Просмотр содержимого документа
«"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" (Ф.Яруллин)»
ТЕМА: “Иң гүзәл кеше икәнсез”
Дәреснең эпиграфы:
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
(Р. Вәлиева)
- Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Фәнис җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис Армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала. Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы – «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә 1964–2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардан «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Язучы 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1985). Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Яруллинга 2001 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең Указы белән «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ф.Яруллин – 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
- Ул 2011 нче елның 9 декабрендә Казанда вафат була.
Фәнис яруллин армиядә
1964-1970 елларда казан дәҮләт университетында укый
Дәүләт бүләкләре
- 1985 ел Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
- 1978 ел Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясе;
- 1995 ел Габдулла Тукай исемендәге премия;
- 1988 ел “Халыклар дуслыгы” ордены;
- 2001ел Татарстан Республикасынын халык шагыйре.
1. Ф. Яруллин кем ул?
2. Ул кайда һәм кайчан туган?
3. Аның нинди әсәрләрен беләсез?
4. Ул кайларда укыган?
5. Нинди мактаулы исемнәре бар?
6. Ул ничәнче елда вафат була?
- Кыңгырау – колокольчик
- Сабырлык – терпение
- Чыңгылдый – звенит
“ Иң гүзәл кеше икәнсез”
Әхмәт Хәйретдинов көе Фәнис Яруллин сүзләре
«Вы прекрасный человек»
Когда было тяжело, когда было трудно, Не оставалось ни сил, ни терпения, Незаметно вы помогали — Вы самый милый человек.
Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч, йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Детский язык – колокольчик, Вечно звенит, звучит тысяча вопросов. Вы на все вопросы дали ответ — Вы самый ученый человек.
Балаларның теле — кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез — Сез иң галим кеше икәнсез.
Как выучившись познаем мир, Найдем наше счастье, Вы с верой ждали, Вы самый терпеливый человек.
Укып чыгып, дөнья тануны, Бәхетебезне эзләп табуны Зур ышаныч белән көткәнсез — Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Вы хвалили в нужный момент, Защищали в нужных местах. Озарили наши души лучами — Вы самый справедливый человек!
Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Күңелебезгә ак нур сипкәнсез — Сез иң гадел кеше икәнсез!
- 1. Бу шигырь кемнәр турында?
- 2. Укытучыларга нинди сыйфатлар хас? Шул сыйфатларны шигырьдән табып күрсәтегез.
- 3. Сезнең яраткан укытучыгызга нинди сыйфатлар хас?
СОРАУЛАР
ӘЙЕ
1. Ф. Яруллин – татар халкының танылган язучысы
ЮК
2. Ф. Яруллин Арча районы Кушлавыч авылында туа
3. Ф. Яруллин Бөек Ватан сугышында катнаша
4. Укытучы – иң гүзәл кеше
5. 2011 нче елның 9 декабрендә Баулы районы Кызылъяр авылында вафат була
ӨЙ ЭШЕ:
1. Ф. Яруллинның “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен ятларга,
2. “Минем яраткан укытучым” дигән хикәя язарга.