СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сочинение "Весёлое лето"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сочинение на татарском языке на тему "Как я провёл лето?". Написала ученица 6-ого класса. 

Просмотр содержимого документа
«Сочинение "Весёлое лето"»

Күңелле җәй

Мәктәптә укулар беткәч, безнең өчен каникуллар башланды.

Июнь аенда мин мәктәп лагерена йөрдем. Лагерьда без уйнадык, җырладык, велосипедларда йөрдек һәм төрле конкурсларда катнаштык. Ә лагерьның соңгы көнендә безгә бүләкләр тапшырдылар. Бу ай бик күңелле үтте.

Июльдә минем практикам башланды. Практикада без мәктәп бакчасына булыштык: кишер сирәкләдек, яшелчәләр белән чәчәкләргә су сиптек, куаклардан һәм агачлардан җиләк - җимеш җыйдык.

20 нче июльдә без әни белән автобуска утырып, Адлерга ял итәргә киттек. Юлда барганда, без күп шәһәрләр яныннан уздык. Безне "Ямьле өй" кунакханәсенә урнаштырдылар. Без бүлмәдә өчәү яшәдек: мин, әни һәм гаиләбез дусты Светлана апа.

Һәркөн ике тапкыр диңгезгә су коенырга бардык. Диңгездә мин дустым Владислав белән медузалар таптым.

Күп экскурсияләргә йөрдек. Сочи шәһәренең "Дендрариум" паркына бардык. Анда без төрле үсемлекләр күрдек.

Беренче тапкыр чит илгә - Абхазиягә бардык. Анда табигать бигрәк тә матур, чөнки анда таулар бик биек.

Безнең илнең "Швейцария"сендә - "Роза хуторы"нда булып кайттык. Олимпиада паркында да булдык. Шунда җырлый һәм бии торган фонтанны күрдек. Ә кайтканда безнең өчен юл озын тоелды, чөнки бик арган идек.

Август аенда эш көннәре башланды: слива уңышы һәм печән җыюлар, бәрәңге алулар һ. б.

Минем җәем бик күңелле һәм кызыклы узды.

Портнова Наина, 6 нчы сыйныф укучысы.