СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“ Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:    Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау.      

Максат: 1) Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләләрен ныгыту; 2) Сөйләм һәм язу телен үстерү;  

 

 

 

 

Просмотр содержимого документа
«“ Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау»

Башкортостан Республикаһы

муниципальное

Благовар районы муниципаль

районының Шарлык ауылы ТӨП

дөйөм белем бирЕү мәктәбе

муниципаль БЮДЖЕТ мәгариф учреждениеһы

(МБМУ ТДББМ Шарлык ауылы)

Мәктәп урамы 13, Шарлык ауылы

Благовар районы

Башкортостан Республикаһы 452734

Тел. (34747)25-2-19

Е-mail: [email protected]

Общеобразовательное БЮДЖЕТНОЕ учреждение

ОСНОВНАЯ общеобразовательная

школа д.Шарлык

муниципального района Благоварский район Республики Башкортостан (МОБУ ООШ д.Шарлык)

ул .Школьная 13, д.Шарлык

Муниципального района Благоварский район

Республика Башкортостан 452734

Тел. (34747)25-2-19

Е-mail: scharschool@mail.ru









ОКПО 48889543, ОГРН 1030201200974, ИНН/КПП 0214003217/021401001
















Открытый урок по татарскому языку и литературе в 6 классе

на тему :



 “Сыйфат” темасын гомумиләштереп 

кабатлау































Тема: Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат:
1) Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләләрен ныгыту;

2) Сөйләм һәм язу телен үстерү;

3) Укучыларда туган якның матурлыгына мәхәббәт хисе уяту,туган төбәгебезне ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Тибы: йомгаклау дәресе

Методлар: презентация карау, әңгәмә, төркем белән эш, тестлаштыру, таблица белән эш, индивидуаль мөстәкыйль эш иҗади язма эш сүзлек диктанты

Җиһазлау: дәреслек (Татар теле, 6нчы сыйныф өчен дәреслек,) компьютер презентациясе ”Сыйфат сүз төркемен кабатлау”, карточкалар, тест сораулары,

























Дәрес барышы:

I Оештыру моменты.

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максат белән таныштыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

Хәерле көн телик җиребезгә,

Хәерле көн телик hәммәбезгә,

Хәерле көн телик кунакларга,

Хәерле көн телик үзебезгә!

Кадерле укучылар, бүген татар теле һәм әдәбияты дәресен мин, Альбина Рәзим кызы алып барам.

Укытучы. Укучылар, менә тагын яңа көн туды. Тышта ап-ак кар, саф hава. Табигать бик матур, нәкъ сезнең күңелләр шикелле. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаек та, дәресебезне башлап җибәрик.

Укытучы.Укучылар, дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язып куябыз. Ә хәзер матур язуны тикшерәбез.Уртага матур язу дип язып куябызда,экраннан күчереп язабыз.



Укытучы.Укучылар билгеләнгән сүзләрне бергәләп укып китик.

Укытучы.-Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

Укытучы.-Димәк, без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

Укытучы.Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз,.белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

Укытучы.Сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен, дәреслекнең 145 нче битендәге сорауларга җавап бирик.( Кабатлау өчен слайд күрсәтә бару)

1. Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?

Җавап.Сыйфат предметның төсен, исен, формасын, күләмен белдерә һәм исемнең билгеләрен ачыклап килә.

-2.Сыйфатларның дәрәҗәләре ничек ясала?

Җавап.Сыйфатның дүрт дәрәҗәсе була. Мәсәлән: гади дәрәҗә- ак, чагыштыру дәрәҗәсе- аграк, артыклык дәрәҗәсе- ап-ак, кимлек дәрәҗәсе- аксыл.

3 Гади дәрәҗә сыйфатның гадәти билгесен белдерә.

