Тип урока: Урок развивающего контроля.
6нчы сыйныф (рус төркеме), Р.З.Хәйдәрованың “Татар теле” дәреслеге.
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат: 1)Сыйфат дәрәҗәләрен үзләштерү.
2) Сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.
3) Үз эшчәнлегеңә бәя бирү күнекмәсе формалаштыру өчен җирлек булдыру.
Дәрес этабы | Укытучы | Укучы | Җиһазлау |
Уку мәсьәләсен кую | 1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. 2. Уңай психологик халәт тудыру (исәнләшү, хәерле көн теләү, хәлләрен сорашу, бер-беренә уңышлар теләү). | Өй эшен тикшерү: бирелгән сыйфатларның тәрҗемәсен сорау. (Бу сыйфатлар балаларга дәрес буена очраячак) | Тактада өй эшенең дөрес җавабы.(тактаның уң як өлешендә) |
Актуальләштерү | Тактадан төрле сыйфат дәрәҗәләре кергән текст укыла.(Мәсәлән: Кызыл алма. Кызылрак алма. Кып-кызыл алма. Иң кызыл алма. Кызгылт алма.) Сездә нинди сорау туды? (яки, сезне бу җөмләләрдә нәрсә кызыксындырды?) Бу җөмләләр бер-берсеннән ничек аерыла? (Русча тәрҗемәсе укыла) Җаваплардан соң укытучы теманы тагын бер кат кабатлый:Бүген без сезнең белән сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнербез, ә хәзер дәреслекләрнең 54 битендәге кагыйдәне үзегез укып китегез. Әйдәгез, кагыйдә ярдәмендә таблица төзеп карыйк. | Җаваплар тыңланыла. Хаталар төзәтелә. Укучылар теманы билгелиләр. Укучылар ярдәмендә укытучы тактага таблица ясый. | 1)Тактада язылган җөмләләр. 2) Сыйфат дәрәҗәләре (Степени сравнения прилагательных) | Гади | Чагыштыру | Артыклык | Кимлек | - | -рак/-рәк | 1)Бик(иң)___, 2)частичное повторение основы | -гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су. | кызыл | кызылрак | Бик кызыл, кып-кызыл | кызгылт | |
Авырлыкларны билгеләү этабы. | Укытучы дәреслектәге биремнәрне эшләргә куша (төрле сыйфат дәрәҗәләре, аларны 4 төркемгә бүлеп язарга.) Сез биремне эшли алдыгызмы? Кайсы сүзләрдә авырсындыгыз? Эталон бирелә. Хаталар булган очракларда мондый сораулар бирелә. | 4 укучы чыгып таблица астына тактада эшли, калганнары дәфтәрләрендә. | Дәреслек,54 бит, №2; Таблица Эталон бирелэ: Тактада төзәтелгән вариант белән чагыштыру. |
Авырлыклардан чыгу юлы. | Дәреслектән биремнәр үтәү.(җөмләләрдән сыйфатларны табарга, дәрәҗәләрен билгеләргә.) | Кагыйдәне тагын бер кат искә төшереп үтү(һәр бала үз мисалын кагыйдә ярдәмендә аңлата) | Таблица, дәреслек(54 бит, 3нче күнегү) |
1нче кат истә калдыру | Чагыштыру дәрәҗәсенә бирем. (Бүген көн салкын. Безнең өй зур. Романың тубы зур. Асяның күлмәге ак, ..китабы матур, машинасы яңа..һ.б.) | Парларда эшләү. (Бер-берсенә бер үк сорауны бирәләр, берсе гади дәрәҗәдә җавап бирә, берсе чагыштыру дәрәҗәсендә.) Мәсәлән: 1 пар -Бүген көн нинди? – Бүген көн салкын . Бүген көн нинди? Бүген көн салкынрак. 2 пар. – Бу күлмәк нинди?... | Һәр парга үз җөмләсе язылган карточкалар бирелә. |
Мөстәкыйль эш. | Сезгә сыйфатлар бирелә, сез шуларны төрле дәрәҗәгә куеп җөмләләр төзегез. | Һәр укучыга 2 шәр сыйфаттан төрле дәрәҗәдә җөмләләр төзергә. | Карточка белән эшләү. |
Кабатлау. | Һәр укучы тактага чыгып үз сыйфатларын төрле дәрәҗәдә яза. Үз мисалларын укыту. | Хаталар булса төзәтелә. | |
Рефлексия | Без бүген нәрсәләр белдек? Нинди кунекмәләр ярдәмендә аңладык? Биремнәр эшләнелдеме?(-Ни өчен баганага яздык?) - Ни өчен шулай килеп чыкты? | Фикерләр тыңланыла. (сыйфат дәрәҗәләрен өйрәндек, биремнәрне эшләдек,чөнки таблица ярдәмгә килде һ.б.) | |
Үзбәя. | Укытучы дәрес буена эшләгәннәрне һәм соңыннан алган җавапларны кушып балага реаль билге куя. | Теманы аңлау дәрәңәсеннән чыгып һәр бала үзенә бәя бирә | Бәяләү эталоны: “3”ле – тактага карабрак сөйли(таблица ярдәмендә), үз мисаллары юк. “4”ле – тактага бик аз (3-4) карап ала, үз мисаллары аз (2-3). “5”ле – тактага карап сөйләми, үз мисаллары күп. |
Өй эшләрен бирү. | 1) 55 бит, 8нче күнегү .(җөмләләрне тәрҗемә итәргә: у меня очень красивое платье, 22 декабря самая короткая ночь, 22 июня самый длинный день) 2) Сыйфат дәрәҗәләре белән сүзтезмәләр төзергә, тәрҗемәсен бирергә. | Көндәлекләренә өй эшен яздырту. | |