Балалар матур көйгә залга биеп керәләр. Урыннарына басалар.
Бию «Снежинки»
Динар: Бәйрәм бүген - Яңа ел,
Бөтен җиргә кар кунган.
Яңа елны каршылап,
Кунаклар да җыелган.
Балаларга куаныч:
Монда чыршы килгән ич!
Кабызган йолдызларын,
Балкыта ул йөзләрен.
Камилла. Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
А.Б.Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.
Азалия Тышта нурлы, күңелле
Җиргә ап – ак кар ятты.
Җырлап – биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты.
Шатланабыз, сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны.
Яңа елда , яңа утлар,
Яктыртсын яңа юлны.
Гулназ Будет весело сегодня,
Будет некогда скучать.
Здравствуй, праздник Новогодний
Мы пришли тебя встречать.
Әмир. Ап – ак карлар ява
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына,
Яшел чыршы җыйнады.
Чыршыбыз Яңа елга,
Матур итеп бизәлгән.
Баштан алып аска кадәр,
Уенчыклар тезелгән.
Алинэ Күрегез лә чыршыбызны!
Чыршының да чып – чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
Дилюс Уйнап – җырлап әйләнербез,
Бүген синең яныңда.
Үзең матур, үзең чибәр
Кадалмый бер энәң дә.
Артур Нинди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән
Чыршыбыз да әйтерсең лә
Укалы күлмәк кигән.
Регина. Возле елки в Новый год
Водим, водим хоровод.
Елочка – красавица
Детям очень нравится.
Вот она какая
Стройная, большая!
Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.
Җыр : «В лесу родилась ёлочка»
Алып баручы : Бәйрәм булгач , бәйрәм инде. Бер-беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе бер матур гадәт.Ә без исә, сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз.Теләкләрнең иң зурысын җиткерү һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Нурдидэ Габделхак кызына бирәбез. Рәхим итегез!
Директор котлавы
Бабай. Алла, абау җаным кая килеп чыктык без? Чыршы да бизәп куйганнар. Болар нишләп утыра монда?
әби. Нишлисең инде мәктәпнең директоры чакырды бит безне бирегә. Хәзер икәу яңа ел алып барабыз.
Бабай.. Шулай шул, упкәләмә ахирәт хәтерлар шул кадәрле начарайды. Барысын да тиз онытам.
әби. Үзеңә кирәклесен онытмыйсың син. Әллә кайчангы әҗәтләрне сорап тилмертәсең. Я, ярар әйдә яңа ел бәйрәмен башлап җибәрик.
Бабай. Хөрмәтле дуслар, исәнмесез! Яңа ел белән сезне!
әби. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап -ак кар бөртекләре җемелдәвек сихри утлар килеп баса.
Бабай.Яңа ел диюгә уен-көлке,җыр-бию,Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
ҖЫР “Чыршы яшел тунын киеп”
Бабай. Кара күрше, беләсеңме мин бит хәзер интернетта бик каты утырам.
әби. Кайда утырасың?Интернатта торам дисеңме?
Бабай.. Нинди интернат, ИН-ТЕР-НЕТ дим, интернет! Минем олы улымның малае дәү кеше бит. Шул алып бирде. Нәрсә генә юк анда?
әби. Нәрсә бар инде я, барысын белгәч ахырзаман җиту инде бу, ахырзаман.
Бабай.. Менә бер көнне шулай утырам , малай, гороскоп дигән нәрсәгә килеп чыктым. Анда язылганнарны укып шаккаттым. Менә язып та алдым. Нәрсәләр генә юк анда. Һай кая соң күзлегемне тапмыйм ла, укыр идем дә күзлек калган. Әйдә, булмаса балалар бәйрәм итә торсын, без тиз генә өйгә кайтып килик.(чыгып китәләр)
Җыр “Кыш бабай”
Ашыгып Убырлы керә.
Убырлы. Ишеттегезме? Белдегезме?
Яңа ел булмый диләр?!
Кыш бабай килми диләр?!
Алып баручы. Исәнме, убырлы әбекәй! Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?
Убырлы. Кибеттәге әбиләр
Булмас быел, диделәр.
Кая таба тәгәрибез?
Ниләр күрербез диләр?
Алып баручы. Ә юк икән, бу гайбәт.
Булмас андый әкәмәт
Чыршыбыз бар, кар да бар
Уйнарбыз, җырларбыз.
Кыш бабабыз ишетер дә
Тиз генә килеп җитәр.
Алып баручы. Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк. Син борчылма, убырлы әбекәй.
Убырлы. (кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур рәхмәт сезгә!
Алып баручы. Ярый, әбекәй, без дә синең килүеңә бик шатбыз. Әйдә менә балалар янына рәхим ит.
Алып баручы. Балалар! Чыршыбыз да бар, җырларыбыз да, кунакларыбыз да, тик бәйрәмебезнең төп кунаклары күренми. Без кемнәрне көтәбез әле?
