Сыерчыкларны көтү.
Яз җитте. Шаулап-гөрләп ташулар акты, сулар еракка, киңлеккә юл алды. Кояш үзенең җылы нурлары белән юмартланып, бар дөньяны җанландырды. Тиздән сагынып көткән канатлы дусларыбыз – сыерчыклар кайтачак...
Просмотр содержимого документа
«Сыерчыкларны көтү.»
Сыерчыкларны көтү.
Яз җитте. Шаулап-гөрләп ташулар акты, сулар еракка, киңлеккә юл алды. Кояш үзенең җылы нурлары белән юмартланып, бар дөньяны җанландырды. Тиздән сагынып көткән канатлы дусларыбыз – сыерчыклар кайтачак. Моны Нурбәк түземсезләнеп көтте. Чөнки ул әтисе белән өч сыерчык оясы ясады. Берсен үзләренең өй кыегына кадаклап куйды, икенчесен мәктәпнең каен агачына бәйләп куйдылар, өченчесен күршедә яшәүче ялгыз Банат әбинең миләш агачына элделәр. Әби үзен хөрмәт иткәннәренә бик сөенде.
Менә сыерчыклар да үзләренең туган җирләренә кайттылар. Ял да итәргә өлгермәделәр, үзләренә оя эзләргә тотындылар. Нурбәк аларны зур кызыксыну белән күзәтте. Башта сыерчыкларның җырлаулары моңсу кебек иде. Дүрт-биш көн узгач, шатланып җырлый башладылар. Ни өчен шулай икәнен Нурбәккә әтисе аңлатты: “Әти сыерчыклар алдан кайта, улым. Ялгыз булгач, аларга моңсу”, - диде.
Ниһаять, Нурбәкнең өй кыегына парлы сыерчыклар урнашып, үзләренең матур җырлары белән Нурбәккә рәхмәтен белдерделәр, концерт куйдылар.
Күрше әби килеп:
Улым, син куйган ояга сыерчыклар килде. Аларны күзәтү, җырларын тыңлау миңа рәхәтлек бирә. Рәхмәтләр яусын үзеңә, игелек күр, гомер буе рәхәт яшә! – дигәч, Нурбәкнең шатлыгы эченә сыймады. Күңеленнән генә “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, - дип юкка гына әйтмиләр икән дип уйлады.
Мәктәпкә баргач, укытучы апасы Нурбәккә, иптәшләре алдында, синең ояңны сыерчыклар бик тиз үз итте, ишетәсеңме җырлавы белән сиңа рәхмәт әйтә, безнең күңелне күтәрә, - диде.
Нурбәк бу вакытта үзен бик бәхетле хис итте. Әйе, “Яхшы сүз - җанга дәва” икәнен ул аңлады.
Нурбәк гел әйбәт, ярдәмчел булды. Шуңа күрә бик бәхетле гомер кичерде. Барысы да аны хөрмәт итте, олылыклады.