Соңгы звонок
А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Безнең чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
Соңгы кыңгырау ул урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәренең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең хушлашу тавышы да.
Колачың җәй, тормыш,
Киңрәк җәй.
Сиңа килә үсмерләр,
Гомер буе безнең корыч сафлар.
Юлларыңнан җырлап үтсеннәр.
Әле җырлар алар басуларда,
Заводларда,диңгез төбендә.
Елмай, тормыш,
Яшьлек балкып торсын
Синең иркен, аяз күгеңдә.
Язларыңнан чыккан ташкын кебек,
Илем, җирем, халкым өчен дә
Туар көннең якты нуры булып,
Шаулап, гөрләп, яңа өч килә.
Елмай, тормыш!
Шушы изге хисләр
Маяк булып юлга үрелсен,
Елмай, тормыш,
Сине данлар өчен
Яңа яшьлек әйтер үз сүзен.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын сәхнәгә чакырабыз!
Илфир.
Илфир сүзе бик мәгънәле сүз ул.
Өч өлешкә бүләбез аны:
Беренчесе туган илебездән,
Икенчесе- фидәкарьлектән,
Өченчесе- чын ир-егеттәндер.
Илнең фидәкарь ире.
Үзе көчле, үзе батыр,
Үзе буйлы, булдыклы
Үзе тыйнак, бик сөйкемле,
Кем дисезме сез аны?
Ул акыллы егетебез Яруллин Илфир Фәһим улы.
Булат.
Булатыбыз бик күп белә
Башы түгәрәк аның
Киләчәктә бик тырышса
Галим булыр, мөгаен.
Тукай бабасы шикелле
Шигырьләр дә яза ул
Галим буласы килмәсә
Шагыйрь булырсың, амин! Акыллы егетебез Гатиятуллин Булат Бариевич
Ләйсән!
Ләйсәнебез чын артистка
Төрле рольгә керә ул.
Әбине дә, бәбине дә,
Бик тә килештерә ул.
Ләйсән яңгыр бигрәк җылы була.
Гел кояшлы яңгыр булганга
Ләйсән яңгыры кебек гел елмаеп
Җылы сибә Ләйсән җаннарга. Фәйзрахманова Ләйсән Рамилевна
Алмаз!
Алмаз ташы бик кыйммәтле таш ул
Һәркем сокланырлык, бик матур.
Безнең Алмаз шул асылташның
Эшкәртелгән асыл бриллианты.
Алмазыбыз барсына да
Ничек вакыт җиткерә?
Мәктәп, уку, хоккей, футбол -
Барысына да өлгерә. Халиков Алмаз Ильдарович
Гөлназ.
Гел назланып кына торасың син
Әти, әни, әби назында.
Юлларыңда ак чәчәкләр үссен
Бәхетле бул, Гөлназ, илеңдә.
Йорттагы барлык мәшәкать
Аның карамагында.
Бөтен эшне эшләп тора.
Әнисе юк чагында.
Үзе булган, үзе уңган,
Бөтен җирдә алдынгы
Кызыбыз Нигмәтуллина Гөлназ Нияз кызы.
Илназ!
Бик акыллы егетебез
Аңа тиңнәр юк бездә
Үзе тыныч, үзе тапкыр
Үзе бик булдыклы да.
18-ем тулды күптән
Дип масаймый , сабыр ул.
Олыларны олы итә
Кечене кече итә ул.
Исеме дә бигрәк матур инде
“Илназ” диләр һәрчак яратып
Батыр егет булып, илне назлап
Һәм назланып яшә шатланып. Сафин Ильназ Ильнур улы
Айнур.
Спорт өлкәсендә Айнур
Берсен дә уздырмый ул.
Хоккеен да, футболын да,
Берсен дә калдырмый ул.
Төнге күктә ай нурлары балкый
Бар дөньяга сибелә яктысы
Айнур дигән чибәр егетебез
Ай-егеттәй батыр һәм сылу. Сираҗиев Айнур Иршат улы.
А.б. Хөрмәтле 11 нче сыйныф укучылары! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Чөнки сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсагыз да, туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмагыз. Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын.
Котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Бәдертдинов Рифат Әкраметдиновичка бирәбез.
