Актуальләштерү | Исем, фигыль сүз төркемнәрен ачыклый, аларга хас үзенчәлекләрне күрсәтә, мисаллар китерә белүләренә ирешү Сүзләр бирелә, шул сүзләрне исем һәм фигыль сүз төркемнәренә аерырга. -Укучылар, Сезнең алдыгызда схемалы карточкалар ята. Дәрес барышында бу карточкаларны тутырып, гомуми кагыйдәне чыгарырга кирәк булыр. Бу эшне дәреснең һәр этабыннан соң тутырып барасыз. | Укучылар сүзләрне нинди сүз төркеменнән булуына карап, шул сүз төркеме язылган кәгазь янына ябыштыралар. | ТБУУГ:сүзләрне аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу |
Уку мәсьәләсен кую | Укучыларны яңа материалга алып керү өчен җирлек булдыру, уйланырга этәрү, алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне күзалларга һәм гомумиләштерүгә ирешү. -Минем сезне бер әкият белән таныштырасым килә. Борын-борын заманда сүз төркемнәре илендә яшәгән ди Исем белән Фигыль. Алар бик дус булганнар. Бер-берсен тулыландырып, ачыклап, гел янәшә йөргәннәр. Шулай яши торгач ни өчендер икесенә дә күңелсез була башлаган. Алар дус эзләп юлга чыкканнар. Ул дусны тапканнар. Ул аларның тормышын матурлаган, баеткан, бизәгән. Бу сүз белән Сүз төркемнәре патшалыгы ямьләнеп киткән. - Безнең бүген дәресебезнең максаты да бу дусның кем икәнлеген ачыклау булып тора. - Моны ачыклауда безгә Зирәкнең биремнәре ярдәм итәр. | Игътибар белән тыңлау, фикер алышуда катнашу,үз фикереңне дәлилләп әйтә белүгә ирешү | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
Уку мәсьәләсен чишү | Презентациядә бирелгән табышмакларга җавап табу. Проблемалы сорау аша дәрес материалын үзләштерүгә юнәлеш бирү, уйланырга этәрү -Табышмакларга җавап табып, кроссвордны чишәргә, исем белән фигыльнең дустын ачыкларга. 1. Тизлек, җитезлек ягыннан Арысланга бирешмим. Буйлы киемемне салмыйм, Яшим шушы килеш мин (Юлбарыс) 2. Ашка салсаң-тәм кертә, борынга керсә –төчкертә (Борыч) 3. Төнлә калка, Көндез ята. Ул нәрсә? (Ай) 4.Гәүдәгә дә ул бик дәү, Көчкә дә ул бик көчле. Озын борыны белән, Күтәрә бөтен йөкне (Фил) 5.Кечкенә генә буе бар, Өч кат сары туны бар (Суган) 6.Нечкә билле, Көлтә койрыклы (Төлке) - Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты? -Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? Хәзер парларда схемалы карточкаларны тутыра барабыз. Схеманың өстенә нәрсә дип язырбыз? Табышмактагы җавап сүзләргә нинди сораулар куеп була? Сыйфат сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә. (Җавапларны схемаларга язып баралар) - Укучылар, хәзер безгә сыйфатларның нинди сүз төркемен ачыклавын белергә кирәк. Моның өчен безгә Зирәкнең биремнәрен үтәргә туры килер. Презентациядә предметлар күрсәтелә, предметларның исемнәрен әйтергә һәм сораулар куярга. - Димәк, сыйфатлар нинди сүз төркемен ачыклыйлар, нәрсәне белдерәләр? Сыйфатлар ачыклап килгән исемне ничек дип атадык? -Дөрес, укучылар, молодцы! - Зирәкнең алдагы биреме белән танышыйк. Мин сезгә предмет рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм. Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк. Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз. -Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр? | Табышмакларны белүләрен тикшерү Сыйфат сүзенә карата күзаллау булдыру, фикер алышуда катнашу Табышмак җаваплары әйтелә: юлбарыс, борыч, ай, фил, суган, төлке Предметларны күзәтә белү, аларның нинди булуларын әйтеп бирү, төркемнәргә аеру Фикер алышуда катнашу. -Исем сүз төркемен ачыклыйлар, предметның билгесен белдерәләр. Сыйфатланмыш дип атала. (Схемага язып куялар) Рәсемнәр ярдәмендә предметларның төсе, тәме, формасы, холкы, вакытны, табигать күренешләрен тасвирлавына карап төркемнәргә аера белүләренә ирешү. 