Шкалалар һәм координаталар
(5 нче сыйныфта математика дәресе)
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Дәреснең максаты:
белем бирүдә: шкала һәм координаталар нуры төшенчәләре белән танышу, координаталар нуры белән эшләргә өйрәнү, зурлыкларны үлчәү күнекмәләрен булдыру;
үстерелешле: математика фәненә кызыксынуны үстерү һәм укучыларның танып-белү эшчәнлеген арттыру, җәмгыятьтә яшәү һәм математик эшчәнлек өчен характерлы булган фикерләүне формалаштыру;
тәрбияви: төркемдә эшли белүне, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм үзеңнең фикерләреңне тәкъдим итә белүне тәрбияләү, үз-үзеңә бәя бирү өстендә эшләү.
Җиһазлар: интерактив такта, “Шкалалар һәм координаталар” презента-циясе, дәреслек (Н.Я. Виленкин һ.б.), рефлексия өчен карточкалар, линейка, рулетка, тасма метр, термометр, идәнгә куеп үлчи торган үлчәү, бизмән, сәгать.
Дәрес планы.
Оештыру моменты (1 мин).
Үзләштерелгән универсаль уку гамәлләрен актуальләштерү (3 мин).
Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, яңа белемнәр туплау (5 мин)
Белемнәрне ныгыту (3 мин).
Физкультминут (2 мин)
Ныгыту (белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, 8 мин)
Өйрәнү максатыннан мөстәкыйль эш (5 мин).
Өй эшләрен бирү (1 мин).
Нәтиҗәләр ясау. Рефлексия (2 мин).
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты. Уку эшчәнлегенә мотивация уяту, дәрестә уңай психологик халәт тудыру (1 мин).
Укучылар! Сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Бүгенге дәрестә сезнең белән уртак тел табарбыз, дәресебез файдалы узар дип уйлыйм.
Хәзер мин сезгә бер мәсәл сөйләп үтәм (2 нче слайд). Бервакыт укчылар мәктәбендә укытучы тактага мишень рәсеме элеп куя һәм укучыларга сорау бирә: “Укучылар, сез тактада нәрсә күрәсез?”. Укучылар үзләренең җавапларын бирәләр. “Мишень күрәбез?, “Тактага эленгән мишеь” һ.б. Бары яхшы укучы укучысы гына: гафу итегез, укытучым, мин монда бары тик үзәген генә күрәм дигән. Нәтиҗә: тырыш, җыйнак һәм максатчан кеше генә зур уңышларга ирешә ала. Сез дә тырыш һәм җыйнак булыгыз!
Һәр партада сез “Рефлексия” (3 нче слайд) дип язылган карточкалар күрәсез. Шул карточкаларга үзегезнең исем фамилиягезне языгыз. Дәрес барышында һәр эшләгән эшегезгә бәя бирерсез.
II. Белемнәрне актуальләштерү (3 мин., 4 нче слайд).
Телдән эшләү :
1. Сантиметрларда күрсәтергә: 2м 50см = …;
2м 5см =…;
4дм 8см = …;
460 мм =... .
Метрларда күрсәтергә: 1км 600м = …;
1км 40 м = …;
1км 5 м = …;
3850 дм = … .
2. Әгәр математик раслама дөрес икән - яшел карточка, әгәр юк икән – кызыл карточка күрсәтегез (5 нче слайд):
а) теләсә нинди ике нокта аша бердән-бер туры үтә;
б) бер сантиметрда 10 дециметр бар;
в) турының чикләре юк;
г) нокта турыны ике нурга бүлә;
д) 1 цетнерда 1000 кг.
3. Телдән исәпләргә (6 нчы слайд):
а) 37+27; б) 20*3; в) 41-12; г) 400:1;
д) 13*3; е) 29+39; ж) 67*0; з)300:6; и) 92*1;
III. Яңа материал өйрәнү (5 мин).
1. Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.