ГУЛЬНАЗ: Шаштың, күңел, шаштың
Һәм күкләргә аштың.
Җиде кат күкләрнең
Ишекләрен ачтың.
Иң беренче катта
Балачагым ишеге
Болытларга эленеп
Калды шунда бишегем.
Ә икенче катта
Мәктәп дигән ишек.
Ачтым. Яптым. Еллар
Тиз үттеләр ничек.
Шул ишекләр биген
Тагын ачам бүген.
Әкият иле дәрьясына
Кабат чумыйк, күңел
Л Вед. 1. Хороший, погожий, сегодня,
Нам выдался этот денек,
А-з Вед. 2. У школы сегодня премьера
Последний для многих звонок.
И-з Вед. 1. Экзамены, отдых, учеба
Мелькают своей чередой.
А-р Вед. 2. И мы уходящему школьному году
Помашем печально рукой.
И-р Вед. 1. Стремимся мы к счастью и верим:
Прощанье со школой - встречи залог.
Бул: Вед. 2. У школы сегодня премьера
Наш первый Последний звонок.
Песня “Школа!”
ЛЕЙСАН: Эх, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч, килә: “Исәнме!”- дип
Балачакка кулым сузасым.
Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр, куып китәргә.
Юк,
Тапмам микән, әгәр ул юлларны
Әкиятләрдән эзләп карасам,
Алар бармас микән үткәнемә,
Йомгакларым сүтеп карасам?
АЛМАЗ: Кайчан гына бу көн еракта
Килеп җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә мәктәп балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
ИЛЬНАЗ: Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып сабак укырга дип
Борма сукмак буйлап атлавым.
АЙНУР: Әй, мәктәбем, үстердең син безне
Бирдең белем.
Чәчәк атты синдә яшьлегем.
Әй, мәктәбем, җитте китәр көнем
Йөрәгемдә ярсу хис минем.
ИЛЬФИР: Үстерәсең балаларда канат
Очырасың, мәктәп, югары
Уй-хыяллар чәчәк атыр җирдә
Алып китәр тормыш аннары.
БУЛАТ: Таңнан килеп, көн дә булып,
Унбер ел үткән синдә, мәктәп,
Нинди сүзләр әйтергә соң,
Хезмәтеңне, эшне мактап?
ГУЛЬНАЗ: Алып китәм сине йөрәктә,
Йөрәгемә ялкын кирәккә;
Юлларымда син көч бирерсең
Ирешергә изге теләккә.
“Мәктәп еллары”җыры
АЛМАЗ: Артта калды дәрес калдырулар,
Шактый-шактый шуклык-шаярулар..
Гашыйк булып утта янулар,
Укып килми оятка калулар...
ИЛЬНАЗ: Артта калды хәзер дәрес аңлатулар,
“Линейкага соңга калдым,”-диеп борчылулар..
Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп
Ашханәгә дөп-дөп чабулар.
АЙНУР: Өркә-курка сынауга барулар ,
Тәнәфестә тузан туздырулар,
Тактадагы акбур язулар,
Артта болар, әмма алда көтә:
Безне зур сынаулар, имтиханнар
Классташлар, сезне сагынулар...
ИЛЬФИР:
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар- безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шундый ап-ак калачак.
Ак болытлар- безнең балачак!
Күңел сизә, бу минутта аңа
Хатирәләр күп шул уйларлык.
Еллар аша сүнми, яңгырап торыр
Хәтерләрдә соңгы звонок.
БУЛАТ: Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл еллар!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы- шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы...
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Егетл..рнен керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала,барысы синдә кала,
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Җыр:
Сау булыгыз ак каеннар.
Лейсан: Беренче укытучыбыз Нурия апа! Үзенең якты карашы, тәмле сүзе белән безне каршы алучы,безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче- яраткан укытучыбыз! Әйе, Сез – безнен күңеләребезгә мәңгелеккә кереп калдыгыз.
Гульназ: Менә шундый гадәти сыйныфка килгән самими балаларны гыйлем дигән олы диңгезгә белем корабына утыртып алып керүче беренче укытучыбыз Алсу апа кызы искиткеч сихри көчкә ия булган икән! Хәреф танырга, укырга һәм язарга, дөрес фикер йөртергә, тапкырларга – кушарга, ә иң әһәмиятлесе – кеше булырга өйрәткән .
