Кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.
Бала,балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор.
Хәзер компьютер, төрледән-төрле машиналар, яңалыклар, техника заманы.
Авыл урамы буйлап барсаң, һәр капка төбендә машина күрәсен. Ниндиләре генә юк аларның! Карасы,зәңгәре ,агы , кызылы... Ә маркалары нинди! “Жигули”, ”Калина”, ”Тайота”, ”Мазда”, ”Хонда”. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән үз машинага утырсаң да теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу-зур җаваплылык. Син үзең өчен генә түгел, бөтен гаиләң өчен җаваплы. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” - дип озатып калган. Аларның изге теләге күп вакыт төрле хәвеф-хәтәрдән саклый. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Ажгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. ”Кеше гомере ике килми”, - дип җырларда җырланса да, без бу сүзләр асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-ашыга, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән?
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Мәктәпләрдә, иң беренче балалар бакчасында балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомумән, куркынычның ни икәнен аңлап җиткерми әле. Шул сәбәпле, аларны үз-үзләрен имин тотарга, куркыныч янаганда психологик тотрыклылыкка өйрәтергә кирәк. Тәртиплелек, саклык, күзәтүчәнлек кебек шәх-си сыйфатларын үстерү балаларга юл мохитенә җайлашырга ярдәм итәчәк. Шунлыктан, “Йолдыз” балалар бакчасында сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эш эшләнә дә инде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын еш кузгаталар. Тәрбиячеләр аны балаларның аңына сеңдерергә, юлларда аларның иминлеген тәэмин итәргә тырышалар.
Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым кабинет бар, анда барлык төркем балалары расписание буенча шөгыльләнәләр. Ул кирәкле материаллар, өстәлгә куела торган магнит планшетлар, светофор, күп төрле юл билгеләре белән җиһазландырылган. Юл әлифбасын өйрәнү эшен системага салу максаты белән бакчада белем бирү эшчәнлеге, күргәзмәләр, ачык дәресләр, күңел ачу чаралары үткәрелә. Педагоглар уенчык автомобильләр, светофорлар, юл билгеләреннән файдаланалар. Урамда була торган төрле хәлләрне чагылдырган сюжетлар буенча тәрбиячеләр уеннар оештыралар. Бу балаларга урамда йөрү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә.
Балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә машиналар темасына багышланган
атналык булып узды. Танып белү эшчәнлегендә сабыйлар зур һәм кечкенә машиналар белән таныштылар, урам турында башлангыч белем алдылар. Тәрбияче балаларны урамдагы объектлар, күренешләр белән таныштырды. Балаларның сүзлекләре автобус, шофер сүзләре белән баетылды, нинди?,кайда? сорауларына төзек, гади җөмләләр белән җавап бирү осталыклары үстерелде, "Мин-шофер " җырының көенә бию хәрәкәтләре башкарылды.
Атнаны йомгаклап кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Әтәч, тавык һәм чебиләр” исемле күңел ачу чарасы булып узды. Залны тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе бәйрәмчә бизәделәр, тиешенчә җиһазландырдылар. Балалар чебиләр булып киенеп, залга “Чеп – чеп чебиләрем” җырына матур итеп биеп керделәр. Үз өйләрен тавып бастылар. Әтиләре - әтәч, әниләре – тавык белән уйнарга, саф һава суларга чыгалар. Шул вакыт юлдан машина килеп чыга, чебиләр тизрәк өйләренә кереп качалар. Шул рәвешле сабыйлар машина йөри торган юлда уйнарга ярамаганлыгын, светофорның кызыл төсенә юлдан чагарга ярамаганлыгын белделәр.
Тәрбиячеләр бу чара белән балаларның шат һәм күңелле уйнауларына ирештеләр, юл йөрү кагыдәләренең беренче күнекмәләренә төшендерделәр.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Тәрбияче: Асылгәрәева А.А.
