СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сүзләрне кушу ысулы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сүзләрне кушу ысулы»

Тема. Сүзләрне кушу ысулы

 

Максат.

1.Сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу үзенчәлекләр аңларга ярдәм итү, кушма, парлы, тезмә сүзләр турында төшенчә формалаштыру.

2. Үз белемнәрен тикшерү һәм бәяләү күнекмәләрен үстерү; төрле ситуацияләрдә белем һәм осталыкны мөстәкыйль куллана белү  эшчәнлеген оештыру.

3. Татар теле дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Дәрес тибы: уку мәсьләсен кую һәм чишү

Дәреснең формасы: эзләнү – тикшеренү эше

 

Җиһазлар: дәреслек “Татар теле 5 нче сыйныф”, авторы Р.Р.Шәмсетдинова, 145- 151 бит, индивидуаль карточкалар № 1, 2

Дәрес барышы

 

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру


1. а) Психологик уңай халәт тудыру.

    б) белемнәрне тигезләү

Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, үткән дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек?

Көтелгән җавап.  Ясагыч кушымчалар ялгап яңа сүз ясарга өйрәндек.


Укытучы: Татар телендә иң киң таралган нинди сүз ясагыч кушымчаларны беләсез.

Көтелгән җавап.

  • -чы,- че - эшче, балыкчы

  • -лык,- лек – картлык,көндәлек

  • -даш,- дәш – юлдаш, сердәш

  • -сыз,- сез – болытсыз, гамьсез  

  • -ла, - лә – чүплә, башла

  • -ак, - әк – урак, бүләк

  • -ча, - чә - русча, бүлекчә һ.б.


2. Өй эшләрен тикшерү

Укытучы: Укучылар, өй эшләрен тикшереп алыйк әле.

      

Үзбәя.


3. Уку мәсьләсен кую ситуациясе.

Укытучы: Сезнең алдыгызда сүзләр язылган карточкалар бар. Шул сүзләрне игътибар белән укып чыгыгыз.


Карточка №1

Төньяк, ярдәм итү, бала-чага, үги ана яфрагы, күзаллау, иртә-кич, унөч, кырык биш, алмаш – тилмәш.

Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Укучылар, ясалышы ягыннан сүзләр нинди төрләргә бүленә?

- Тамыр һәм ясалма

Укытучы: Әле генә сез укыган сүзләр кайсы төргә керә?

- Ясалма.

Укытучы: Сүзләр нинди ысуллар белән ясала?

Көтелгән җаваплар:

  • Сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы;

  • Сүзләр кушылу ысулы;

  • Аваз составын үзгәртү ысулы;

  • Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү ысулы;

  • Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы;

  • Сүзләрне кыскарту ысулы.

Укытучы: Ә хәзер сүзләрне яңадан бер кат укып чыгыгыз һәм өч баганага аерып языгыз.

Алар нинди сүзләр? Мондый сүзләр сүз ясалышының кайсысына карый.

Шуннан чыгып дәрескә уку мәсьәләсен дә билгеләргә тырышыгыз.

Көтелгән җавап.

Беренче баганадагы сүзләр – кушма сүзләр, икенчесендә - парлы сүзләр, өченчесендә - тезмә сүзләр. Алар сүзләрне кушу ысулы белән ясалган. Без бүген сүзләрне кушу ысулы ярдәмендә яңа сүзләр ясалу турында сөйләшербез.

 

Үзбәя.

Тема языла. Сүзләрне кушу, парлы, тезмә сүзләр.

 

II. Уку мәсьләсен адымлап чишү.

 

1. 333 нче күнегү.

- Биремне укып чыгу.

Укытучы: Төнбоек, көнбагыш сүзләре (тактага эленә) ничек ясала?

 

Көтелгән җавап.

Төнбоек, көнбагыш сүзләре кушма сүзләр. Алар ике тамыр бергә кушылып бер мәгънә аңлата, ә көнкүреш сүзендә ике тамырдан тыш, кушма сүз ясауда сүз ясагыч кушымча да катнашкан. Кушма сүзләр кушылып языла.

