Шигырь- шагыйрьнең васыяте ул.
Һәр сүзнең теге яки бу стилистик төсмере була. Ул төсмер, беренчедән, сүзнең нинди сөйләм төрендә күбрәк кулланылуына, икенчедән, нинди өстәмә мәгънәви тойгы белдерүенә кайтып кала. Әдәби әсәрдә сүз төп төзү материалы булып хезмәт итә. Төзү материалларыннан иркен, тоткарлыксыз файдалану өчен язучыдан тел байлыгын бөтен тулылыгында үзләштерү сорала. Бу хәл әдәбиятның чынбарлыкны яктырту, иңләү мөмкинлеген бик нык киңәйтә. Шул ук вакытта каләм әһеле төзү материалының югары сыйфатлылыгына омтыла. Аның затлылыгы һәр күренеш өчен сүзнең бердәнберен, иң төгәлен, үтемлесен сайлап алуда күренә. Төзү материалының затлылыгы бөтен әсәрнең сыйфатын, йөзен билгели.
Художник үзенең әсәрендә теге яки бу күренешнең эчтәлеген хәбәр итеп кенә калмый, лексик, грамматик чаралар булышлыгы белән аның характерын, колоритын тудыра. Матур әдәбият стиле өчен образлы фикерләү дә хас. Предметлы тел - бизәк чаралары чагыштырмача еш кулланыла. Һәр бизәк үзенә хас вазифа башкара.
Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге - яшьләр, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигърияткә 60 нчы елларда килә һәм яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыра, сүз белән оста эш итә, гадәти булмаган сүз-гыйбарәләрдән, фикер- төшенчәләрдән файдалана. Шагыйрь кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтыла, әлеге формага тирән киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала. Р. Фәйзуллин язучы Саимә Ибраһимова белән әңгәмәсендә түбәндәгесүзләр бар: “Кыска шигырьләр белән иҗатымны башладым, хәзер дә язам, ахыргача язармын, Сүснең озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Кыска сүз, кыска шигырь укучыны әңгәмәгә, соавторлыкка чакыру, аңа ышану, хөрмәт итү. Васыять озын булмый. Шигырь шагыйрьнең үзенчә бер васыяте ул. Хәлиткеч хәлдә озын сөйләмиләр. Шигырь туу- үзенчә бер хәлиткеч акт ул.”[2:15]
Равил Фәйзуллинның кыска шигырьләренең нигезендә халык авыз иҗаты, аерым әйткәндә, мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар, тапкыр яки кинаяле сүзләр ята. Берничә мисал:
1)Акчаң булса- гөл сибәрләр йөзеңә,
акчаң бетсә- көл сибәрләр күзеңә.
2)Вакыт кына мәңге тантанада.
3) Тел- озын, гомер –кыска.
4) Ил мантырга теләмәсә,
халкыннан дошман эзләр.
5) Үл генә- күбәер дусларың...
6) Бәхетнең тәхете юк, имеш.
7) Һәммәсенә күнгән кеше-
җиңелүгә дә күнә.
8) Җил бик тиз актарды
әкият китабын.
Р. Фәйзуллин кыска шигырьләренә лексик анализ ясыйбыз. Аларда диалекталь сүзләр күп булуын күрәбез. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер төбәккә хас булган, гомумхалык сөйләм теленә кермәгән җирле сөйләш сүзләре булуын беләбез.
Р. Фәйзуллин иҗатында диалекталь сүзләр Урта диалектка керә. Димәк, шагыйрь иҗатында диалекталь сүзләрне милли төсмерләр һәм этнографик лексиканы саклау максатыннан куллангандыр.
Диалекталь сүзләрне күзәтеп китик.
1)Катмарлы(кантарлы, катлаулы сикәлтәле) икән,
кызык икән
тормыш гармониясе.(саф лексик диалект) “Тормыш гармониясе”
2)Хиссият илендә икәү,
Әйдә, гизиек(гизик) әле
Теләк бакчаларыбыздан
Гөлләр өзиек(өзик) әле. (фонетик диалектлар) “Хиссият илендә икәү”
3) Дөньяны яктыртып, агартып,
Мөшкәдән (торба)җылымса он ага. (саф лексик диалект) “Тегермәндә”
Ил мантырга (баерга) теләмәсә,
халкыннан дошман эзләр.(саф лексик диалект) “Ил мантырга теләмәсә”
4)Шакал үләксәдән лакыл булгач(туйгач),
айга карап сузып улады... (саф лексик диалект) “Төн”
Һөнәрчелек лексикасы
Диалектизмнар кебек үк, һөнәрчелек ( профессиональ) лексикасы да гомуммилли телнең чикләнгән бер сферасын тәшкил итә. Ләкин алар, диалектизмнардан аермалы буларак, иҗтимагый яктан чикләнгән булалар һәм әдәби тел лексикасына карыйлар.