Балалар, әйдәгез без җырлый торыйк
Җыр “Новый год”
(көй яңгырый.)
Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!
Мин Кар кызы! Кар кызы!
Кыш бабайның йолдызы!
Бу бәйрәмне яратам
Барчагызга шатлык таратам.
Сезне борчыдым! Көттердем. Сез дә зарыгып көттегезме, балалар?
Балалар. Әйе.
Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.
Убырлы. Ә Кыш бабаң кайда соң синең?
Кар кызы. Ул бүләкләр тутырып калган иде. Озакламый килеп җитәр. Әйдәгез, ул килеп җиткәнче, бер уен уйнап алабыз. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?
-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.
-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.
-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай бураннар туздырып таулар өя.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай галошлар кия Дөресме? – Юк.
- Кыш бабабыз тиздән килә Дөресме? – Дөрес.
- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.
Кар кызы. Афәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.
Кар кызы. Нигәдер Кыш бабай соңга кала, әллә арып йоклап китте микән? Әллә чакырып карыйкмы, балалар?
Балалар, әйдәгез әле яңадан Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.
Кыш бабай кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә!(3 тапкыр кабатлыйлар.)
Кыш бабай. Эһе-һей! Киләм, киләм. (көй яңгырый)
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Ерак җирләрдән, тирән көртләрдән бүреләрне чаптырдым, сезнең янга килеп тә җиттем. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, үзем дә күрәм, үскәнсез.
Алып баручы. Бабакай! Син нишләп атлар урынына бүреләр җиктең?
Кыш бабай. Бу явызлар атларымны куркыттылар бит. Хәзер миңа хезмәт итсеннәр инде.
Бүре. Без бит ялгыш кына.
Кыш бабай. Ярар. Чү! Балаларның бәйрәмен бозмыйк! Менә монда утырып кына бәйрәмне күзәтегез.
Кыш бабай. Нинди күңелле, ничек рәхәт!
Алып баручы. Күңеллесен күңелле! Балалар, шулай да бәйрәмебезгә нидер җитми кебек…. Бәлки сез әйтерсез ни җитмәгәнен?
Балалар.
Чыршыбызның уты янмый.
Алып баручы.
Кыш бабай! Кыш бабай!
Безгә ярдәм ит, бабай!
Чыршы уты кабынсын!
Безнең бәйрәм нурлансын!
Кыш бабай. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм әле. (Таякка колагын куеп тыңлагандай итә.) Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытканбыз бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик!
Кыш бабай.
Чыршы, чыршы, кабын син!
Утларыңны балкыт син!
(Балалар кабатлыйлар.)
Кыш бабай. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таягымнан сорыйм инде. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән, әйдәгез тагын бер кабатлыйк әле!
(Өч тапкыр кабатлагач кына чыршы утлары кабына.)
Алып баручы. Бигрәк күңелле булып китте. Әйдәгез, хәзер үзебезнең һөнәрләребезне кыш бабайга күрсәтик әле.
Кыш бабай! Безнең нәниләребез сиңа бүләккә җыр-бию өйрәнделәр бит.
Кыш бабай. Әйдәгез әле наныйларым, шушында җайлап кына утырып карыйм әле.
Җыр. «Кыш бабай!”»
Кыш бабай. Ай, рәхмәт, бик матур җырладыгыз.
Кыш бабай. Юк, мин чын кыш бабай, шулай бит кызым.
Кар кызы. Әйе, бабакай, чып-чын.
Айгол Яратам мин Кыш бабайны
Шундый шаян бабай ул.
Безнең белән уйнаганда,
Әйтерсең бер малай ул.
Җырласа да, биесә дә,
Хәзер инде бик карт ул.
Дәү әтием кебек үзе,
Шулкадәрле юмарт ул.
Кыш бабай. Карт түгел әле мин, балалар.
Алып баручы. Алайса, бабакай, хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар. Алар нишли, әйтеп бир. Җавабын бик нык уйла.
1.Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез шешәдән сөт эчәсез.
2. Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез минем сакалымны тарыйсыз
3. Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез тузанлы мендәр кагасыз.
4. Балалар утын яру хәрәкәте ясыйлар
Кыш бабай. Белдем, белдем сез мунчада себерке белән чабынасыз.
Алып баручы. Бабакай берсен дә белмәдең. Әллә соң Кар кызы белән бергәләп биеп аласызмы?
Татарча бию
Кыш бабай белән кар кызы бииләр. Убырлы да кушыла.
Кыш бабай. Билем, билем, мин чынлап та картайганмын ахрысы. Бераз буран чыгарып алыргамы соң? Бигрәкләр эссе булып китте.
«Туңдырам уены»
Кыш бабай. Менә ичмасам, һавалар чистарып китте. (Убырлыга карап) Әй, убырлы, син дә монда икән, әллә бер яманлык эшләргә йөрисеңме тагын?