Җавап. Артыклык дәрәҗәсе предмет билгесенең гадәти нормадан артыграк булуын белдерә. ( кисәкчәләр ярдәмендә ясала кап- кара, дөм караңгы, бер үк сыйфатны кабатлау аша матурның матуры)

Кимлек дәрәҗәсе предмет билгесенең гадәти нормадан кимрәк булуын белдерә. Кушымчалар белән ясала. Җылымса, алсу)

Чагыштыру дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең икенче предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын белдерә.(рак- рәк кушымчалары ялгап ясала)

4.Ясалышы ягыннан сыйфатлар нинди төрләргә бүленә?

Җавап Тамыр сыйфатлар: ак, матур, зур.

Ясалма сыйфатлар: күңелле, кышкы.

Кушма сыйфатлар: үзсүзле, күпмилләтле, халыкара.

Парлы сыйфатлар: очсыз- кырыйсыз, бала-чагалы.

Тезмә сыйфатлар: кызу канлы, күз ачкысыз.



5. Сыйфат җөмләнең кайсы кисәкләре булып килә ала?

Җавап.Сыйфатлар күбрәк җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып киләләр. Мәсәлән: Салкын кыш килде. Бүген көн салкын

6.- Антоним һәм синоним сыйфатлар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?

Җавап Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы.Ә хәзер сүзлек диктанты язабыз. Дәфтәргә сүзлек диктанты дип язып куябыз.

Авыр, матуррак, дөм сукыр, аксыл, яхшының яхшысы, биегрәк

Парларда эшләү.

- Укучылар, дәфтәрләрне күршеләребез белән алмашабыз һәм сүзләрнең дөреслеген экранга карап тикшерәбез. (Тикшерү.)

- Белемнәребезне баллар белән бәялибез: һәр дөрес сүзгә 1 балл куябыз.

Перфокарта белән эш.

Укытучы.Ә хәзер экранга игътибар итик.

Язган сыйфатларны, дәрәҗәләренә карап, перфокартага билгеләргә кирәк. (Перфокарталар өләшенә.)

№1

Сыйфат дәрәҗәләре

1

2

3

4

5

6

7

Гади дәрәҗә








Чагыштыру дәрәҗәсе








Артыклык дәрәҗәсе








Кимлек дәрәҗәсе










(Укучылар эшлиләр. Экран ярдәмендә дөреслеге тикшерелә һәм нәтиҗә ясала.)





Сыйфат дәрәҗәләре

1

2

3

4

5

6

7

Гади дәрәҗә






Чагыштыру дәрәҗәсе






Артыклык дәрәҗәсе






Кимлек дәрәҗәсе
















    1. Сыйфатка морфологик анализ ясау.


Укытучы. Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибен искә төшерик әле.

Укучы. 1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Дәрәҗәсен ачыкларга.

3. Исемләшү- исемләшмәвен әйтергә.

4. Исемләшмәсә, кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.

5. Нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.

6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Укытучы. Дөрес. Хәзер экранда бирелгән мәкальләрдән сыйфатларны табып, морфологик анализ ясыйбыз һәм мәкальләрнең мәгънәләрен дә аңлатабыз. (Тактада эшләнә).

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.

Кош – канат белән, кеше дуслык белән көчле.

Укучы. Игелекле- сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, эшнең исемен ачыклый, җөмләдә аергыч, ясалма сүз. Мәкальнең мәгънәсе: Җай чыккан саен, кешегә игелек кылырга ашыгырга кирәк.

Укучы. Көчле- сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, җөмләдә хәбәр, ясалма сүз. Мәгънәсе: Дусларың булса, теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә була.

Укытучы. Димәк, исемләшкән сыйфатларны морфологик яктан тикшергәннән соң, без нинди нәтиҗә ясый алабыз? Исемләшкән сыйфатлар кайда күбрәк кулланыла икән?

Укучы. Исемләшкән сыйфатларны мәкальләрдә еш очратырга мөмкин.

Укытучы. Әйе. Исемләшкән сыйфатларга морфологик анализ ясау үзенчәлекләре нәрсәләрдә күренә?