 

Укытучы: Ә хәзер алган белемнәребезне моделебезгә урнаштырыйк әле.( кушу ысулыныд һәрбер төрен өйрәнгән саен модель тутырыла бара)


Кушма сүзләр

Парлы сүзләр

Тезмә сүзләр





(Тикшереп чыгабыз, бер – беребезгә сөйләп карыйбыз)

Укытучы: 333 нче күнегүдән

I төркем - ике тамыр кушылып ясалган кушма сүзләрне язып ала

II  төркем  -  ике тамырга сүз ясагыч кушымча да ялганып ясалган кушма сүзләрне язып ала.  

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.

 

2. Карточка № 2 (телдән)

Карточкаларда сүзтезмәләр бирелгән, шулардан кушма сүзләр ясарга.

 

I төркем                                                                       II  төркем 

Алма агачы – (алмагач)                                       Ак каурыйлы кош – (аккош)

Бу көн – (бүген)                                                      Эз табучы – (эзтабар)

Озын борынлы - (озынборын)                              Кояш чыгу ягы – (көньяк)

Аргы як – (аръяк)                                                   Бу ел – (быел)

Кул яулыгы (кулъяулык)                               Тимердән ясалган аяк (тимераяк)

 

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.

 

3. 338 нче күнегү

Укытучы: Биремнәрне укып чыгыгыз әле. Нинди биремнәр бирелгән? Парлы сүзләр нинди мәгънә мәнәсәбәтендә торалар, ничек ясалганнар?

 

Явым-төшем                  янып-пешеп

Иртә-кич                 кулга-кул (сүзләр тактага языла)


Көтелгән җавап

Явым-төшем парлы сүз. Алар мәгънәдәш, яисә синоним сүзләрдән ясалган

Иртә- кич  парлы сүз. Сүзләр капма - каршы мәгънәдә, яисә антоним сүзләрдән ясалган

Янып-пешеп - парлы сүз. Алар аваздаш сүзләр ярдәмендә ясалган.

Кулга –кул – парлы сүз. Алар бер үк сүзне кабатлау юлы белән ясалган.


Парлы сүзләр сызыкча аша языла.

 

Укытучы: Парлы сүзләр турында алган белемнәребезне моделебезгә урнаштырабыз.

(Тикшереп чыгабыз, бер – беребезгә сөйләп карыйбыз)

 

338 нче күнегүдән һәр очракка өчәр мисал язып алырга.

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.

 

4. 340 нче күнегү (өстәмә бирем)

 - парлы сүзләрнең икенче өлешен  язарга.

- өч сүз белән җөмлә төзергә.

 

Үзбәя.

 

5. 348 нче күнегү

Белемнәрне тигезләү.

Укытучы: Нәрсә ул сүзтезмә?

Көтелгән җавап

Сүзтезмә - бер әйберне , эш яки хәлне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып,төгәлрәк итеп атый. Мәсәлән, агач өстәл.

Сүзтезмә - ияртүче һәм иярүче сүздән тора.

 

Укытучы: Укучылар тактада язылган Җир шары, үги-ана яфрагы сүзләренә  игътибар итегез әле, болар нинди сүзләр?

Көтелгән җавап

Болар тезмә сүзләр, ике сүздән ясалган, бер мәгънә аңлата, аерым языла.

 

Тезмә сүзләр турында алган белемнәребезне моделебезгә урнаштырабыз.

(Тикшереп чыгабыз, бер – беребезгә сөйләп карыйбыз)

 

348нче күнегүдән бары тик тезмә сүзләрне генә язып алыгыз.

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.


III. Рефлексия, бәяләү


  1. Укытучы: Бүген дәрестә нинди уку мәсьләсен чиштек?

Көтелгән җавап

-Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләр ясарга өйрәндек.

 

Укытучы: Моңа ничек ирештек?

Көтелгән җавап

Күнегүләр эшләдек, дәреснең моделен төзедек, карточкадагы биремнәрне үтәдек, фикерләштек.

 

Укытучы: Дәрестә алган белемнәрегезне бер – берегезгә сөйләгез әле.

(Модель буенча сөйләү)

 

Киләсе дәрескә проблема.

Алдагы дәрескә сүзләрне кушу ысулы белән ясалган сүзләрнең язылышында тагын нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне дә карап карагыз әле.

 

Үзбәя.


  1. Өй эше


1) “Җиңү көне” темасына хикәя төзергә.

2) Кушма , парлы, тезмә сүзләр кергән фразеологик әйтелмәләр язарга.

  

Укытучы: Иҗади эшләрегезне көтеп калам.