Дәрес темасы: Сүз төркемнәре. Шахмат фигуралары.
Максат: Сүз төркемнәре турында белгәннәрне шахмат фигуралары темалары белән бәйләп искә төшерү, гомумиләштерү, аңлата белү күнекмәсен үстерү.
Дәрес тибы: үткәннәрне кабатлау һәм системалаштыру.
3сыйныф. "Татар теле". Икенче кисәк И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.
Җиһазлау: презентация PowerPoint «Сүз төркемнәре», компьютер, проектор.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
1слайд
1)Яхшы кәеф булдыру.
-Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек.
- Бик яхшы. Кояшлы көнне без бер-беребезгә карап елмаеп, тагын да балкытып җибәрик, бу күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.
II.Төп өлеш.
Матур язу күнегүе:
Бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз
Ак, фил, йөрер, кара, шакмаклы, отты, ат, такта, уен, Һиндстан, Гата, уйный. (Тактада язылган)
-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? Соравына җавап бирә, предметны белдерә)
Бу төркемгә кергән сүзләр ничек атала? (Исем)
2 слайд.
2).Әйдәгез исем турында алган белемнәребезне искә төшерик.
- Исем нәрсәне белдерә? (Предметны)
- Нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә?)
- Исемнәр нинди ике төргә бүленә? (Ялгызлык, уртаклык)
- Язылган исемнәр арасыннан ялгызлык исемнәрне табып, асларына сызыгыз. (Һиндстан – Индия, Гата.)
Һиндстан турында сез нәрсәләр беләсез?
3слайд.
Шахмат уены Һиндстанда VI гасырга кадәр барлыкка килгән. Аның мең ярым еллык тарихы бар. Шахмат уены баштан чатуранга дип аталган.
- Гата Камский – шахмат буенса дөнья чемпионы.
4слайд.
Тагын кемнәрне беләсез?
- Яхшы. Молодцы! Әйдәгез шахмат фигураларын да искә төшереп китик әле.
5слайд.
.
Һәрбер шахмат фигуралары комплектына шаһ (♔), вәзир (♕), ике түре (♖), ике фил (♗), ике ат (♘) һәм сигез пешка (♙) керә. Уен башында «аклар» беренче һәм икенче, ә «каралар» җиденче һәм сигезенче горизонталь рәтләргә, ә аларның пешкалары икенче һәм җиденче горизонтальләргә тиешенчә урнашалар.
Уен. Шахмат фигураларын дөрес итеп урнаштырырга. (Һәр группада 1 шахмат комплекты. Такта янында 1 укучы.)
- Кайсы фигуралар берлек санда, кайсылары күплек санда була?
- Исем нәрсә белән төрләнә?
НӘТИҖӘ.
- Исем сан белән төрләнә.
Булдырдыгыз!
Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнәләр? (Килешләр белән.)
Татар телендә ничә килеш бар? (Кабатлау.)
Дәфтәрләрдә эш.
Фигуралар рәсеме ясалган карточкаларда исемнәрне килешләр белән төрләндерәләр.
Бер-берсен тикшерәләр.
Молодцы! Дәресебезне дәвам итик.
3)Хәзер тактада язылган сүзләр арасыннан предметның билгесен белдергән сүзләрне табып языйк. Нинди сүзләрне язарсыз? Аларны без ничек атый идек? (Сыйфат) 6 слайд.
Тест үтәү.
7 слайд.
1. Сыйфатлар нәрсә белдерә?
а) предметны; б) предметның эшен; в) предметның билгесен;
2. Сыйфатларга нинди сораулар куела ?
а) кем? нәрсә?; б) нинди? кайсы?; в) нишли? нишләде?;
3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә ?
а) исемгә; б) фигыльгә; в) кисәкчәләргә;
4. Уңган сүзенә синоним сыйфат табыгыз:
а) ялкау; б) шаян; в) өлгер;
5. Салкын сүзенә антоним сыйфат табыгыз:
а) кызыл; б) җылы; в) җәйге.
8слайд. Тест җаваплары.
4. Сыйфатның нинди дәрәҗәләрен беләбез?
Парларда эш. Сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куярга. (Ак, кара)
Үзара тикшерү.
Булдырдыгыз укучылар. Сыйфат турында алган белемнәребезне барлап чыктык. Сез бик җитез һәм тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз. Иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Сәйдә ягымлы, тыйнак... Булат ярдәмчел, җитез...) Молодцы.
III. Физминутка.
Хәрәкәттә бәрәкәт дигән безнең татар халкы. Кече яшьтән үк без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Һәркөн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгельләнергә. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән мәкаль дә бар эле безнең татар халкында.
- Әйдәгез үзебезнең эшебезне күрсәтеп бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә предметлар әйтәм сез аларның эшен, хәрәкәтен күрсәтерсез.(куян, кош, аю, бака, пианист, гармунчы, йөгерешче, язучы. ) Булдырдыгыз, молодцы!
IV. Белемнәрне ныгыту.
Ә хәзер тактада язылган сүзләр арасыннан эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне табып язабыз.
Нинди сүзләрне яздыгыз?
Йөрер, отты, уйный.
Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?
Фигыль.
Әйдәгез хәзер бүгенге дәреснең темасын билгелибез. (Исем, сыйфат, фигыль.) Ә бер сүз белән аларны сүз төркемнәре дип атыйлар. Димәк, дәреснең темасы: “ Сүз төркемнәрен һәм шахмат фигуралары темасын кабатлау.”
9 слайд.
Ә дәреснең максаты нинди булыр?
Яхшы, дәресебезне дәвам итәбез.
Фигыль турында нәрсәләр өйрәндек?
10 слайд.
(Зат-сан, заман белән төрләнәләр, барлык һәм юклык формалары була.)
Йөрер, отты, уйный фигыльләренең заманнарын билгеләтү. (Телдән).
Бу фигыльләр нинди формада?
Барлыкта.
Юклык формасына куегыз.
Төркемнәрдә эш. Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә.
Тикшерү.
Мин йөрермен Без йөрербез
Син йөрерсең Сез йөрерсез
Ул йөрер Алар йөрерләр (Киләчәк заман)
Мин оттым Без оттык
Син оттың Сез оттыгыз
Ул отты Алар оттылар (Үткән заман)
Мин уйныйм Без уйныйбыз
Син уйныйсың Сез уйныйсыз
Ул уйный Алар уйныйлар (Хәзерге заман)
УЗБӘЯ
V. Рефлексия
-Без нинди сүз төркемнәрен кабатлап үттек?
- Сүз төркемнәрен нинди фән өйрәнә?
Укучылар, без сезнең белән барлык сүз төркемнәре белән дә танышмадык. Калганнары белән Морфология фәне сезне зур сыйныфларда таныштырыр.
Төркемнәрдә кластерлар ясау.
1 төркем – исем
2 төркем - фигыль
3 төркем – сыйфат
Белемнәрне бәяләү.
11 слайд.
Өй эше.
Һәр сүз төркеменә дә 5 мисал язарга.
Менә дәресебез тәмамаланып та килә. Шахматчылар ярыш тәмамлангач бер-берсенең кулларын кысышалар. Әйдәгез без дә бер-беребезгә рәхмәт әйтеп куллар кысышыйк.
Бүгенге дәрес өчен бик зур рәхмәт.