Сценарий 265-летнего юбилея села Алабайтал.(01.07.2017)
Хәерле иртә барчагызга,
Олыгызга, кечегезгә,
Бабайларга, әбиләргә,
Газиз әти-әниләргә,
Сөекле җиребезгә.
МАРСЕЛЬ
Хәерле иртә, исәнмесез, хөрмәтле дуслар! Данлы юбилейның хөрмәтле кунаклары! Ерак араларны якын итеп, юбилей бәйрәменә кайткан якташ, кардәшләребез! Авылыбызның өлкәннәре, яшьләре, бала-чагалары! Башка яклардан бәйрәмгә дип кайткан кадерле кунакларыбыз! Сезне бүгенге олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
Якын туганнар! Килгән кунаклар! Алабайтал капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез, түргә Узыгыз!
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, милләттәшләр,
Алабайтал юбилейлары!
МАРСЕЛЬ
Быелгы бәйрәм барыгызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көр-леге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен! Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын юбилей!
АЛАБАЙТАЛ АВЫЛЫ АДЫМНАРЫ
Əминə МОРАДИ.
Оренбург - Алабайтал.
Алабайтал ялын җилфердəтеп,
Юртып килгəн Җаек ягына.
Исе китеп җайдак карап торган
Аяз күкнең көмеш аена.
Ошап киткəн аңа дала ягы,
Кардəшлəрен җыйган янына.
Нигез корып шунда яшəп калган,
Кыю баскан иле сагына.
Тарих битлəреннəн күренгəнчə,
Күплəр монда телəп килмəгəн.
Əби патша əмерен үтим диеп,
Горур башын түбəн имəгəн.
Инкыйлаб дип халкы канын койган,
Авыл алган азрак азатлык.
Ярлы яклы укытучы Барый
Вəхшилəрдəн күргəн газаплык.
Күмəклəшмəгəнгə тамга - кулак,
Булдыклылар сөрелə Себергə.
Ялгыз игенчелəр мəҗбүр була,
Үзе җигелеп сабан сөрергə.
Йөз дə алтмыш кеше Бөек Ватан
Сугышы җəфаларын татыган.
Туксан җиде солдат кайталмаган,
Əллə əсир, əллə атылган.
Тыл тырышкан, төннəр йокламыйча,
Җиңүгə дип биргəн җегəрен.
Гүзəл затлар түзгəн, зарыгып көткəн
Сөйгəн яры яуны җиңгəнен.
Сугыш афəтлəре алдында да
Алабайтал атын җуймаган.
Эш атыдай көчен кызганмаган,
Эш коралын кулдан куймаган.
Ике йөз дə илле тулган көнен
Шау-гөр килеп каршы ала ул,
Күркəмлеге белəн хəйран итə,
Гөлбакчалы авыл-кала ул,
Киң далада ярып бара юл.
Мин (сказать немного об Амине Моради)
Слово предоставляется Караматулле хазрату.
Борынгыдан килгән гадәт,
Ата-бабай йоласы.
Күмәч һәм тоз, баллы чәк-чәк белән
Кунакларны каршы аласы!—
Елмаешып каршы ала кызлар.
Кулларында баллы чәк-чәкләр,
Бәйрәм белән котлап кунакларга
Бәйләм-бәйләм матур чәчәкләр.
Кадерле авылдашлар һәм Алабайталны үз итеп, якын күреп ераклардан
килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән борынгылар. Алабайтал халкының күркәм эшләре бөтен Оренбург өлкәсе билгеле. Тырыш, уңган булган Алабайтал халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер мәртәбә исбатлар.
Мин.Представление гостей
Слово главе Муниципального образования «Белогорский сельский совет» Евдокимову Виктору Александровичу
Номер
Глава МО «Беляевский район» Динеру Александр Андреевичу
Номер
Выступления гостей.
