СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" (Ф.Яруллин)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус төркемендә укыган 11 нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Анда Фәнис Яруллин турында мәгълүмат алырга була

Просмотр содержимого документа
«"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" (Ф.Яруллин)»

Тема: Фәнис Яруллинның “Иң гүзәл кеше икәнсез”


Планлаштырылган нәтиҗәләр:

МЕТАПРЕДМЕТ: Укытучы хезмәтенә карата ихтирам хисе тәрбияләү;

ПРЕДМЕТ: Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү, “Иң гүзәл кеше икәнсез” әсәрен өйрәнү;

ШӘХЕСКӘ КАГЫЛЫШЛЫ: Укытучыларга карата шәфкатьлелек хисләре һәм хөрмәт тәрбияләү.

МАТЕРИАЛ: Презентация.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. МОТИВЛАШТЫРУ-ОРИЕНТЛАШТЫРУ

1. Дәресне оештыру

Исәнләшү, психологик уңай хәләт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.

3. 2 СЛАЙД

Дәреснең эпиграфы: Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте хәрефләне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга. (Р. Вәлиева)

4. Актуальләштерү.

Укытучы юнәлдерүче сораулар ярдәмендә укучыларның алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрен искә төшерә.

II. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ

Дәрестә Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итеп, аның “Иң гүзәл кеше икәнсез” әсәрен өйрәнәчәкләре турында әйтелә.

3—7 СЛАЙД СОРАУЛАР:

Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында крестьян гаиләсендә туа. Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә.
Фәнис җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис Армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы – «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә
1964–2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардан «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Язучы 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1985). Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Яруллинга 2001 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең Указы белән «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.
Ф.Яруллин – 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2011 нче елның 9 декабрендә Казанда вафат була.

Биографиясе буенча сораулар:

1. Ф. Яруллин кем ул?

2. Ул кайда һәм кайчан туган?

3. Аның нинди әсәрләрен беләсез?

4. Ул кайларда укыган?

5. Нинди мактаулы исемнәре бар?

6. Ул ничәнче елда вафат була?


III. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ӨЛЕШЛӘП ЧИШҮ

8 СЛАЙД Сүзлек өстендә эш.

Кыңгырау – колокольчик

Сабырлык – терпение

Чыңгылдый – звенит


“Иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен һәм җырын тыңлау.

9 СЛАЙД

Иң гүзәл кеше икәнсез”
Әхмәт Хәйретдинов көе Фәнис Яруллин сүзләре

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң галим кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансызтиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —
Сез иң гадел кеше икәнсез!

Вы прекрасный человек
Когда было тяжело,когда было трудно,
Не оставалось ни сил,ни терпения,
Незаметно вы помогали —
Вы самый милый человек.

Детский язык – колокольчик,
Вечно звенит, звучит тысяча вопросов.
Вы на все вопросы дали ответ —
Вы самый ученый человек.

Как выучившись познаем мир,
Найдем наше счастье,
Вы с верой ждали,
Вы самый терпеливый человек.

Вы хвалили в нужный момент,
Защищали в нужных местах.
Озарили наши души лучами —
Вы самый справедливый человек!


Укучыларга шигырьне сәнгатьле укыту


10 СЛАЙДСОРАУЛАР:

1. Бу шигырь кемнәр турында?

2. Укытучыларга нинди сыйфатлар хас? Шул сыйфатларны шигырьдән табып күрсәтегез.

3. Сезнең яраткан укытучыгызга нинди сыйфатлар хас?

IV. РЕФЛИКСИЯ

Дәрестә кем турында сөйләштек? Аның нинди әсәрен өйрәндек? Бу дәрестә максатка ирештекме? Нәрсәләр аңлашылмады?


11 СЛАЙД Дәресне ничек аңлавыгызны тикшерәбез.

СОРАУЛАР

ӘЙЕ

ЮК

1. Ф. Яруллин – татар халкының танылган язучысы

+


2. Ф. Яруллин Арча районы Кушлавыч авылында туа


+

3. Ф. Яруллин Бөек Ватан сугышында катнаша


+

4. Укытучы – иң гүзәл кеше

+


5. 2011 нче елның 9 декабрендә Баулы районы Кызылъяр авылында вафат була


+


12 СЛАЙД

V. ӨЙ ЭШЕ: 1. Ф. Яруллинның“Иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен ятларга,

2. “Минем яраткан укытучым” дигән хикәя язарга.