Шагыйрьнең “Күмәч пешерүчеләр җыры”нда икмәк пешерүче турында язылган.
...
Күмәч кебек йомшак түгел,
Үзебез каты куллыбыз:
Изә, баса, туглыйбыз,
Йоп-йомшак камырны
Кайнар мичкә юллыйбыз.
“Паром чыккан чакта килгән уй”шигырендә диңгезче һөнәре искә алына. Шигырьдә : пароход, Идел, баржа-сал, паром, фарватер, мотор сүзләре очрады.
Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип йөртәләр. Алар телнең милли колоритын, үзенчәлеген билгелиләр.Фразеологизм “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә түбәндәгечә аңлатылган: “Мәгънәсе үзенең составындагы сүзләр мәгънәсенә туры килми торган тотрыклы тәгъбирләр, сүзтезмәләр, әйтемнәр”[1:627].
Фразеологик әйтелмәләр- Терәлде көймәм Алтын ярга.;коелып төштем; сөюендә яндырган;сәҗдә кылам;сүз куештык,җылы кочак; җанны кыйнау, карашыңнан дөрләп яну.
Тел структурасындагы лексик мәгънәләрнең үзара бәйләнешендәге аермаларга мөнәсәбәтле рәвештә, синонимик һәм антонимик, монолексик һәм омонимик, мотивлашкан һәм мотивлашмаган, нигез һәм ясалма мәгънәләр аерыла. Шагыйрьнең иҗатында синонимик мәгънәләргә ия булган синонимнар һәм антонимик мәгънәләрне аңлатып килә торган антонимнар очрады.
Синонимнар
Синонимнар чынбарлыкның бер күренешен атыйлар, ләкин аны төрле яктан, төрле күзлектән тасвирлыйлар. Синонимнар бер-берсеннән мәгънә төсмерләре, эмоциональ-экспрессив бизәкләре, төзелешләре, хәзерге телдәге активлыклары ягыннан аерылалар.[7:50]
1)Ай нурын да куштым чигешемә
Чиккән яулыгым –сөйгән кешемә.
2)Үрсәләнә, бии ал яфраклар
Тамырлары тибә җанымда.
3) Өндәде,
чакырды,
әйдәде,
кычкырып йә үксеп...
Антонимнар
Капма- каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар(грек.-anti-каршы,onyma-исем) дип атала. Антонимнарга мисаллар:
1)Таудай эшләр төртеп уята
Кәрлә эшләр эретеп йоклата;
2)Җан җанлана тән суынуга;
3)Хурлык кебек зурлыкларда хозурлана..
4) Шулай туры килә,
Читләргә кителә:
әле уң якка, әле сул якка,
әле төньягыңа синең,
әле көньягыңа...
Шулай ук антонимнар арасында парлы сүз ясаган төр дә очрады: юк-бар; алай-болай.
Шигырьләрдә омонимнарны да очратырга мөмкин.
1)Халык та тиенде
Тиенде тиен дә.
2)Кыз кызарды.
3) Балдак киясе бармакка
чыкты сөял.
Кая барып сөялим?
Менә сөаль!
4) Париж түгел, пар-иш.
Әйе,Равил Фәйзуллин шигырьләрендә, кабырчык эчендәге энҗеләр кебек, фикер тирәнрәк кереп яшерелгәнлекне күрергә мөмкин. Автор фикернең тирәнлегенә ирешү өчен иҗат җимешләрендә дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр – лексик чараларны урынлы кулланган дип әйтәсе килә.
Кулланган әдәбият
1.Ф.Ә.Ганиева, К. С. Миннибаев “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, Казан, “Матбугат йорты”, 2005 ел, 627бит,
2. “Сөембикә”№8, 2003, 15 бит
3.Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина “Синонимнар сүзлеге” Казан, “Хәтер”,1999,
4.Р.Фәйзуллин “Сайланма әсәрләр”, 1том, Казан, Татарстан, китап нәшрияты, 2005,
5.Р Фәйзуллин “”Таулар биеклекне югалтмый- алар Күккә кадакланганнар”, “Мәйдан”№10, 2003, 20-34бит,
6. Р.Фәйзуллин “Шигырьләр һәм поэмалар”, Казан, Татарстан, китап нәшрияты, 1976,
7.Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина “Синонимнар сүзлеге” Казан, “Хәтер”,1999,