МАРСЕЛЬ
Хөрмәтле авылдашлар! Авылыбыз кунаклары! Үзебезнең матур традиция буенча крестьянско-фермерский хозяйстволарының хуҗалары, башлыклары һәр елны язгы кыр эшләренә йомгак ясыйлар. Менә быел да батырларын бүләкләү турында карар чыгардылар.
Бәйрәм сәхнәсе иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырларына, бәйрәмгә җыелган һәрберебез аларны хөрмәтли, сабан батырларын зурлый, данлый. Икмәккә нигез салучы кыр батырлары һәртөрле мактауга лаек. Аларны мәйданга чакырабыз. Менә алар — иң тырыш, иң булган егетләр!
МАРСЕЛЬ
Иген кырларында сынатмаган
Батырларга мәйдан кул чаба.
Туган якны янә данлар өчен,
Пәһлеваннар чыга уртага.
Әйдәгез, дуслар, сабан батырларын алкышлап каршы
алыйк.
Мин. Бүләкләү тантанасы
1. Награждение КФХ Хасанова Х.А.
Номер.
2. Награждение КФХ Курамшина З.Н.
Номер.
МАРСЕЛЬ
1. Безнең авыл “Алабайтал”
Тирә ягы аның тау.
Тауның асларына төшсәң
Үсә бөдрә, бөдрә тал.
2. Түгәрәк күл башын урап,
Урман буена чыксаң
Хайбулла төшкән күлләрнең
Тугаена чык төшкән.
3. Карамалы күл өстендә
Үсә печән бакчасы
Ул бакчага агып төшә
Әче елга чишмәсе.
4. Мөксим тауы битләрендә
Үсә кыр чияләре,
Безнең авыл әйләнәсе
Бигрәк матур чикләре.
5. Мәчетебез калкып тора,
Авылның уртасында.
Авыл сәләмәтен саклап
Әйтә ул “Азанын да”.
6. Авылымның кырларында
Шаулап үсә игеннәр.
Сәләмәтле генә булсын.
Авылдагы егетләр.
7. Елгабызны кичкән чакта,
Ала “Ат” батып үлгән.
“Алабайтал” кайдан килгән?
Исеме “Байтал” булган.
номер
Слова благодарности спонсорам Евдокимову.
Сказать про подворья.
Номер.
МАРСЕЛЬ
Ялгыз имән
Өзектән Зирекле буйлап
Яуым болыты килә.
Усаклы елгасындагы
Җиләкләргә су сибә.
Зирекленең уязында
Усә таллар, андызлар.
Ободта, буа өстендә
Җемелдиләр йолдызлар.
Мөксим тауының астында,
Карлыгачлар оясы.
Элегерәк ул җирләрдә
Булган Вәхит коесы.
Марҗа күленең остендә
Мәтрүшкә усә микән.
Ялан ярына барганда,
Үсә бер ялгыз Имән.
Кешеләр язмышы кебек
Ялгызын белә микән.
Таң алдында кояш чыкса
Яктысын күрә микән.
Номер
МАРСЕЛЬ
Үткән чаклар.
Туйлар үткән авылыбызда
Бизәлгән атлар белән.
Кыңгыраулар чыңгылдашып,
Бездә киленнәр төшкән.
Күңелле үткән туйлары
Клубта уеннары,
Әмир абый гармунында,
Бәйрәмнәрдә уйнады.
Кәмәсе торды сайлыкта,
Өянкегә бәйләнеп.
Балык тотып кайта иде,
Ермакларны әйләнеп.
Авылыбызда ул заманда,
Күңелле чаклар булды.
Талдан читәннәр үрделәр,
Коймалар таштан булды.
Атлар белән балчык изеп,
Авылда өйләр салдык.
Нигез боткасы пешкәнче
Атлар кайттылар йөзеп.
Гармун белән, җырлар белән,
Үтә мәҗлесләре.
Бер туганнар кебек яши,
Авылның кешеләре.
Номер.
Концертные номера:
МАРСЕЛЬ
Бәйрәмнәр мөбәрәк! Юбилей буыннарга дәрт, йөрәкләргә көдрәт илә күәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш-ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын!