СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сочинение "Заботливая мама"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сочинение на татарском языке о матери. Написано учеником 8-ого класса. 

Просмотр содержимого документа
«Сочинение "Заботливая мама"»

Кайгыртучан әни

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның - гөлбакча, назлы җил – сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын...”

Җыр.

Минем әнием Марина исемле. Тумышы белән Сахалин якларыннан. 22 ел элек Ерак Көнчыгыштан гүзәл Татарстаныбызга әти белән күченеп кайтканнар. Әнием 4 балага гомер биргән! Олы абыем Сергей Мәскәү шәһәрендә И. М. Губкин исемендәге РДУ да югары белем алып, “Везерфорд” америка фирмасында инженер булып эшли. Тиздән Американың үзенә стажировка үтәргә китәчәк. Апам Юлия дә шулай ук Мәскәүдә хисапчы һөнәренә укып, башкалада урнашты. Энем Георгий әле кечкенә: балалар бакчасына йөри. Икенче елга мәктәпкә укырга керәчәк. Мин әлегә мәктәптә генә укысам да, алдагы тормышыма планнарым зур. Шуңа “5”ле билгеләренә генә укыйм. Ни өчен боларны яза бу дип, аптырамагыз: минем сезгә үзебезнең уңышларыбыз турында сөйлисем килә. Чөнки безнең уңыш-казанышларыбыз – нәкъ менә әниебез тырышлыгы, әниебез тәрбиясе “җимеш”ләре.

Тегүче һөнәренә укыган булса да, авылда иң авыр эшләрнең берсен үти – күмәк хуҗалыкта сыер савучы булып эшли.Ул өйдә дә күп эшләр башкара: авыз сулары килерлек итеп ашарга әзерли, чиста итеп кер юа, өй җыештыра, киемнәр үтүкли, бакчада бәрәңге үстерә ... 44 яшь дип тормый, кызлар кебек йөгерә.

Хуҗабикә вазыйфаларыннан тыш, әни үз балаларын яратырга һәм кайгыртырга да өлгерә. “Минем төп бурычым – сезне тәрбияләү”,- ди ул. Әни минем укуым белән кызыксынып, гел тикшереп кенә тора. Мин аның йөзенә кызыллык китермәс өчен, яхшы укырга тырышам.

Әниемнең күптәнге хыялы бар – ул туган якларын бер тапкыр булса да күреп кайту. Үскәч, әнинең хыялын тормышка ашырасым килә. Сахалин якларында йорт сатып алып, шунда әниемне ял итәргә алып барырга телим. Мин аны бәхетле итеп күрер өчен кулымнан килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышачакмын. Чөнки мин әниемне яратам!

Зайцев Александр, 8 нче сыйныф укучысы.