Бездә кабак бәйрәме
Музыка астында балалар залга үтәләр
Уртанчылар төркеме “Көзге вальс» бию
Алып баручы Нинди матур көз килде,
Төрле төсләрне сипте.
Пумаласын тотып кулга,
Урман, басу, болыннарны
Яшел чирәмлек, кырларны
Яратып сыйпап үтте.
Уртанчылар төркеме җыр “Көз килде”
1 бала. Кошлар китте җылы якка,
Саубуллашып җәй белән.
Каен яфраклары ява.
Димәк, җиргә көз килгән.
Утренний рассвет играет
2 бала В серебристых облаках .
И туман заметно тает,
В ярких солнечных лучах.
3 бала. Көз килгән , көз. Күрегез
Миләш, балан кызылдан.
Өрәңге яфраклары да
Инде җиргә коелган. Алып баручы: Әйе, балалар, бик ямьле дә, күңелле дә соң бу дөнья!Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Көз – бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык булса да, алтын ул!Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.
4 бала Деревья все осенним днем
Красивые такие!
Давайте песенку споем
Про листья золотые
Җыр зурлар төркеме “Листопад”
А.Б Балалар бүген без сезнең белән елдагыча үтә торган көз бәйрәменә җыелдык, ләкин бүген без бу көнне сезгә таныш булган бер бик файдалы яшелчә хөрмәтенә багышларбыз, нинди яшелчә икәнен хәзер сез табышмак ярдәмендә белерсез.
1. Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк. (Кабак)
2. Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек. (Кабак)
“Кабак” бәйрәмен билгеләп үтәрбез. Кабак белән якыннанырак танышырбыз
А.Б Балалар буген безнең балалар бакчасында конверт калдырганнар, нәрсә икән аның эчендә, әйдәгез ачып карыйк әле. (“Шалкан” әкияте сурәтләнгән картина)
“Мин хәзер сезнен яныгызга килеп җитәм , көтегез. Акбай “
А.Б Балалар хатны кем язганын белдегезмә? Бу рәсемдә кемнәр сурәтләнгән, кайсы әкияттән? Алар нишлиләр?
Машина тавышы . Акбай керә (капланган кабак алып керә)
Акбай: -исәнмесез балалар, менә сезгә бабайның бакчасыннан чудо яшелчә алып килдем.
А.Б - Нинди яшелчә икән ул балалар?
Балаларның җаваплары (шалкан, кишер...)
Акбай: -Ююююк, шалканны бабай былтыр утырткан иде
А.Б -Нәрсә алып килдең алайса жучка ?
Акбай : сездә бүген кабак бәйрәме икәнен ишеткәч, бабам күчтәнәчкә кабак биреп җибәрде.
Кабак: Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка
Турап куйсагыз мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
А.Б Исәнме кабак, сине үзебезнең бәйрәмдә күрергә без бик шат, безнең балалар синең хөрмәткә матур җырларын җырлар, биерләр, төрле ярышларды катанашып, үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр. Кабак: әйе шул, минем бердә балалар бакчасында булганым юк, мин бик теләп сезнең бәйрәмдә кунак булыр идем. А.Б. Әйдәгез балалар Кабак белән якыннан танышыйк. Кабак нинди формада? (түгәрәк), нинди төстә ?(сары), нинди зурлыкта? (зууур). Аның кабыгын тотып карагыз әле(калын. каты), мондый кабыкны чистартырга авырдыр. Кабак кая үсә? (бакчада). Презентация карау “Кабак-файдалы яшелчә” Кабак –бик файдалы яшелчә. Аны яз көне көннәр җылынгач, орлыкларын чәчәләр. Сабаклар, яфраклар үсеп чыккач, бераздан чәчәк ата, ә чәчәкләрдән кечкенә кабаклар барлыкка килә. Алар җәй буе үсәләр, ә көзгә менә шундый кабаклар үсеп җитә Бию “Яфраклар белән” (зурлар төркеме) А.Б Балалар кабакка үзенә генә күңелсез булмасын өчен аның дусларын яшелчәләрне чакырыйк д/уен “Кәрзиндәге яшелчәләр”(җиләк-җимешләр, яшелчәләр салынган кәрзиннән яшелчәләрне аерып алу һәм кабакка яшелчәнен исемен әйтеп тапшыру). Менә безнең яшелчәләр күп булды, әйдәгез уйнап алыйк Муз.уен “Урожайная” А.Б көз турында шигырьләр сөйләүне дәвам итик (уртанчылар төркеме) 4 бала. Кояш та хәзер икенче
Җәйге кебек җылытмый.