Ильфир: Гөлнур апабызның безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Әйе, таләпчән, күз карашы белән генә урыныңа утырта белә торган гадел һәм тыйнак укытучы булды апабыз. Еллар үтсә дә, без сезнең алда баш иябез, кадерле апабыз!
Җыр: “Беренче укытучым!”
Айнур : Әйе, еллар сизелми дә уза, кечкенә ачык авызлардан без дә тиктормас чабышкыларга әйләндек тә куйдык. Баксаң, 5 нче сыйныфка да җиткәнбез икән. Яңа укытучылар, яңа фәннәр, кабинеттан – кабинетка йөрүләр...Безне яңа дөнья белән сыйныф җитәкчесебез Фирдэусэ апа таныштыра башлады. Бер эчкерсез елмаюы, нурлы күзләре, ягымлы сүзләре белән авызына каратты да куйды Фирдәүсә апабыз.
Алмаз: Нинди көчкә ия икән соң безнең Гөлчәчәк апабыз? Аның сөйкемле күзләреннән җылылык, нур, җанга рәхәтлек бирә. Нинди генә борчуларыбыз булса да, безгә елмаеп карадыгыз, йомшак кулларыгыз белән безнең башыбыздан сыйпадыгыз! Мин дә сезнең елмаюыгызга – елмаю, яхшы мөнәсәбәтегезгә бары тик яхшы мөнәсәбәт белән генә җавап бирергә тырыштым.
Рәхим итегез, сүз сезгә Фирдәүсә апа һәм Гөлчәчәк апабыз!
ЛЕЙСАН:
Сездән күргән мең-мең яхшылыкка
Тик бер рәхмәт кенә җитәрме...
Һәрберегездән гафу үтенергә
Бурычлы без соңмы-иртәме.
Ильназ: Рәхмәт сиңа, остаз! Укытучым!
Мәктәп юлы – гомер сукмагың.
Укытучыдан да изге һөнәр
Җир йөзендә бармы икән тагын?!
Һәрбер кеше Сездән юл башлаган,
Даһилар үстергән кеше Сез!
Хөрмәткә һәм ихтирамга лаек
Кылган гамәлегез – эшегез.
Ягымлы яз талгын йомшак җилен
Сәлам итеп сезгә җибәргән.
Рәхмәт әйтә бүген бар табигать
Җир-анабыз барлык телләрдә.
Барлык укучылар исеменнән
Сезнең алда бүген баш иям.
Туган телдә сезгә чын күңелдән:
“Рәхмәт! Озак яшәгез!” – диям.
Айнур: Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр
Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр
Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар
Бер дә юкка, уйламыйча күңел калдырган чаклар
Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек
Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек
Дөньяда тик ике кеше: укытучы, ана
Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.
Ильфир: Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтеңдә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Булат: Укытучы! Әти-әни сүзе белән янәшә куелырга хаклы булган олы исем! Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр төсле. Сез безне һәр ел саен тылсымлы белем иленә алып кердегез, кулларыбыздан җитәкләп, фән сарайлары буйлап йөрттегез, белем серләренә төшендердегез. Сезнең күзләрегездә беркайчан да сүнми торган яктылык нуры, сезнең йөрәкләрегездә йөзәрләгән бала йөрәгенә ялкын кабызучы мәңгелек ут, сезнең кулларыгыз да ана куллары кебек йомшак, сүзләрегез дә назлы, ягымлы. Сез гаҗәеп талант кешесе, акыл иясе. Сез - чын укытучы.
Гөлназ: Ак фәрештә булып тугансың син,
Ак болытка гына уралып,
Ак сүзләрең белән җайлап кына
Тараткансың кайгы буранын.
Мәктәп аша үткән һәрбер бала
Отып алган синең җырыңны.
Бер дә тарсынмыйча, һәрберсенә
Өләшкәнсең йөрәк җылыңны.
Лейсан: Ак күңелле, саф күңелле апа,
Син бит яшәү яме бирәсең,
Сүнми торган якты йолдыз кебек,
Бәхет,шатлык нуры сибәсең.