Укучы. Исемләшкән сыйфатларның исем билгеләре дә тикшерелә.

Укытучы. Укучылар әйдәгез күзләребезгә ял минуты оештырыйк.

Укытучы. Ә хәзер тексттан сыйфатларны ни дәрәҗәдә тануыгызны тикшерү максатыннан, “Кем тизрәк?” дигән уен уйныйбыз. Сезгә күренекле якташ язучының әсәреннән өзек тәкъдим итәм. Уйлап карагыз әле: Ул кайсы язучының һәм нинди әсәреннән?(“ Курай ” әсәреннән өзек бирелә)

“...Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә, мин аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым. Аны шул муллалар үзләре базардан ияртеп кайталар иде. Аз гына кылый, аз гына шадра, озын буйлы бу агай, минемчә, бик шәп курайчы булгандыр. Бик дәртләнеп, бик рәхәтләнеп, ничектер, җиңел итеп, гүя уйнап кына тарта иде ул үзенең кураен! Әмма шул ук вакытта ул кураеннан гаҗәп саф, гаҗәп иркен тавышлар чыгара белә һәм шуны искиткеч озын итеп, бормаландырып суза да ала иде. Кыскасы, тәмам җилеккә үтәрлек итеп уйный иде агаебыз!..”

Укучылар.Бу өзек татар әдәбиятының атаклы язучысы Ә Еникинең “ Курай” исемле хикәясеннән алынган .

Укытучы. Әйе, укучылар, Ә. Еники әлеге әсәрен туган ягының хәтирәләре итеп язан. Укучылар шуны да әйтеп китәргә кирәк Ә. Еникинең 17 февралендә( 2 март) туган көне аңа 105 яшь тула.

Укытучы: Ә хәзер әлеге өзектән сыйфатларны язып алырга кирәк. Әйдәгез, кайсыгыз өлгеррәк?( Ә. Еники портреты)

Укучылар сыйфатларны язып алалар.

Укытучы. Игътибар итегез әле: кыска гына өзектә автор никадәр сыйфат кулланган. Сезнеңчә, сөйләмдә сыйфатлар нинди әһәмияткә ия? Алар ни өчен кирәк?

Укучы. Сыйфатлар сөйләмне баеталар, тулыландыралар, аны образлы итәләр. Алар предмет һәм затларның билгеләрен, төрле сыйфатларын белдерү өчен кулланылалар.

Укытучы. Әйе, сыйфатлар предмет билгеләрен генә түгел, затларның характер билгеләрен белдерү өчен дә кулланылалар. Сез кешеләргә карата әйтелә торган нинди уңай сыйфатларны беләсез?

Укучылар. Мәрхәмәтле, игътибарлы, шәфкатьле, сабыр, тыйнак, ярдәмчел, яхшы, итагатьле, изге күңелле, кадерле, сөекле, олы җанлы, миһербанлы, ышанычлы, күркәм холыклы, игелекле, ихтирамлы, мөлаем, мәшһүр, белемле, мәзәкчән, нечкә күңелле, соклангыч, түземле, уңган, юмарт һ. б.

( Әлеге сыйфатлар экранда яктыртыла)

Укытучы. Яхшы, ә кешеләргә карата әйтелә торган нинди тискәре сыйфатларны әйтә аласыз?

Укучылар. Икейөзле, үзсүзле, кире, саран, мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, игелексез, мактанчык, тәртипсез, усал, ышанычсыз һ. б.

Укытучы. Әлеге сыйфатларның кайсыларын ешрак ишетергә һәм шул сыйфатларга ия булырга теләр идегез?

( Укучыларның җаваплары тыңлана).

Тирәбездә күренекле яхшы кешеләр” дигән темага иҗади эш башкару.


Укытучы.Әйе, кеше җир йөзенә бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Ә моның өчен без үзебез дә тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга тиешбез.

