Просмотр содержимого документа
«Статья Биектау хәбәрләре:"Тукай яши безнең күңелләрдә"»
Тукай яши безнең йөрәкләрдә.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
Әйе,бөек язучы Габдулла Тукай кыска гына гомер яшәгән булса да,үз артыннан күпме мирас калдырган. Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.Ел дәвамында шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз.Тукай абыебыз биргән киңәшләрне истә тотып яшәргә өйрәнәбез. Һәр ел саен апрель аеның 26сында Татарстанның барлык почмагында да Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр.
Без Коркачык авылы “Черёмушка” балалар бакчасы 26нче апрель көнне Тукайга багышланган “Тукай яши безнең күңелләрдә” дигән әдәби- музыкаль кичә үткәрдек.Бәйрәмне карарга башка балалар бакчасы мөдирләре белән тәрбиячеләр,мәктәп укучылары,авыл халкы килгән иде.Кичәбез “Бәйрәм бүген” җыры астында башланып китте.Бу җырны мәктәп балаларны башкарды.Бакча балалары аларга кушылды.Су анасы килеп кергәч балалар җанланып киттеләр.Су анасы тарагын эзләп йөри иде.Бәйрәм булгач ял итеп алырга уйлады.Балалар белән бергә табышмаклар чиште. Су анасы саубуллашып чыгып киткәч .Гаилә дигән сценка уйнадылр.Гөлназ бишек җыры җырлап курчагын йоклатты.Алар әбисе белән бергә чыгыш ясадылар.Бабай да ,әби дә,малай да Тукайның шигырьләрен белә булып чыкты.Әби белән бабай балаларга Тукай абыебыз әйтеп калдырган киңәшләрне искә төшереп киттеләр.Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар “Чәчәк биюен”башкарганда Күбәләк белән Кыз кереп шигырьләрен сөйләделәр.Кыз күбәләкне җибәргәч,бөҗәкләргә тиергә ярамаганлыкны искәртеп үтте.”Фатыйма белән Сандугач”,”Гали белән кәҗә”,”Кызыклы шәкерт”шигырьләрен сәхнәләштергәч ,әллә нинди тавышлар ишетелде.Шул вакытта бөтен залны шаулатып Шүрәле керде.Бик оста итеп үзенең биюен башкарды.Балалар белән бергә татар халкының уены, капчык киеп йөгерүне, уйнап рәхәтләнеп ял итеп алдылар.Балалар “Шүрәле” җырын җырлагач,Шүрәле бик шатланды.Бәйрәмне барыбыз да басып “Туган тел “җырын җырлап тәмамладык.
Шуны әйтеп үтәсе килә безнең бакча әти-әниләр, мәктәп,китапханә,мәдәният хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә тора.Бакча белән мәктәп арасында дәвамлылык эше алып барыла.Һәр бәйрәм саен мәктәп балалары төп рольләрне башкарып безгә ярдәмгә ашыгалар.
Бу бәйрәмне оештырырга ярдәм иткәннәре өчен мәктәп укучылары Науметова Розалинага(су анасы),Калимуллина Миләушәгә(шүрәле),Муртазин Райнорга(малай),китапханәче Гөлшат апага,әби булып уйнаган Зөлфирә апага,мәдәният хезмәткәрләренә,күргәзмә куер өчен алдан ясап килгән кул эшлэре өчен әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Алдагы көннәрдә дә шушы тыгыз бәйләнешләр өзелмәсен иде.Бер авылда бер –беребезгә ярдәм итеп эшләгәнгә күрә дә,эшнең нәтиҗәсе күренә.
Ибраһимова Лилия
Минһаҗева Роза.