Укытучылар сезгә бүләк итәм,
Дөньядагы иң матур чәчәк.
Гомерем буе рәхмәтле булырмын!
Телим сезгә кардай ак бәхет.
Жыр: “Сез ин гузэл кеше икэнсез.”
Алмаз: Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән
Безне балагыздай күргән өчен,
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
Ильназ: Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәктә.
Айнур: Укулар да инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Ильфир: Еллар узгач сагындырыр инде
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген –
Күңелләрнең иләс бер мәле.
Булат: Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең сукыр күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң олысына.
Синсез булмас иде пешекче дә
Табип, галим, герой-космонавт та.
һич оялмас килеп синең алда
Баш ияргә, хаттә Президент та.
Укытучыларга жырлар....(кабинетлар турында)
Математика.
Многие годы пришлось с нами мучиться
Часто мы вас доводили о слёз.
Ведь Пифогоры из нас не получатся,
И бесполезен фронтальный опрос.
Литература.
Литература, литература
Всю нашу жизнь перевернула,
И учителям своим назло
Стали мы писателями давно.
Физика.
Течет по цепи электрический ток,
Бежит незаметно урок.
Над классом учительский голос плывёт,
А физика гения ждёт.
Химия.
Снится таблица нам дяди Менделеева.
Он элементами по башке стучит.
Как же он, как же он все это выдумал?
А от предчувствия сердце так болит.
История.
Главней всего историк в школе,
А всё другое суета.
И в мире всё, что происходит,
Нам объяснит она всегда.
География.
География, важная наука.
Она, мой друг, полезна всем.
География, важная наука.
Мы без неё не сможем жить с тобой совсем.
Физ-ра.
Метать и прыгать заставляют
И отжиматься сотый раз.
На стометровке всех загнали
Нам не подняться даже в класс.
Мы так нежно любим физкультуру,
Хоть она для нас и не легка.
Ведь она исправит нам фигуру,
Если не валяем дурака.
.
Гульназ: Как много разных языков живет на белом свете!
Мы иностранные слова учили в этом кабинете.
Английский.
.
Информатика.
Мы натуры утончённые,
От компьютеров весь день не отлипем.
Интернетом увлечённые,
Целый день свои программы составляем.
Әдәбиятка керәбез дә
Әсәр- шигырь укыйбыз.
Моны ничек сөйләрбез дип
Уйлыйбыз да уйлыйбыз
Ашханәдә Сәрия апа
Ай-хай тәмле пешерә
Хуш исле, тәмле ашлары
Көн дә керә төшемә.
Мәктәп җыештыручылар
Бигрәк тә тырышалар,
Чисталык өчен көрәштә
Медаль алырлар алар.
Хөрмәтле укытучыларыбыз, пешекче, техничка апаларыбыз! Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт! Саулык – сәламәтлек, бәхетле киләчәк телибез!
ВАЛЬС
Гульназ: АНА-аТА
Әни,әнкәй! Әни дип телебез ачылган, иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез. Әниләр безгә кояшлы иртәләр, матур гөлләр бүләк итүче, яшәргә көч бирүче изге җаннар.
Әни! Укытучы! Әйе, бу сүзләрнең мәгънәләре охшаш. Әни- ул укытучы, укытучы-ул әни
Лейсан: Шушы бүгенге матур мизгелләрне күрергә, җылы, ниндидер шатлыклы да, сагышлы да хисләр тоярга мөмкин булмас иде, әгәр безгә әти-әниләр гомер бүләк итмәсә. Минем аларга булган тойгыларым көчле, тирән һәм эчкерсез. Гомер буе сез биргән тәрбия, игътибар, көч безне алдагы тормышыбызда, һичшиксез, озата барыр, юл күрсәтер.Кадерле, әнием-әтием, рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Алмаз: Хезмәтеңә мең рәхмәтле,
Тәрбияң күңелләрдә!
Без нык бәхетле үскәнгә
Әни, синең кулларда
Җыр:”Әнкәем!”
Булат: - Мы в этот час сказать еще должны
О тех, кто подарил нам жизнь,
Гульназ: - О самых близких в мире людях,
О тех, кто помогал расти
Ильназ: - И помогать еще во многом будет.