Сезнең тирәдә менә шундый яхшы сыйфатларга ия кешеләр бармы соң? Әйдәгез, экранда бирелгән терәк сүзләрдән файдаланып, караламага әйләнә-тирәбездәге мәрхәмәтле кешеләр турында кыска күләмле (миниатюр) сочинение язабыз. Сочинениенең темасы “Тирәбездә яхшы кешеләр” дип атала. Эшкә керештек, сезгә 5 минут вакыт бирелә.( “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләр, иҗади, сәнгать, хәвәскәр, оста, күренекле, шәхес, чын кеше, язучы, җырчы, ярдәмчел, халыкчан, ягымлы, сәнгать кешесе).?

( Берничә укучының язмасы тыңлана, нәтиҗә ясала).

Укытучы. Димәк, сезнең язмаларны тыңлагач, безнең Благовар районында шәфкатьле һәм миһербанлы, талантлы кешеләргә бай булуына тагын бер кат инандык. Без моның белән горурлана алабыз, шулай бит. Сез дә язмагыздагы кешеләрнең яхшы сыйфатларын үзегездә булдырырга тырышыгыз һәм башкаларга булыша алуыгызга сөенеп яшәгез. Бары тик сезнең яхшы сыйфатларыгыз турында гына сөйләсеннәр.

Укытучы. Укучылар , чыннан да безнең төбәк талантлы кешеләргә бай. Шундыйларның берсе Кашкалаша авылының матурлыгы турында , шушы авылда туып - үскән үзешчән музыкант, җырчы Айнур Такиуллин җыр иҗат иткән. Хәзер шул җырны игътибар белән тыңлап китәрбез. ( Җыр сүзләрен бирү)

“ Кашкалаша” җыры .

Өй эше бирү.

Сез өйдә әлеге язмаларыгызны( инша) тулыландырып, дәфтәргә язып килергә тиеш буласыз. Үзегез кулланган сыйфатларның асларына сызарга да онытмагыз. Әйдәгез, көндәлекләрне ачып, өйгә эшне язып куйыйк: 1вариантларга сочинениене тулыландырып, дәфтәргә язарга, сыйфатларның астына сызарга. 2 вариант. Җырдан Сыйфатларны табып дәрәҗәләрен билгеләргә .

IV. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Тест сорауларына җавап бирү.

Укытучы. Хәзер сезнең сыйфат буенча алган белем һәм күнекмәләрегезне тикшереп карыйк. Тест сорауларына җавап бирәбез.

Тест.

  1. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: ачы, тәмле, төче.

а) төс б) тәм в) форма

  1. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: бик уңган, кып-кызыл, иң кечкенә.

а) гади б) чагыштыру в) артыклык г) кимлек

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл

  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл



  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы



  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы

9. Ясалышлары ягыннан болар нинди сыйфатлар?

Үзсүзле, күпмилләтле.

а) кушма;б) тамыр;в) тезмә;г) парлы.

10. Пакь сүзенең синоним парын табыгыз.

а) чиста;б) купшы;в) пычрак;г) нәфис.

Слайд №10

Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. – б “5”- 10 балл

  2. – в

  3. – б “4” -7-9 балл

  4. – г

  5. – в “3”- 4-6 балл

  6. – б

  7. – г “2”- 3тән түбән балл

  8. – в

  9. –а

Һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Шулай итеп, әгәр сезнең 10 балл булса “5” була.

Йомгаклау.

Укытучы. Шулай итеп, без бүген сыйфат буенча өйрәнгәннәрне ныгыттык һәм әлеге тема буенча сезнең белемнәрне бәяләдек, сыйфатларның сөйләмдә бик киң кулланыла торган сүз төркеме булуына да инандык. Димәк, нинди сүз төркеме сыйфат дип аталды инде?

Укучы. Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап булган, җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүче, төрләнми торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.

Билгеләр кую.

Дәрес тәмам сау булыгыз.