Шагыйрьләрнең рухи юлдашы
Тукай. Бөек Тукай. Әдәбиятыбызның иң нык, иң егәрле баганасы. Дөнья шигъриятебезнең иң төп баганасы.
Бөек шагыйрьнең халык күңелендә яши торган шигырьләре бик күп. Егерме җиде яшендә якты дөньядан киткән Г.Тукай безгә зур әдәби мирас бүләк итеп калдырды: "Туган авыл", "Туган тел", "Пар ат", "Тәфтиләү"...Бу әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Һәр шагыйрь өчен үрнәк поэзия һәм яшәеш өлгесе, якты йолдыз булып Тукай образы тора.
Сибгат Хәким иҗатының башлангыч дәверендә үк үзенең Тукай традицияләренә, халык иҗаты гәүһәрләренә тугрылыгын раслап чыга. Ул эзлеклелек һәм тирән мәхәббәт белән әледән-әле Тукай образына мөрәҗәгать итә. Бер-бер артлы "Пар ат", "Шагыйрьнең балачагы", "Кырыгынчы бүлмә" поэмаларын яза.
Шәүкәт Галиев "Туры Тукай" шигырендә шагыйрьнең иҗади портретын бирү максатын куймый. Ул аның иң характерлы, иң асыл сыйфатларын төгәл сайлап алынган детальләр ярдәмендә калкытып куюга ирешә. Тукай турылыгы белән дан казанган, усал, үткен сүзе белән дошманнарының, руханиларның җелегенә төшкән. Ул "Бөек булган, боек булмаган".
XX гасыр Тукайга нибары унөч ел гомер биргән, изге, халкы өчен яшәгән, саф, намуслы, игелекле шәхесне фани дөньядан алып китәргә ашыккан. Шундый үкенеч хисе Зиннур Мансуровның " XX гасырның унөч елы" шигыренең үзәгендә ята "Туңу. Тукай" шигырендә ул, Тукайдай олы шәхеснең кадерен белеп, адәм баласын кирәкле җылы тормыш белән тәэмин итә алмаган халкына, чорына үпкәсен, көенечле сагышын яшерми:
Бәби туңа!..
Тукай номерыдай
Ягылмаган мәллә дөньясы?
"Тукай варислары" әсәрендә Әхмәт Рәшитов һәр елны Тукай наменә үткәрелә торган шигырь бәйрәменең тантаналы һәм сынаулы, матур вә ягымлы рухын күз алдына бастыра:
Зәңгәр күкләр йотылып, шигырь тыңлый,
Күңелләрдә шигъри ут кайный.
Тукай рухы бөек. Тукай рухы изге. Тукай образын чагылдырырга алыну шагыйрьләрдән зур җаваплылык, каләменең очлы, тойгыларының көчле, иҗатының төпле булуын таләп итә дип уйлыйм мин. Шушы җаваплылыкны тойган хәлдә, якташ әдипләребез дә үзләренең иҗатында Тукайга мөрәҗәгать итәләр.
Тукай кебек кыска гомерле, бөтен иҗаты мәгънәле гамь белән тулы Әлфирә Фәтхетдинованың Тукайга багышланган шигырьләре берничә. "Шигырь сайлыйм әле...", "Рәхмәт, Тукай!", "Тукайга табынабыз" шигырьләрен атап үтәргә мөмкин.
Ә.Фәтхетдинова өчен Тукай - халкының иманы, вөҗданы, ә бәйрәмнәрнең иң олысы - Тукай туган апрель иртәсе. Халкына күрсәткән хезмәтенең зур булуын түбәндәге юллар белән бәяли:
Шушы шигырем, изге дога булып,
Ирешсен лә Тукай рухына.
Ул хөрмәткә һәм догага лаек,
Хезмәте күп булды халкына.
("Рәхмәт, Тукай!")
Лирик шагыйрь Никифор Тукмачев "Язмышлардан узмыш" шигырендә Тукайга мөнәсәбәтен үзенчә, бик гади дә, бик самими дә, бик керсез дә хисләр аша белдерә:
Килерме яз...
Без Тукайсыз булсак,
Яз гөлләре чәчәк атармы?
Тукаеннан башка күз алдына китереп тә булмый татарны.
Боларга өстәп:
Зиһенем сау, тәндә җаным барда
Мин Тукайга бармый түзалмам,- дип, Тукайга булган олы мәхәббәтен күрсәтә.
Гөлчирә Ибәтуллина үзенең "Шагыйрьгә" дигән шигыре белән Тукайны шагыйрьләрнең чыны, затлысы, милләтнең газиз баласы дип атый, бөдрә талларның да, җырчы кошларның да аны өзелеп сагынуын җиткерә.
Бу исемлекне Хәлимә Гыйбадуллинаның "Тукайга", Гөлфизә Зөлкарнаеваның "Көч бирә синең чишмәң", Марс Хафизовның "Тукай һәйкәле янында" шигырьләре дә тулылындыра алыр иде әле.