Айнур: - Незримо следуют родители за нами,
И в радости и в час, когда пришла беда,
Лейсан: - Они стремятся оградить нас от печалей,
Но мы, увы, их понимаем не всегда.
Алмаз: - Вы нас простите, милые, родные,
- У нас ведь, кроме вас, дороже нет людей.
Ильфир: - Как говорится, дети - радость в жизни,
- А вы для нас…
Все - опора в ней!
Гульназ: Кадерле әниләр.
Лейсан: Иң матур юллар сез йөргән юллар,
Алмаз: Иң тәмле сулар сез биргән сулар.
Ильназ:Иң йомшак куллар сез сөйгән куллар
Айнур: Иң кайнар эзләр сез баскан эзләр.
Ильфир: Иң моңлы күзләр – сез баккан күзләр
Булат: Иң тугры сүзләр – сез әйткән сүзләр
Гульназ: Иң сабыр йөрәк – сезнең йөрәктер
Лейсан: Иң талмас беләк – сезнең беләктер
Алмаз: Иң изге теләк – сезнең теләкләр.
Бергэ: Рәхмәт сезгә, әниләребез.
Айнур: Голосом нежным тихонько согреет,
Ласковым словом всегда обласкает.
Любит меня и, конечно, умеет.
Мне показать, что меня понимает.
Ильфир: шалость мою ты терпела все годы,
Радость мою в сердце ты ли носила?
Милость твоя не зависит от моды,
Ты меня, мама, всегда ведь любила.
Булат: Мама! Тебя не любить невозможно,
Тысячу раз то скажу, если хочешь,
Как я люблю, рассказать разве можно?
Я расскажу, если ты мне поможешь.
Җыр:”Көзләр җитә диеп моңсуланма...”
Әниләргә сүз.
Гульназ:- Веселый и грустный последний звонок,
Звени же над прошлым и настоящим,
Лейсан: Звени же над детством, вдаль уходящим,
Веселый и грустный последний звонок.
Алмаз:- Уже не надеясь на чьи-то подсказки,
Мы сами решать все задачи должны.
Ильназ:- В реальность должны воплощать свои сказки
И самые смелые наши мечты.
Айнур: - Не каждая тропка окажется гладкой,
Не все испытания будут легки,
Ильфир: - И жизнь перед нами лежит, как тетрадка,
В которой пока еще нет ни строки!
Булат: А ты все глядишь затуманенным взором,
В предчувствии новых путей и дорог.
Он скоро раздастся по всем коридорам
Печальный, прощальный, последний звонок.
Гульназ: От этих минут никуда нам не деться,
И каждый из нас с этим чувством знаком.
И значит, не только лишь школьное детство
Уходит от нас вместе с этим звонком.
Лейсан: Как елочный праздник кончаются сказки,
Как лента в кино обрываются сны...
Уже не надеясь на чьи-то подсказки,
Мы сами решать все задачи должны
***
Ильфир: Звенит над прошедшим и над настоящим,
Над всем, что берег ты и что не сберег,
Звенит он над детством твоим уходящим,
Веселый и грустный последний звонок.
***
Айнур: Все позади: уроки, перемены,
Экзамены, ответы у доски.
Приходят первоклассники на смену,
А мы теперь уже - выпускники.
Булат «Кеше китә- җыры кала,»- диләр
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен.
Кояш булып иңсен йөзләргә.
Ильназ Без һәммәбез җирдә берәү генә
Беркемнең юк җирдә алмашы.
Кабатланмас үз язмышы белән
Туа җиргә әдәм баласы.
Гульназ Җыр калдырыйк без дә, нур калдырыйк.
Күңелләрегез моңга тулсыннар.
Безнең чыгарылыш кебек җырлы-моңлы
Укучылар сезнең булсыннар.
Җыр:”Саубуллаша көмеш кыңгырау”
Алмаз Соңгы звонок.
Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз.
Ул гаҗәеп моңсу,сагышлы;
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
Кайчан гына бу көн бик еракта,
Килеп җитмәс кебек тоелды;
Күңелемә мәктәп балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек мәхәббәт,
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.