Просмотр содержимого документа
«Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчысы»
ШӘҖӘРӘМ – ХАЛКЫМ ТАРИХЫНЫҢ БЕР ТАМЧЫСЫ
Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар.
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Р.Фәйзуллин .
Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар. Әйе, зирәк булган өлкәннәр – буыннар чылбырын өзелмәслек нык җепләр белән бәйләргә тырышканнар.
Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.
Генеалогик чыганаклар үз чиратында 3 төркемгә бүленә:
Сөйләм телендәге чыганаклар (риваять – легендалар);
Матди, материаль чыганаклар (медальләр, акчалар, тәңкәләр, дини әйберләр, герблар);
Язма чыганаклар (рәсми чыганаклар: кануни актлар, төрле таныклыклар, хезмәт кенәгәсе); тарихи чыганаклар – елъязмалар, шәҗәрәләр, язма кенәгәләр; гаилә чыганаклары – истәлекләр, төрле язмалар, шәхси хатлар, васыятьнамәләр.
Нәсел агачыңны белү – һәрберебезнең изге бурычы. Барлау эшен никадәр иртәрәк башлыйсың – ул шулкадәр
нәтиҗәлерәк була.
Шәҗәрә ул – чал тарихка батыр тәрәзә, Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә. Ал бер үрнәк – бал кортлары төзи кәрәз, Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә. Шәҗәрәдә - чал тарихы бабаларның, Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың. Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары, Урын алсын оныкларның оныклары.
Бу кирәкле дә, кызыклы да булган эш белән шөгыльләнгәндә үз нәселебез хакында әлегә нәрсәләр ачыклый алдык?