Түбәндәге җөмләләрдә нинди уртаклык бар? (7 нче слайд)
1) Иртә белән уянгач, мин сәгатькә карадым.
2) Өйдән чыкканда термометрга күзем төште.
3) Юлның барлык өлешендә автомобиль 60 км/сәг тизлек белән барды.
4) Чәй эчәргә 1 кг печенье алып кайттым.
Укучылар һәр җөмләдә дә нинди дә булса зурлыкны үлчәү җиһазы (приборы) турында сүз барганлыгын әйтәләр: вакытны, температураны, тизлекне, массаны. Үлчәү җиһазларының охшаш яклары бармы? (Әйе, тигез итеп салынган штрихлар бар.) Менә шул штрихлар җиһазны тигез кисәкләргә бүләләр, ул бүлемнәр шкала төзиләр (8 нче слайд).
Дәреснең темасын һәм максатын әйтегез.
Тема: Шкалалар һәм координаталар. Укучылар теманы дәфтәрләргә язалар ( 9 нчы слайд ).
Дәреснең максатын әйтеп карагыз: Шкала һәм координаталар нуры төшенчәләре белән танышу һәм зурлыкларны үлчәү күнекмәләрен булдыру. Хәзер әйдәгез, дәфтәрләргә шкала төшенчәсен языйк: җиһазлардагы бүлемнәр шкала төзиләр.
2. Озынлыкны, вакытны, температураны нинди җиһазлар белән үлчиләр? (Линейка – озынлыкны үлчи торган, сәгать – вакытны үлчи торган, термометр – температураны үлчи торган шкалалар). Тормышта куллана торган тагын нинди җиһазларны беләсез? (Үлчәү - массаны, спидометр – тизлекне).
3. Сезнең “Координаталарыгызны калдырыгыз” дигәнне ишеткәнегез бардыр. Ул нәрсәне аңлата? (Узенең адресын калдыру, телефон номерын бирү). Димәк, урынны күрсәтү дигән сүз. Ә адресны язар өчен нәрсә кулланыла? (Урам исеме, йорт, квартира номеры. Ягъни, сан ).
Укучылар, һәр үлчәү җиһазында булган шкаланы үзебез төзергә өйрәник (интерактив яки кара тактада укучылар ярдәме белән башкарыла). Сулдан уңга таба бара торган итеп, ОХ нуры сызыйк.
0 1 2 3 4 5 6 7
О Е А В Х
Һәр үлчәү җиһазларында саннар ничәдән башлана? (0 дән) Әйдәгез, нурның башлангычы О га без дә 0 диеп тамга салыйк. Нурда Е ноктасын билгелик, аңа 1 диеп языйк. ОЕ кисемтәсен берәмлек кисемтә дип атыйлар.
Алга таба да шул нурда берәмлек кисемтәгә тигез булган ЕА кисемтәсе салыйк. А ноктасына нинди сан куярбыз? (2) Аннан соң шул нурда берәмлек кисемтәгә тигез булган АВ кисемтәсен салыйк. Аңа ничә диеп куярбыз? (3) Эзлекле рәвештә дәвам итеп, чиксез шкала төзербез. Аны координаталар нуры дип атыйлар. О, Е, А, В, ... нокталарына тәңгәл килгән саннарны бу нокталарның координаталары дип атыйлар. Аларны О(0), Е(1), А(2), В(3) һ. б. дип тамгалыйлар.
Нәтиҗә ясыйк: нәрсә инде ул ноктаның координастасы? (Ноктаның урынын күрсәтә, билгели торган сан)
IV. Яңа материалны ныгыту (3 мин).
1. Сыйныф бүлмәсендә һәм өйдә булган үлчәү җиһазларын санарга (телдән).
2. Парлар белән эшләү. Үзегезнең дәфтәрегезнең иңен һәм буен үлчәргә. Үзара тикшерү үткәрергә (10 нчы слайд).
