Просмотр содержимого документа
«Сүз төзелеше буенча тест»
“Сүз төзелеше. Сүз ясалышы” темасына тест.
1.Сүзнең тамыры ул-
а) башка мәгънәле кисәкләргә бүленә.
ә) сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм башка мәгънәле кисәкләргә бүленми.
3.Тамырдаш сүзләр дип:
а) бер тамырдан ясалган аваздаш сүзләр атала.
ә) бер тамырдан ясалып,яңа мәгънә белдерә торган сүзләр атала.
4.Тамырдаш сүзләр булган рәтне билгеләгез:
а) юлчы, юлдаш, юлбашчы.
ә) авылга, авыллар, авылыбыз.
5. Тамырдаш булмаган сүзләрне билгеләгез:
а) сусыл, сулы, сусау.
ә) табышмак, табак, табан.
6. Кушымчалар ике төрле була:
а) калын һәм нечкә;
ә)сүз ясагыч һәм форма ясагыч.
7. Сүз ясагыч кушымчалар
а)җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен кулланыла.
ә)яңа сүз ясау өчен кулланыла.
8.Сүз ясагыч кушымчалар белән ясалган сүзләрне билгеләгез:
а) көчле, юлдаш, яшьтәш, кискеч
ә) көчне,юлда, яшьтә, кисә.
9.Форма ясагыч кушымчалар:
а)-гыч/-геч,-лы/ле,-ма/мә;
ә)-га/гә,-лар/-ләр,-ны/-не.
10. Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән?
а) са – бын, са – тып, са – ры – рак;
ә) кар – лан – ган, яшь – келт, җитмеш – енче.
11. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап языгыз:
а) җил-
ә) сүз-