Габдулла Тукай иҗатына үз туган халкы гына түгел, башка милләт вәкилләре дә, аларның каләм әһелләре дә битараф булмаганнар. Аның җыентыклары рус телендә 20-30 тапкыр чыгарылды. Әллә ничә тапкыр казакъча, башкортча, әзербайҗанча, үзбәкчә, төркмәнчә, грузинча, чувашча һ.б. телләрдә җыентыклары басылды.
Төркмән язучысы Берди Кербабаев кулына иҗат каләме алуы өчен Тукайга бурычлы булуы турында яза:"Урта Азия халыкларының, шул исәтән төркмән халкының да, әдәбияты үсүдә татар әдәбиятының хезмәте күп һәм зур. Тукайны да, Ибраһимовны да мин үземнең остазларым дим".
Казакъ язучысы Габид Мөсрепов түбәндәгеләрне язган: "Без, казакъ язучылары, Габдулла Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең элгәребез дип саныйбыз. Тукай безне рус әдәбиятына, рус культурасына якынайтучы булды".
Рус әдәбияты классиклары М. Горький, С.Есенин, А.Фадеев һ.б. Г.Тукайны ихтирам белән искә алып, аның иҗатына бик югары бәя бирделәр.
А.Фадеев бер мәкаләсендә аны Абай Кунанбаев, Ахундов, Налбандян, Хетагуров белән бергә куеп: "Тукай гүзәл кеше иде...Тукай Россиядә ниләр барлыгын бик яхшы аңлый иде",-дип язды.
С.Есенин, "Өзелгән өмид" шигырен укыгач, Г.Тукай турында: "Нинди зур шагыйрь!"-дигән.
"Татар халкы-бәхетле халык, чөнки аның Тукае бар!" Бу сүзне зур дулкынлану белән дөньякүләм танылган шәхесләрдән еш ишетәбез. Тукай иҗаты, чыннан да, һәртөрле милләтләрнең күңелендә соклану тойгылары уята. Халкыбыз улына шушындый бәяләр бирелү һәрберебезне горурландыра.
Тәкъдир тарафыннан Тукайга нибары егерме җиде ел гына бирелгән. Кызганыч,бик кыска гомер.Ләкин каләм ияләренең бөеклеге яшәлгән еллары белән түгел, ә менә безгә калдырылган иҗади мираслары белән бәяләнә.Бу яктан алып караганда, безнең Тукаебыз бәхетле. Аның бай иҗаты бар һәм ул өйрәнелде, өйрәнелә, өйрәнеләчәк,чөнки Батулла сүзләре белән әйтсәк, "Тукай- ул гасырлар могҗизасы".
"Татар халкы-бәхетле халык, чөнки аның Тукае бар!" Бу сүзне зур дулкынлану белән дөньякүләм танылган шәхесләрдән еш ишетәбез. Тукай иҗаты, чыннан да, һәртөрле милләтләрнең күңелендә соклану тойгылары уята. Халкыбыз улына шушындый бәяләр бирелү һәрберебезне горурландыра. Әйе, Габдулла Тукай- татарның милли горурулыгы, халыкларның сөенече. Ул - безнең милләткә Аллаһы тәгаләнең рәхмәте!
Язучы Рабит Батулла "Кылдан нечкә, кылычтан үткен " дигән китабында түбәндәге юлларны яза: "Ничәмә-ничә галим, ничәмә-ничә шагыйрь Тукайдан илһам алган, җанын Тукайга багышлаган... Ләкин Тукай рухына, Тукай иҗатына, Тукай бөеклегенә тиң әсәр әле һаман үз иҗатчысын көтә. Ышанамын ки, андый әсәрләр киләчәктә пәйда булыр! Иншаллаһ! Амин!"
Мин дә шушы тирән ышаныч белән Э.Шәрифуллинаның "Мәңгелектән килеп" дигән шигыреннән алынган юллар белән язмамны тәмамлыйм:
Без бәхетле,
Без- шагыйрьле халык,
Без- Тукайлы халык мәңгегә!
Кулланылган әдәбият.
Татар шигърияте: 1980-2000 еллар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 352 б.
Татар әдәбияты тарихы: Алты томда, 6-том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: "Раннур" нәшрияты, 2001. – 544 б.
Галиуллин Т.Н. Дәвамлылык: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. – 168 б.
Галимуллин Ф.Г. Офыклардан алдан күреп. Тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1995. – 200 б.
Гыйльманов Г.Х. Заман сүз сорый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991. – 208 б.
Хәйруллин Х.Ф.Язучы һәм тормыш. Әдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. Казан, Тат. кит. нәшр., 1979.-288 б.
Әлфирә Фәтхетдинова. Җаным күбәләк булыр.-Яр Чаллы,2003.
Марс Хафизов. Мин ярата беләм: Шигырьләр.- Казан: Милли китап, 1999.- 272 б.
Чулман акчарлаклары-Түбән Кама:"Ихлас" типографиясе, 2003.
Р.Батулла: Кыйсса.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1996.-143 б.