1 нче рәт: алма, ромб, лимон, кояш. 2 нче рәт: аю, кыяр, түгәрәк, бүре. 3 нче рәт: квадрат, куян, җәй, песи. - Төсен - Тәмен - Формасын - Характер - Табигать күренеше билгеләрен - Вакытны (Укучылар үзләренең һәр билгегә туры килгән сыйфатларын укыйлар) Схемага язып куялар. | ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Белемнәрне ныгыту | Дәфтәрләрдә эш. -Зирәкнең алдагы биремен башкару өчен без матур язу өстендә эшләргә тиешбез. Матур язу күнегүе Дәфтәрләрне ачтык.Иң элек дәрестә дөрес утыра белүне тикшереп алыйк. Аяклар? Идәндә. Арка? Туры. Куллар? Партада. Терсәкләр? Парта читендә. Дәфтәрләр?Авыш. Бер-беребезгә карадык, дөрес утыруыбызга инандык. Сезнең алдыгызда сыйфатлар язылган карточкалар ята. Шул сыйфатларны күчереп алып, беренче баганадагыларга синоним сүзләр уйлап язасыз, икенче баганадагы сыйфатларга антоним сүзләр уйлап язасыз. - Укучылар, беренче баганадагы сыйфатларны нинди сыйфатлар дип атарга була? Икенче баганадагы сыйфатларны ничек дип атарбыз? | Матур язу өстендә эшләү Охшаш мәгънәле һәм капма-каршы мәгънәле сыйфатлар турында белемнәрне системалаштыру. Схеманы тулыландырып язып бетерәләр | ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү | - Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне гомумиләштерик, бер калыпка салыйк. Сыйфат турында үзебезнең схемалар буенча нинди кагыйдә чыгара алабыз? Безнең 3 төркем бар. Хәзер төркемнәрдә киңәшләшәсез һәм үзегезнең гомуми бер схемагыз белән такта янына чыгып сөйлисез. - Рәхмәт,укучылар. Сыйфат турында нәрсәләр аңлап калуларын тикшерү. -Ә хәзер сыйфат сүз төркеме турында алынган белемнәребезне тикшереп китик, тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә алабыз. 1. Сыйфат сүз төркеме нәрсәне белдерә? а) предметны; б) билгене; в) хәрәкәтне. 2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? а) Нишли? б) Кем? Нәрсә? в) Нинди? Кайсы? 3. Кайсы сүз артык? а) Яшел б) Кызыл в) Хәйләкәр 4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми? а) Баллы б) Акыллы в) Яшел 5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк? а) Мин бүген бик иртә тордым. б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр. в) Алсу матур күлмәк кигән. 6. Матур сыйфатының антонимын табарга а) чибәр б) күркәм в) ямьсез г) гүзәл 7. Җылы сыйфатының синонимын табарга а) эссе б) суык в) салкын | Балаларның җаваплары тыңлана һәм анализлана. Схемаларны укытучыга җыеп бирәләр. Индивидуаль эш. Тест сорауларына җавап бирү, аңлау дәрәҗәсен күрсәтү. | ШУУГ: төркемдә эшли белү ТБУУГ: Схемадан файдаланып эшли белү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, белемнәрне структуралаштыру күнекмәсе булу КУУГ: үз фикереңне җиткерә белү, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү |
Белемнәрне бәяләү, өйгә эш бирү Рефлексия | Экранга дөрес җаваплар чыгарыла, укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билгеләр куела. Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату (3 төрле өй эше бирелә) Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, һәм киләчәккә перспектива билгеләү. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели, бәяли, бәяләтә. -Укучылар, без сезнең белән нинди теманы өйрәндек? -Нинди авырлыклар очрады? Нәрсәләр аңлашылып бетмәде? Нәрсәләр белергә теләр идегез? -Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез. | Бирелгән тексттан сыйфатларны табып язарга. Сыйфатлар кулланып әкиятне дәвам итәргә. Әкиятнең эчтәлегенә карата мәкаль язып килергә. Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәдә катнашалар. Максат һәм нәтиҗәдән чыгып үз-үзләрен бәялиләр. | ТБУУГ: биремне аңлау. ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың турында фикер йөртү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, җавапларны бәяли белү, үзбәя КУУГ: диалогта катнашу, фикереңне дәлилле итеп җиткерү. |