МБОУ «Кутлу – Букашская СОШ»
Доклад на тему : «Скоро в школу» (родительское собрание)


Выступление на родительском собрании Кутлу – Букашская МБДОУ «Дуслык»
Учитель начальных классов : Ахметханова М.Ф.
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр! Без бик шатбыз, сезнең белән якыннан ук танышуыбызга! Шушы җыелуыбызда без сезнең белән кыскача белем бирүнең яңа стандартлары турында сөйләшеп алырбыз. Мин чыгышымны сезгә кыскача доклад формасында укып китәрмен, ә аннан соң презентация буенча укырга кергәндә балаларга нинди таләпләр куелган шул турыда сөйләшеп китәрбез.
2011нче елның 1нче сентябреннән Россиянең барлык мәктәпләре, шул исәптән безнең мәктәп тә, башлангыч белем бирүнең яңа федераль дәүләт стандартларына күчте. Шушы стандартлар буенча 4 нче елыбызны эшләп киләбез.
Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Яңа стандартларга күчү укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә проблема, чөнки укытучыга тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк.
Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.
Без, укыту – тәрбия процессы рус телендә алып барыла торган белем бирү учрежденияләренең башлангыч сыйныфлары өчен ФГОС таләпләренә җавап бирә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнгән программа, укыту – методик комплекты белән эшлибез.
Дәреслекләр укучыларның яшь үзенчәлекләренә нигезләнеп эшләнгән.Текстлар бүгенге тормышка якын итеп төзелгән. Бизәлешләре ягыннан үзләренә җәлеп итеп торалар. Дәреслекләргә ярдәмлек буларак төзелгән, рәсемнәре бала үзе теләгәнчә буяп ясарлык итеп эшләнгән “Мөстәкыйль эш дәфтәрләре укучыны мөстәкыйль эшкә өйрәтү өчен бик файдалы.
Материал катлаулы, таләпләр югары. Мәсәлән, беренче сыйныф укучысы татар баласы “Азбука”,“Әлифба” чорында ук авазларга катлаулы анализ ясый, модельләр төзи башлый. Бу стандарт таләбе. Авырлык шунда: эшнең күләме зур.Укытучыга уку эшчәнлеген оештыру бурычы куела, ә чынлыкта исә, дәреснең күп өлеше укытучының аңлатуына кайтып кала.Стандарт таләпләренә тулысынча җавап бирү һич мөмкин түгел.
Укыту планы буенча 1 нче сыйныфта атнага 1 сәг. татар теле, 2 сәг. әдәби уку дәресе каралган. Программа материалын 1 нче сыйныф укучысы ничек үзләштерергә тиеш? Дәүләт стандартлары таләп иткән күләмне аз сәгатьләр белән ничек узасы?
Баланың хәтере барсында ничек истә калдырсын? Бер дәрестә 1 хәрефкә ике тамга, ә ике хәреф үтелсә дүрт тамга. Бу бер дәрестә ике хәрефнең юл һәм баш хәрефләрен язу дигәнне аңлата.
Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү. Бу исә укытучыга да, әти-әнигә дә тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк дигәнне аңлата.
Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы ШӘХЕС итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.
Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.
Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас.
Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури.
Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була.
Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе.
Башлаган эшне ахырына җиткерү.
Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү.
Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау.
Дөрес, бар эшне дә санап бетереп булмый. Әмма минем әйтәсем килгән сүзем бер. Без - укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач, киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән, алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, сау-сәламәт балалар үстерик. Моның өчен, әлбәттә, хезмәткә өйрәтүнең бар төрен практик кулану гына – ныклы фундамент булып тора. Барыгызга да шушы фундаментны нык төзү дә сәламәтлек, сабырлык, тигезлек телим.
Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк.
1 нче класста билгесез система. Баланы укуга кызыксынуын стимуллаштыру өчен башка юлларын эзләргә туры килә.
Ә хәзер презентация буенча яңа таләпләр белән танышырбыз, сезнең белән аралашып алырбыз.
Яңа ФГОС буенча таләпләр икенче.
Занесите свои ответы в табличку:
если Вы согласны с утверждением, поставьте крестик после косой черты, если не согласны, оставьте клетку пустой.
1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
1/ | 2/ | 3/ | 4/ | 5/ |
6/ | 7/ | 8/ | 9/ | 10/ |
11/ | 12/ | 13/ | 14/ | 15/ |
| | | | |