Тема :Атаклы шагыйрь –Нәби Дәүли.
(1 нче слайд. )Нәби Дәүли шигыре Сара Садыйкова көенә язылган “Татарстан- минем республикам” җыры яңгырый.
Кичә барышы.
1 нче алып баручы. Исәнмесез,менә тагын кайтам
Тагын кайтам туган ягыма
Күрешергә дус- туганнар белән
Кайтам әле, кайтам авылыма
Исәнме- дим ,зифа каеннарга
Исәнме -дим ,аккан суларга
Исәнме –дип,дәшәм ,сәлам юллыйм
Юлларымда очраганнарга.
2 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн кадерле укучылар ,хөрмәтле укытучылар,килгән кунаклар.
(2 нче слайд.Нәби Дәүли)
1 а.б.Без бүген “Атаклы шагыйрь- Нәби Дәүли” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичәгә җыелдык. Әлеге яңгыраган җырның сүзләрен атаклы шагыйребез –Нәби Дәүли язган.
Нәби Дәүли .Бу легендар исемне миллионнар белә.Бик күпләр бу исем белән горурлана. Нәби Дәүли бернинди дә мифик герой түгел,ә гап-гади кеше.
Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстан АССРның Әлки районы) Мәүләшә (Иске Камка) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Дүрт яшендә чакта аның әтисе, бераздан әнисе үлеп китә, Нәбиулла ятим кала. 1921 елда ул Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендә балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык белем ала, ФЗӨдә укый, беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Озакламый Донбасс ягына китеп, «Пролетар» исемле татар газетасы редакциясендә эшли. 1931–1933 елларда ул Винница шәһәрендәге хәрби мәктәптә укый, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
2 нче а.б Наби Даули (Набиулла Хасанович Давлетшин) родился 1 июня 1910 году в бедной крестьянской семьи деревни Старо-Камка Спасского уезда Казанской губернии (ныне Алькеевского района Республики Татарстан). Лишившись с малых лет родителей, воспитывался в Царицынской (ныне Волгоград) детской колонии, где окончил школу-семилетку, школу фабрично-заводского обучения. После этого работал на одном из металлургических заводов Донбасса. Первые публикации Н. Даули появились в 1928 году в газете "Пролетарий", издававшейся на татарском языке. Позже он работал литературным сотрудником в редакции этой газеты.
(3 нче слайд “Мин җирдә калам” рәсем,ракета)
1 нче а.б.Туган җир үзенең урман-кырлары,серле кояш нурлары белән үзенә тартуына ,ышанам. Беләм, беләм ,үз йөрәгем белән , кем яратмас туган җирләрен?
2нче а.б.”Мин җирдә калам “шигырне 3бсыйныф укучылары Хлюпин Даниил,Хлюпин Никита укыйлар.
Әгәр миңа айга очарга
Ракетага утыр, дисәләр,
Ай кешесе булып яшәргә
Мең ел итеп гомер бирсәләр,
Миңа җирнең барлык гөлләрен
Истәлеккә бүләк итсәләр, —
Мин тормышны кайдан эзләрмен,
Айда булса минем юлларым.
Җыр ишетми ничек түзәрмен,
Тыңласам ташкын җырларын,
Күрми калсам таңнар атканда
Тәрәзәмдә кояш нурларын?
(4 нче слайд “Автопортрет” рәсем)
2 нче а.б.. Вернувшись в декабре 1945 года в Казань, Н. Даули работает вначале художником-оформителем, а с 1956 года профессионально занимается литературным творчеством.
1нче а.б.1945-1956 елларда Нәби Дәүли Казанда художник –бизәүче булып эшли. “Автопортрет”шигырен 4 а сыйныф укучысы Кабанов Арсений укый. Узган көнгә карамасам,
Килер көнне күрмәс идем.
Мин тормышны яратмасам,
Сөям сине, димәс идем.
Мин дөньяга табынмасам,
Кеше булып йөрмәс идем.
Кайгырмасам, уфтанмасам,
Яшәү ямен белмәс идем.
