тыңлап үтик.


Җыр. Диләрә “Соңгы кыңгырау”


2 нче алып баручы.

 “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,” – дигән гыйбарә дә яши. Әйдәгез, без дә бераз үткәнебезгә күз салыйк әле.

2 нче алып баручы

Сарабикол авылында мәктәп директоры булып эшләгән кешеләр.

Әкрәм Зәйдуллин

Насыйбуллин

Саҗидә Гыйләҗева

Сабирҗан Садриев

Мәгъмүрә Хафизова

Фәрхинур Гәрәева

ГаязГыйләҗев

Суфия Ахметова

Фоат Корбанов

Рубин Бадыйков

Гүзәлия Адельшина

Фәния Ялакова

Сәлимә Гатина


1 алып баручы Шулар арасыннан 25 ел буе мәктәп директоры вазифасын башкарган, Мәгариф отличнигы Фоат Камил улы Корбанов турында аерым тукталасы килә. Бөтен авылдашларының иң олы хыялы булган ике катлы урта мәктәп төзетүгә ирешә ул. 1971 елның январендә яңа мәктәп файдалануга тапшырыла.Әлбәттә моны хәзер әйтергә генә җиңел.Тик ул елларда Фоат абыйга кемнәрнең генә бусагасын таптарга туры килми. Фундамент казу, таш кайтару кебек авыр эшләрне авыл халкы күмәк башкара. Мәктәпне төзү нигездә МСО бригадасы эшчеләре: Хөсәен Ялаков, Әхәт Усманов, Рәфкать Гайсин, Хәйдәр Сафин, Гатуф Насыйбуллин, Газинур Исхаков, Фатыйма Төхватуллина, Насриева Сәмия тарафыннан башкарыла.

Шулай ук озак еллар мәктәбебезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Якупов Рәшит Кыяметдин улы турында да искә алмыйча мөмкин түгел.Тыңгысыз шәхес буларак, Рәшит абый авылыбызның тарихын , яшәешен өйрәнеп “Сарабиккол-әби авылы” дигән китаплар бастырып чыгаруга иреште. Шушы ике җитәкче кул астында эшләгән, күбебезне укыткан яраткан укытучыларыбыз Фәйрузов Шакир абый, Гилалов Әнвәр абый, Низамова Гайшә апа, Зәбирова Гайшә апа,Ахмерова Сөгдә апа, Курбанова Мәрзия апа.Халиуллин Әкдәс абый, Мөхәммәдиев Әхәт абый, Гилалова Академия апа, Мустафина Раушания апа, Акмалов Сагыйть абый, Шарипов Хәлил абый, Авширова Шәмсия апа,Усманова Мәхтүмә апа, Хабибуллина Рәхимә апа ,Исхакова Асия апалар безнең күңелләрдә якты маяк булып уелып калдылар. Исемнәре аталмаган коллегаларыбыз да бик күп бит әле безнең. Аларның исемнәрен сез слайдта күрәсез


Бию.


1 нче алып баручы.

Инде менә синең бәйрәм бүген

Йөз яшеңә килеп җиткәнсең

Күпме рәхмәт, күпме кадер-хөрмәт

Бүген менә кабул итәсең


Барсына да рәхмәтебез чиксез,

Кемнәр исән, кемнәр киткәннәр

Киткәннәргә дога булып барсын

Алар безне кеше иткәннәр.


Серле мәктәп иленә кунак булып кайткан авылдашларыбыз. Бүгенге кичәдә безнең белән булуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт.


Мәктәбебезне сагынып читтән кайткан кунакларыбызны мәктәпкә чакырабыз.Очрашуыбызны “Шушы яктан шушы туфрактан без”җыры белән тәмамлыйбыз.





Тәмам