Убырлы. Юк инде, мине балалар үзләре бәйрәмгә чакырдылар.
Кыш бабай. Шулаймыни?! Ә син миңа нинди бүләк әзерләдең алайса?
Убырлы. Бүләк? Ә син үзең бүләк бирмисеңмени?
Кыш бабай. Һөнәреңне күрсәтсәң, бүләк синеке.
Убырлы. Ярар, балалар, минем белән бер уен уйныйсызмы?
Балалар. Уйныйбыз
Уен “Хвост Бабы Яги”
Алып баручы. Бүләкләр килә! (Балалар кул чабалар)
Кыш бабай. Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә бу урман җәнлекләрен ачуланмагыз инде, икенче елга алар акылга утырып, яхшылыкка өйрәнеп килерләр. Ә безгә китәргә кирәк.
Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Хушыгыз, хуш дусларым,
Сау- сәламәт булыгыз.
Без тагын килербез әле,
Яңа елны көтегез.
( Саубуллашып китәләр.)
Җыр“Российский Дед Мороз”
в зал заходят Тигренок и Кролик).
Снеговик: Здравствуйте, гости незваные. А вы кто такие? И зачем к нам на праздник пожаловали?
Тигр: Приветствую вас, друзья! Я — Тигр! Главный символ этого года. Малыши, вы правильно себя вели в этом году? (Да). Ручки всегда мыли? А глазки? (Да). А лапы?
Кролик: Тигрёнок, ты совсем из ума выжил? Ну какие у детей лапы? Они же не зверята! Здравствуйте, ребятки! Вы меня узнали? Я Черный Кролик — символ наступающего 2023 года! Заждался своей очереди — целых 11 лет меня на задворках держали! Но теперь, уж я наведу тут порядок, все по-своему сделаю!
Тигр: А чего это ты, раскомандовался? Ещё твоя очередь не настала, да и вообще, место символа следующего года ещё заслужить надо! Я вон свой в честном состязании с Быком выиграла! А ты кто пока? Никто!
Кролик: А как его заслуживают? Я не боюсь трудностей, да и ребята мне помогут, правда, малыши? Поможете мне?
Тигр: Ну смотри, Кролик, сам напросился. Я буду задавать тебе вопросы, а ты должн будешь на них отвечать. Если все ответы будут правильными, значит ты готов править весь 2023 год, если же хоть 1 раз ошибёшься, то не быть тебе символом года ещё 12 лет — я на этом посту останусь!
(Далее Тигр загадывает загадки, а дети и Кролик на них отвечают).
Загадки
1. За весной приходит лето,
А за летом — осень,
Что за осенью приходит?
Мы у Кролика спросим.
(Ответ: Зима).
2. Зеленая красавица
Нарядная стоит
И в праздник новогодний
Огоньками вся горит.
(Ответ: Елка).
3. Маленькая крошечка,
Зимой к нам прилетела,
И мальчикам, и девочкам
На реснички села.
И пушиста, и бела,
Но мягче твердой льдинки,
Это чудо из снега,
Что это?
(Ответ: Снежинка).
4. Мы его из снега лепим,
Шарики катаем,
И один на другой
Умело водружаем.
Надеваем мы ведро
Прямо на головку,
А на месте носа бодро
Вставим мы морковку.
(Ответ: Снеговик).
Снеговик: Ну надо же, как приятно. И про меня загадку угадали! Хватит, Тигрёнок, уже Кролика пытать, видишь, он все знает! Готовилась значит к тому, чтобы стать символом 2023 года!
Тигр: Ой, не знаю, так не хочется своё место ей уступать. Ребята, как вы думаете, справится Кролик с управлением целым годом? Станет хорошим талисманом? (Дети отвечают: «Да»). Ладно, так и быть, уступлю!
Тигр: Я ухожу от вас, друзья,
но вам я обещаю
за Кроликом следить всегда,
чтоб исполнял желания!
Кролик: Ну, а я вам обещаю никого не обижать
И тигриные ошибки все стараться исправлять!
Увлекательно живите, радость всем вокруг дарите,
Не болейте никогда! Много сил вам и добра!
Камиля С годом Кролика всех вас
поздравляем мы сейчас!
Пусть вам Кролик принесёт
позитив на целый год!
Мы все вместе обещаем - без особого труда дружно встретить год
ВСЕ герои: Кроля!
Айгол Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Эмин Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Даша Новый год примчался к нам
С Дедушкой Морозом.
Поздравляю я всех вас
С этим Новым годом.
Пусть приносит он всем нам
Счастье и достаток,
Чтобы в семьях ваших всех
Был всегда порядок.
Пусть приходит к вам успех
С солнышка восходом.
Поздравляю я вас всех
С этим Новым годом!
Җыр: “Яңа ел”