СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сочинение "Мой летний отдых"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сочинение на татарском языке на тему "Как я провёл лето?". Написал ученик 6-ого класса. 

Просмотр содержимого документа
«Сочинение "Мой летний отдых"»

Минем җәйге ялым.

Җәйге каникулны һәр укучы көтеп ала. Җәйге кояш үзе дә безнең эш беткәнен генә көтеп тора диярсең. Яллар башлану белән ул матуррак елмая, урамга уйнарга, урманга җиләккә, су буйларына йөзәргә дәшеп тора. Каникуллар өч ай, барсына да өлгерергә була.

Быелгы җәйдә дә күп нәрсәгә өлгердем мин. Дуслар белән урамда да уйнадык, Интернетта да туйганчы утырдым, әни белән җиләккә дә йөрдем, йорт эшләрендә дә булыштым, мәктәптә практика вакытында чәчәкләргә су сиптем, карлыган, чия җыйдым.

Ә җәйнең иң истә калган мизгелләре ул, һичшиксез, әти - әни белән Сочига сәяхәт булды. Минем Кара диңгезгә бу икенче тапкыр баруым инде. Автобуста ике тәүлек бару да ялыктырмады. Юлда ничә шәһәр, авыл аша үтеп, илебезнең төрле почмакларын күреп барасың. Нинди матур, бай икән бит безнең илебез!

Адлерда үткәргән ун көн бик тиз үтеп китсә дә, күңелдә бик күп истәлекләр калды. Олимпиада уеннары үткән спорт объектлары белән якыннан таныштык. Олимпия паркы безнең торган җирдән ерак түгел иде. Беренче көнне прокатка велосипедлар алып бардык. Икенче көнне музыкаль фонтан күрергә автобуста сәяхәт иттек.

Абхазиягә сәяхәт тә ошады миңа. Мондагы табигатьнең матурлыгын сөйләп тә, язып та бетереп булмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк.

Ә диңгез һавасы, аның шифасы! Көне буе суда йөздек, яр буенда кызындык.

Авылга кайткач та, табигать безне эссе көннәре белән озак куандырды. Диңгез кебек булмаса да, Корманны суында йөзүе рәхәт.

Җәйге яллар быел да минем өчен мавыктыргыч та, күңелле дә, файдалы да узды.

Павлов Владислав, 6 нчы сыйныф укучысы.