V. Физкультминут (2 мин).
Бераз ял итеп алыйк.
Утырып инде ардык,
Бераз ял итеп алыйк.
Кулларны билгә куеп,
Башларны чайкап карыйк.
Куллар билгә, өскә, янга.
Утырып – торып алыйк.
Бераз сикерик тә,
Урыныбызга утырыйк.
VI . Ныгыту (белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, 8 мин)
3. Төркемнәрдә эшләү (практик эш, 11 нче слайд).
1 нче төркем: сыйныф бүлмәсе ишегенең уемын үлчәргә (рулетка белән)
2 нче төркем: үз гәүдәгезнең массасын үлчәргә (идәнгә куеп үлчи торган үлчәү ярдәмендә)
3 нче төркем: бил әйләнәсен үлчәргә (метрлы лента белән)
4 нче төркем: җисем массасын үлчәргә (бизмән белән)
5 нче төркем: партаның үлчәмнәрен (иңен, буен һәм биеклеген) алырга ( рулетка белән)
Укучылар нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып баралар. Телдән слайд буенча фикер алышалар. (12-14 нче слайд)
4. Рәсемдә нокталарның координаталарын әйтергә (15 нче слайд):
0 3
D G R M N X
5. Дәреслектәге №118(а, 16 нчы слайд).
6. Вакыт шкаласында һәр бүлем бер гасырны аңлата (телдән, 17 нче слайд):
0
I II III IV V VI VII VIII IX X XI XII XIII XIV XV XVI XVII XVIII XIX XX XXI
Шкалада күрсәтегез:
а) икенче гасырның башын һәм ахырын;
б) алтынчы гасырның ахырын;
в) җиденче гасырны;
г) уникенче гасырның уртасын;
д) унҗиденче гасырның беренче яртысын.
Без кайсы гасырда яшибез? Быел республикабыз тарихында мөһим вакыйга булды. Кем аны искә төшереп китәр? (ТАССР төзелүенең 100 еллыгы). Бу шкалада ТАССР төзелү чорын күрсәтегез. Тагын нинди тарихи вакыйгаларны сурәтли алыр идегез?
VI. Алынган белемнәрне куллану (өйрәнү максатыннан мөстәкыйль эш, 5 мин, 18,19 нчы нче слайдлар).
Мөстәкыйль эш
1 нче вариант
1. Координаталар нуры сызыгыз һәм анда түбәндәге нокталарны билгеләгез (берәмлек кисемтә дәфтәрнең бер шакмагы озынлыгына тигез булсын):
А(8), К(12), Р(1), М(9), N(6), S(3).
2. Координаталар нурында күрсәтелгән M, N, C, P нокталарының координа-таларын языгыз.
0 3
A М N C P
Мөстәкыйль эш
2 нче вариант
1. Координаталар нуры сызыгыз һәм анда түбәндәге нокталарны билгеләгез (берәмлек кисемтә дәфтәрнең бер шакмагы озынлыгына тигез булсын):
В(3), Е(10), G(1), H(13), N(8), S(5)
2. Координаталар нурында күрсәтелгән D, M, K, X нокталарының координа-таларын языгыз.
0 2
B D M K X
(Җавапларны тактадагы җаваплар белән тикшерәләр, 18 нче слайд). Дәреснең бу этабына үзбәя бирәләр.
VII. Өй эшләре бирү (1 мин, 20 нче слайд):
1) Дәреслектән “Шкалалар һәм координаталар” дигән тема буенча сорауларга җавап бирергә;
2) №137, 138(а,в), 140 ;
3) Иҗади бирем. Үзегез берәр үлчәү җиһазы уйлап карагыз һәм аның рәсемен ясагыз. Нәрсә үлчәгәнен һәм нинди берәмлекләрдә икәнен күрсәтегез.
VIII. Рефлексия (2 мин, 21 нче слайд).
Укучылар, бүгенге дәрескә нәтиҗә ясыйк.
