СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Соңгы кыңгырау"кичәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка мероприятии "Последний звонок"

Просмотр содержимого документа
«"Соңгы кыңгырау"кичәсе»

Бию

Музыка Кыңгыраулы мәктәп еллары

Сөмбел 1. Кыңгырау тавышы! Бүген ул соңгы тапкыр яңгыраячак. Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Ислам 2.Әти-әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, күңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр.

Илсөя 3.Оныта алмыйм шуны бүгенгечә,

Мәңге калыр минем йөрәктә.

Истән чыкмас шушы бәхетле көн.

Нинди генә җирдә йөрсәк тә.

Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем – мәктәбем.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен,

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.


ҖЫР Иркә

БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛАУ ӨЧЕН СҮЗ МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ ЛӘЙСӘН ИЛДУСОВНАГА СҮЗ БИРЕЛӘ


Мәктәп директоры


Исламия

Хәтеремдә курка-курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем.


Адилә

Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә.

Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк,

Кереп калдың минем күңелемә.

Истә әле минем тәүге кабат,

Бусаганы атлап керүем.

Һәм тактада ак сызыклар белән,

Мәктәп дигән сүзне күрүем.




Әлфинә

Хөрмәтле беренче укытучыларыбыз Фирая Габдрауфовна, Альбина Дмитриевна! СЕЗНЕ БИРЕГӘ ЧАКЫРАБЫЗ!


Ак кәгазьдәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез,

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын,

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт сезгә, чып-чын кеше Сез!

КОТЛАУ




ҖЫР Сез иң гүзәл кеше икәнсез



БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАУЧЫ

4НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН СӘХНӘГӘ ЧАКЫРАБЫЗ!!!!



Алинә

Укытучылар бар да сөйкемле,

Дәресләре үтте күңелле.

Бирер өчен төпле белемне

Өйрәттеләр ныклап һәр фәнне.



Индира

Булган чакта сезнең кебекләр,

Һәрбер кеше табар үз юлын.

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары,

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

БЕРГӘ Хөрмәтле укытучыларыбыз!Сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, белемегез,безнең өчен кайгырып яшәвегез өчен мең рәхмәт Сезгә!


ҖЫР РЕЗЕДА РАХИМУЛЛИНА “УКЫТУЧЫМ”


МАКСИМ

Без шулай ук тәмле ризыклар белән сыйлаучы, ачык йөзле Сиринә апа һәм Раушания апага; чисталыкны тәэмин итүче Лилия апа, Римма апа, Зәкия апа; һәркөнне безне мәктәпкә йөртүче киң күңелле, тәмле телле Факил абыйга да чын күңелебездән иң җылы зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!




ИЛСӨЯ Хөрмәтле сыйныф җитәкчеләребез Лилия Рауфовна, Әхмәтсәгыйрь Фаизович, ЛИЛИЯ МОТЫГУЛЛОВНА! СЕЗНЕ БИРЕГӘ ЧАКЫРАБЫЗ!


Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез , әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз.

АДИЛӘ Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.


КОТЛАУ



Талбишек” җыры көе


СӨМБЕЛ

Менә без дә үсеп җиттек. Үзеңне зур итеп тою ничек кызык. Әле кичә генә без парта артында идек, әле кичә генә генә бөтен нәрсә башка иде. Әнә , әтием иңенә утырта, түшәмнәргә чөеп ярата, әнием бит очыңнан йомшак кына үбеп йокыдан уята, “Хәлләрең ничек, “биш”ле алдыңмы?”- дип мәктәптән каршы ала.

ИЛСӨЯ

Болар барысы да беркайчан бетмәс кебек иде. Ләкин балачак мизгелләре артта калды, без инде зурлар, безне олы тормыш көтә.

Кадерле әти- әниләребез, балачакта сез безнең белән бергә атладыгыз, кайгы- шатлыкларны бүлештегез. Бүген сезнең түземлелек, сабырлык, олы йөрәгегез алдында баш иябез. Сердәшчебез, киңәшчебез , ярдәмчебез булганыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

ХӨРМӘТЛЕ ӘТИ- ӘНИЛӘР, СҮЗ СЕЗГӘ!


Минеязовлардан котлау!!!



ИСЛАМ

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:-Исәнме!” – дип

Балачакка кулым сузасым.


ӘЛФИНӘ

Төрле якка китәр юлларыбыз

Онытмыйк без яшьлек юлларын.

Ерак еллар аша искә алыйк

Шушы саубуллашу җырларын.




МАКСИМ

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау еракта калыр,

 Еллар узгач та колакта чыңлар.



ИНДИРА

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.



ҖЫР «Ләбибә - Соңгы кыңгырау»



















ХУШ МӘКТӘБЕМ

Сау бул инде,

сөйгән мәктәбебез.

Рәхмәт Сезгә, абый, апалар.

Кичерегез безне кайчагында,

Эшләгәнгә ялгыш хаталар.


Без киткәчтен юксынырсыз әле,

Сагынырсыз таныш йөзләрне.

Онытмабыз якты кояш кебек,

Нур сирпегән Сезнең йозләрне.


кушымта

Вакыт җитте, очабыз кошлардай,

Йөрәкләрдә сүнмәс ялкыннар.

Әнкәйләрдәй назлап үз иттегез,

Сез шуңа да бик, бик якыннар.


Энем, сеңелем дигән сүзләрегез,

Назлар булып керде күңелгә.

Акыл җимешләрен өләштегез,

Җитсен диеп бөтен гомергә.



УКЫТУЧЫМ


Язгы кояш нурын сипкән кебек

Яктыртасың барыр юлымны

Акыл көчен өстәп хисләреңә

Өләшәсең йөрәк жылыңны.


КУШ:Укытучым, белем биреп

Һәрчак алга әйдисең

Күңелләрне кунеллэргэ

Жеплэр бн бэйлисен.


2)Гел дореслек синен кузлэрендэ

Гел ихласлык синен жанында

Кояш тирэсендэ эйлэнгэндэй

Укучылар хэр чак янында

ҖЫР «Ләбибә - Соңгы кыңгырау»

1.Оныта алмыйм Һаман исемдә,

Беренче тапкыр сиңа килгәнем.

Балакайларым диеп яратып

Укытучым назлап эндәште.

К: Кыңгырау, соңгы кыңгырау,

Олы юл, көтә мең сынау.

Сау бул, хуш кадерле мәктәбем

Сиңа миннән мең-мең рәхмәтем.

2.Газиз мәктәбем, изге кешеләр

Ачтыгыз безгә бик күп серләрне.

Әткәй-әнкәем, туган илем дип,

Өйрәттегез изге сүзләрне.