Яңгыры явып торса да,
Болар безне куркытмый.
5 бала. Алтын көзне яратабыз,
Сагынып көтеп алабыз
Көзге байлык, көзге икмәк,
Барсын җыеп алабыз.
6 бала. Көз айлары бик күңелле,
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Матур бәйрәмнәр ясыйбыз.
Бергә-бергә җырлыйбыз.
Кабак: минем дә сезне көз турында белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә , беләсез микән? Мин көз билгеләрен әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Мин көз билгеләрен әйткәч кул чабыгыз, ә башка ел фасылының билгеләрен әйтсәм тыпырдагыз. Уен”Көз билгеләре” (Боз эри, кошлар җылы якка китә, яңгыр ява, яфраклар коела, кояш кыздыра, эссе, кошлар кайта, буран котыра, яшелчәләр уңышы җыела) Кабак: булдырдыгыз балалар сез көз турында бик күп шигырьләр, җырлар беләсез икән, ә кабактан нәрсәләр пешерәләр, ясыйлар икәнен беләсезмә? Балаларның җаваплары (кабак бәлеше, кабактан ботка, сок, пюре) ясыйлар Акбай:әйе балалар бик дөрес, кабак ул витаминнарга бай, бик файдалы яшелчә (җиләк), аны пешереп тә, чи килештә ашыйлар. Аның симәнкесендә бик яратып ашыйлар. Минем сезгә кабак боткасын ашатып карыйсым килә, ләкин аның өчен миңа сезнең ярдәм кирәк. Уен “Яшь пешекчеләр» Сөт, пшено, май, туралган кабак, тоз, песок, кыяр, бәрәңге арасыннан ботка пешерер өчен кирәкле ингридиентларны сайлап алу, исемнәрен әйтү. А.Б Булдырдыгыз балалар, хәзер инде боларны повар апаларга тапшырыйк, алар безгә иртәнге ашка тәмле ботка пешерерләр. Кечкенәлр төркеме балалары уен: «Кояшкай һәм яңгыр» Акбай:уеннарыбыз дәвам итә Уен-эстафета: “Кем тизрәк?” (Балалар ике командага бүленеп, аякларына галош, кулларына кулчатыр тотып билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.) Акбай :әле мин сезгә табышмаклар алып килдем, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрегезне тикшереп карыйм әле. Табышмаклар 1. Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште(Алма)
2. Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)
3. Катлы-катлы тунлы, тәбәнәк кенә буйлы (кәбестә)
4.Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә,үзе бик матур, аны кем әйтер (помидор)
5.Ул җир астына төшкән,кып-кызыл булып пешкән
Ашка тәм һәм төс бирер, аны кем белер?(чөгендер)
6.Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)
7. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)
Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез, Зирәк икән үзегез! Әйдәгез әле балалар ял итеп, бер җырлап та алыйк. Икенче кечкенәләр төркеме җыр “Матур бакча” Уен ярыш “Идәнгә төшермә” (ракетка белән шарны идәнгә төшерми алып бару) Музыкаль уен: “Пуголо” Кабак белән Эт:балалар сезнең бәйрәм бик күңелле булды, безгә бик ошады, ләкин безгә әби белән бабай янына кайтырга кирәк, әле онытып торабыз икән, бабайның бакчасында, кабак, шалкан гына түгел, әле бик тәмле алмалар да үсә, сезгә күчтәнәчкә бабай тәмле көзге алмаларын биреп җибәрде, ә әби кабактан шундый тәмле бәлеш пешерде. А.Б: бик зур рәхмәт сезгә, сез килгәч бәйрәмебез тагында ямьләнеп китте, бабай белән әбиегезгә күчтәнәчләре өчен рәхмәтебезне җиткерегез,сау булыгыз. Персонажлар Сау булыгыз, балалар. Тәрбияче алмалар, пәрәмәчләрне эләшә.