Бүгенге дәреснең темасын әйтегез.
Дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме?
Кайсы җирдә авырсындыгыз? Нәрсә өстендә эшләргә кирәк?
Дәрестә нәрсәгә өйрәндегез? Сез ничек уйлыйсыз, бу белемнәр киләчәк тормышыгызда кирәк булырмы? Кайда кулланырга була?
Ә хәзер карточкаларны тутырыгыз, үз-үзегезгә бәя бирегез.
Укучылар, бүгенге дәресебез шуның белән тәмам. Алган белемнәрегезне тормышта кулланыгыз. Дәрес өчен рәхмәт! Сау булыгыз!
Кушымта 1
Үз-үзеңә бәя бирү карточкасы.
Ф. И. _______________________________________________
Бәяләү системасы: "+" – эшләгәндә авырсынмадым,
"±" - эшләдем, ләкин авырлыклар очрады,
"-" – эшне башкара алмадым.
Бирем № | Бирем | Бәя |
1 | Телдән исәпләү | |
2 | Фикер алышуда катнашу | |
3 | Практик эш | |
4 | Координаталар нурында эшләү | |
5 | Мөстәкыйль эш | |
| Барысы: дәрес өчен билге | |
Әгәр сезнең: 5- 4,5 «+» - «5» ле билгесен куябыз;
4- 3,5 «+» - «4» ле;
3- 2,5 «+» - «3» ле.
Үз-үзеңә бәя бирү карточкасы.
Ф. И. _______________________________________________
Бәяләү системасы: "+" – эшләгәндә авырсынмадым,
"±" - эшләдем, ләкин авырлыклар очрады,
"-" – эшне башкара алмадым.
Бирем № | Бирем | Бәя |
1 | Телдән исәпләү | |
2 | Фикер алышуда катнашу | |
3 | Практик эш | |
4 | Координаталар нурында эшләү | |
5 | Мөстәкыйль эш | |
| Барысы: дәрес өчен билге | |
Әгәр сезнең: 5- 4,5 «+» - «5» ле билгесен куябыз;
4- 3,5 «+» - «4» ле;
3- 2,5 «+» - «3» ле.
Кушымта 2
1 нче төркем
Рулетка алыгыз һәм сыйныф бүлмәсе ишегенең уемын үлчәгез.
2 нче төркем
Идәнгә куеп үлчи торган үлчәү ярдәмендә үз гәүдәгезнең авырлыгын үлчәгез.
3 нче төркем
Метрлы лента ярдәмендә бил әйләнәсен үлчәргә.
4 нче төркем
Бизмән алыгыз һәм аның ярдәмендә сумкаларыгызның авырлыгын үлчәгез.
5 нче төркем
Рулетка ярдәмендә партаның, урындыкның идәннән биеклеген үлчәгез.
6 нчы төркем
Өстәлгә куеп үлчи торган үлчәү алыгыз һәм китап, конфетның авырлыгын үлчәгез.
Кушымта 3
Мөстәкыйль эш
1 нче вариант
1. Координаталар нуры сызыгыз һәм анда түбәндәге нокталарны билгеләгез (берәмлек кисемтә дәфтәрнең бер шакмагы озынлыгына тигез булсын):
А(8), К(12), Р(1), М(9), N(6), S(3).
2. Координаталар нурында күрсәтелгән M, N, C, P нокталарының координа-таларын языгыз.
0 3
A М N C P
Мөстәкыйль эш
2 нче вариант
1. Координаталар нуры сызыгыз һәм анда түбәндәге нокталарны билгеләгез (берәмлек кисемтә дәфтәрнең бер шакмагы озынлыгына тигез булсын):
В(3), Е(10), G(1), H(13), N(8), S(5)
2. Координаталар нурында күрсәтелгән D, M, K, X нокталарының координа-таларын языгыз.
0 2
B D M K X