Просмотр содержимого документа
«Статья "Биектау хәбәрләре" газетасы "Йолдыз балалар бакчасында әниләр бәйрәме.»
“Йолдыз” балалар бакчасында әниләр бәйрәме.
Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Хатын-кыз - ул кешегә тормыш бүләк итүче, Җир йөзендәге буыннар чылбырын дәвам итүче, гомумкешелек кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручы изге зат
Ана -
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда!..
Әни... Нинди матур сүз бу! Бу сүзне һәркем үзенең иң кадерле, иң якын, иң газиз кешесенә әйтә. Шушы бер сүздән әниләр безнең шатлыкны да, кайгыны да белә. Шушы сүз аша әниләр безнең уйларны дә сизә. Чөнки "әни" сүзе һәркемнең йөрәгендә туа, ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип эндәшә алган кеше нинди бәхетле! Әниләр безне тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, дөньяга китергән. Бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип теләк теләп, ак биләүгә биләгән. Еласак, юаткан, моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткан, татлы йокыбыздан иркәләп уяткан. Авырсак, төн йокыларын калдырып, безне баккан. Безнең уңышларыбызга сөенгән, кайгыларыбызга көенгән. Үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен кызганмаган, гомер буе безгә иң зур терәк, олы киңәшче булган, яшәү өчен көч биргән. Әниләр безне кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булырга, хезмәтне яратырга өйрәткән, зур тормышка әзерләгән. Тормыш йөген ир-ат белән бергә җигелеп тартучылар да, гаилә учагын сүндерми саклаучылар да – әниләр. Боларның барысы өчен дә без әниләргә бик зур рәхмәтле! Дөньяда әниләрдән дә изге зат юктыр. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе.
Әни – җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барма – әнкәй күңелдә.
Бары әни генә синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Балачактан ук әниләрнең кадерен белеп үсү мөхим. Шул уңайдан, 7 март көнне Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында “Әниләр бәйрәме” булып узды. Кичәбез “Башваткыч” уены формасында алып барылды. Балаларның шар тотып салмак кына бию хәрәкәтләре ясау, Әниләребезне, дәү әниләребез, әби-апаларыбызны сәламләү иде. Җәвиднең “Башваткыч”ыннан аермалы буларак, җавапны белүче әни музыка коралында тавыш чыгарды, ә сораулар исә, балалар бакчасының укыту-методик комплекты буенча төзелгән иде. Уенда катнашучылар: Шәвәлиева Ландыш, Фазылова Венера, Гарафиева Ландыш, Миначева Гелюса – бер –берсе белән табышмакларның җавабын табуда көч сынаштылар. Әниләребез уенда бик актив катнаштылар һәм тиешле урыннарны яуладылар. Беренче урында – Фазылова Венера, икенче урында – Шәвәлиева Ландыш, өченче урында – Гарафиева Ландыш һәм дүртенче урында – Миначева Гелюсә яулады. Ә залда утыручы әниләр төрле конкурсларда катнашып үз командаларына баллар эшләргә ярдәм иттеләр. Алар: “Ромашка”, “Оста биюче”, “Җитез әни”, “Көтү куу” кебек уеннар.
Ял вакытында, нәни сүз осталарыбыз әниләрен, әби-апаларын, дәү әниләрен котлап чыгыш ясадылар. Балаларның шигырьләре һәм җырлары җаннарны җылытырлык итеп яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Балалар башкарган халык биюләре һәм җырлары кунакларның күңелләренә бигрәк тә хуш килде. Һәр чыгышны алкышлап каршы алдылар.
Бәйрәмебезне йомгаклап, балалар “Җырлыйм әнием турында” җыры белән тәмамлап, рәхмәт йөзеннән әниләренә бүләкләр тапшырдылар.
Мондый дулкынландыргыч җырларны, шигырьләрне тыңлап әниләрнең күзләре яшьләнде. Балаларның дә күзләре мөлдерәгәнен күреп, әниләре ни дәрәҗәдә кадерле икәнлеге аңлашылды.
Тәрбияче: Асылгәрәева Альбина Альфредовна