(5 нче слайд “Бәхет турында” бишек рәсеме)
1 нче а.б.Һәр кешенең туган җире ,туган нигезе,сөекле әти-әнисе,туганнары,моңлы туган теле була. Мондый кеше турында “ул бәхетле” диләр.
2 нче а.б. “Бәхет турында” укый Запускалова Виктория.
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Ай туганда җиргә туса да,
Бишегендә көлеп ятканда
Күз тиярлек матур булса да,
Туган җирен анам димәсә,
Анам диеп янып көймәсә,
Чишмә суын учлап эчкәндә
Йөрәгендә шатлык сизмәсә,
Нигә туган кеше дөньяга?
(6 нчы слайд “Уфа да матур”,рәсем)
Җыр “Уфада матур”
(7 нче слайд Минем кадерле әбием ,рәсем.)
1 нче а.б.Д өньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр - әбиләр турында алай еш уйламыйбыз.
2 нче а.б.”Минем кадерле әбием “.
(8 нче слайд Минем –дустым Әлифба.,рәсем)
1 нче а.б. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
2 нче а.б.Минем дустым –Әлифба.
Мин иртә белән мәктәпкә барам Хәрефләр белгәч, сүзләр язармын Беренче китап минем кулымда Каләмем кулда, дәфтәрем алда Буран булса да, мин юлны табам Яшә, диярмен, туган Ватаным Мине өйрәтер дустым әлифба Мине өйрәтер дустым Әлифба
Шат күңел белән мәктәпкә керәм Мин үсә-үсә буйга җитәрмен Сабак укырга, белем алырга Бәлки, юлларым китәр еракка Мин хәрефләрне әле аз беләм Таулар үтәрмен, диңгез кичәрмен Мине өйрәтер дустым әлифба Мине өйрәтер дустым әлифба
(9 нчы слайдКаракай йорт эте. Рәсем)
1нче а.б. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Каракай нинди эт икән?
2 нче а.б.”Каракай- йорт эте”.
(10 нчы слайд сугыш рәсеме)
1нче а.б. Н. Дәүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый
2 нче а.б. С первых дней Великой Отечественной войны Н. Даули - на фронте. В августе 1941 года во время жестоких боев под Оршей попадает в окружение, затем в фашистский плен, проходит тяжелые испытания в концлагерях Бухенвальда, Баден-Бадена, Магдебурга. С приближением линии фронта он бежит из лагеря и в составе наших частей продолжает воевать с врагом.
1 нче а.б.Сугыш хатирәләренә истәлек итеп Гарсков Павел аккардионда уйный.
1нче а.б.Сугыш вакытында ил бер йодрык ,бер җан булып көрәшә,яши,өметләнә. Нәби Дәүли әсәрләре аша моны тою кыен түгел.Аның кайсы шигырен генә алсак та Ватанны яратуы сизелеп тора.
2 нче а.б.Кешенең тау белән очрашуы.
Түшәк иде аңа тау күкрәге,
Юрган иде аңа ак болыт.
Каршысында балкып таң күкрәде,
Нур атылды аңа ут булып.
Яшен чатнап аңа уклар атты,
Янып очты алтын бөртекләр.
Ул һаман да тыныч йоклап ятты,
Төнлә кунды аңа бөркетләр.
Ул җылынды, ләкин уянмады,
Үлек төсле ятты күгәреп.
Мең алланың көче җитмәс иде
Торгызырга аны күтәреп.
1нче а.б.Нәби Дәүли иҗаты нинди,ул нәрсә турында яза ,дигән сорау куйсалар ,мин:
-Нәби Дәүли иҗаты-Ватан һәм аңа лаеклы булу турында ,-дип әйтер идем.
2 нче а.б. В 1977 году был подписан Указ о награждении Наби Даули медалью «Участник антифашистского движения в лагере смерти Бухенвальд-Дора». Но об этой награде писатель не узнал: медаль была передана родственникам только в 1990 году, через полгода после смерти Даули.
1 нче а.б.Менә кичәбезнең азагына да якынлаштык.Хушыгыз ,исән сау булыгыз.