Тема: Күрше хакы – тәңре хакы (слайд 1)
Максат: 1. Күршеләр белән тату яшәргә кирәклекне төшендерү.
2. Аларга карата шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: аудиоязма; “Күршеләр” җыры, Р.Фәхреддинның портреты; слайдлар, татар халык мәкальәре.
Дәрес барышы:
-
Оештыру өлеше.
-
Уңай психологик халәт тудыру.
-- Исәнмесез.
-- Саумысыз.
-- Хәлләрегез ничек?
-- Яхшы.
2.”Күршеләр” җыры тыңлана.
Күршеләр, күршеләр бик якын кешеләр,
Дөньяны бергәләп үтәбез.
Тозыбыз бетсә дә,
Утыбыз сүнсә дә,
Күршегә без кереп китәбез.
3.Кереш әңгәмә.
-Укучылар җырда кемнәр турында сүз бара?
-- Димәк, без нинди тема турында сөйләшәбез?
-- Күршеләр турында.
-- Сезнеңчә ,бу теманы өйрәнү кирәкме?
-- Минемчә , бу теманы өйрәнү кирәк , чөнки ул бүгенгә бик актуаль.
II. Төп өлеш.
- Күрше дип кемне атыйлар?
(Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче кеше. Бер-берсенә чиктәш булган административ хуҗалык берәмлекләре – күрше авыл, күрше район)
(слайд 2)
- Безнең халыкта иң якын күршене “ут күрше” дип атап йөртү бар. Бу кайдан килеп чыккан икән?
(Борын заманнарда, әле шырпы булмаган вакытларда, кешеләр бер кабызган утны сүндермичә тотканнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын кешеләргә кергәннәр. Андый изгелекле кешене “ут күрше ” дип татаганнар.)
- Сезнең шундый иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган күршеләрегез бармы? Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсез?
- (Күршеләр турында сөйләү.)
(слайд 3)
- Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдин күршеләр турында менә нинди фикер әйткән: “Кардәшләрегездән соң сезгә иң якын кешеләр — күршеләрегез. Шуңа күрә күршеләрегез белән дус һәм тату торыгыз. Шатлык һәм кайгыларын уртаклашып, авыру вакытларында хәлләрен белешеп торыгыз, хезмәтләре булса башкарыгыз. Алар өчен һәрвакыт хәер-догада булыгыз.”
- Бер кешенең ничә күршесе була соң? Ничә өйгә хәтле күрше санала?...
-.......
(слайд 4)- Бер акыл иясе: “1 кешенең һәр яктан да 40 өйгә хәтле яшәгән кешеләре күрше санала”, - дип әйтеп калдырган. Бер өй икенчесе белән күрше, икенче өй өченчесе белән,... Шулай итеп, бер авыл эчендә барысы да бер-берсе белән күрше булып чыгалар икән.
- Хәзер мин сезгә ике җөмлә укыйм. Игътибар белән тыңлагыз әле.
Алар бер-берсен белмиләр. Гадәттә, алар якын күршеләре белән генә аралашалар, бер-берсенә карата игътибарсыз, тупас була алалар.
-- Сезнеңчә, бу кайда яшәүче күршеләр турында сүз бара?
-- Шәһәрдә яшәүче күршеләр турында
-- Ни өчен?
-- Чөнки шәһәрдә кешеләр күп, шуңа күрә кешеләр якын күршеләре белән генә аралашалар. Шәһәрдә тормыш ыгы-зыгылы, шуңа күрә аралашу аз.
- Авыл җирендә кешеләр күрше-күләннәр белән бик нык аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Шәһәр җирендә исә кайвакытта бер күрше икенчесенең кем икәнен дә белми, ят кешеләр шикелле яшиләр. Күрше белән күршене шәһәр җирендә таш стеналар аерып тора.
(слайд 5) Берәр күршең тормышыннан бизгән,
Өметен өзгән, бәлки, кем белгән...
Иң-иң якындагы кешең синнән
Таш диварлар белән бүленгән. (И. Юзеев.)
Бер күрше икенчесен белмичә, аның белән кызыксынмыйча, кирәк чагында киңәшләрен бирмичә яшәгәнгә күрә дә, шәһәр җирендә тәртипсезлекләр авыл җиренә караганда күбрәк була. Авыл җирендә берәр кешенең кайгысы булса, күрше-күлән генә түгел, хәтта бөтен авыл аның хәлен белә, кайгысын уртаклаша.
(слайд 6 ) Хәлең ничек?
Сөенеч – шатлыкларың
Котлы булсын! Әйдә күрешик!
Хәсрәт – бәлаләрең газапласа,
Уртаклашыйк, бергә бүлешик! (И. Юзеев.)
Авыл кешесе, еракларга китсә дә күршеләрен онытмый, хатларында: “Күрше-күлән ни хәлдә?” “Күрше-күләннәргә күп сәлам” дип яза, читтән кайтканда, аларга да күчтәнәчләр алып кайта.
Ләкин күрше белән күрше арасында төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы ихтимал. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясендә бер-берсенә орынып торган 2 күрше арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә.
(слайд 7)Автор.
Маһи белән Мәлихә,ике карчык, нигез күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде.Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән,бер баш кабактан бозылышып киттеләр алар.Әле җитмәсә,үзләре”ахирәт дуслары” иделәр. Шундый дуслар иделәр,бер кабасы ризыкны икегә бүлеп, икәү кабалар иде. Һәр көнне алар 1,2 очрашып, койма аша гына булса да хәлләрен белешәләр, дөнья яңалыкларын җиткерәләр. Мич ризыклары пешергән көннәрне берсен-берсе чакырып,бер-берсен кысташып чәй эчәләр. Әле җитмәсә, Маһи әбинең кызы Ниса, Мәлихә әбинең улы Зиннур белән яратышып йөриләр. Шулай итеп,алар көн узганын, көн артыннан гомер узганын сизмәделәр дә.
Бервакыт шулай, кызы Нисаны кырга, колхоз эшенә озатканнан соң,Маһи әби, кабакларын карап керергә дип, бакчага чыга. Мәлихәнең тавыклары белән газап чигә ул. Мәлихәләрнең тавыклары бик юньсезләр, кереп кабакларны чукыйлар. Кара,мондагы тавыкларны,исәбе юк. Мәлихә үзе дә баш саннарын белми. Шуңа күрә ул көн дә читән араларындагы ачыклыкларны чыбык-чабыклар тутыра.
Маһи.
Абау,кай арада болай чорналган, читән өстенә үрмәләгән болар? Менә бәхет дисәң дә бәхет, өреп кабарткан диярсең. Үсегез, бәгырьләрем, үсегез. (Мәлихә бакчасына карап, кинәт куркып китә) Чү, күзем ялгыш күрәме әллә? Мәлихә ягында сыра чүлмәге кадәр кабагым җәйрәп ята ләбаса! Кай арада Мәлихәләр ягына төшкән ул?.Монысына инде авыз йомып торып булмас,ахирәт.
(Мәлихә чыга)
Маһи.
Берәр ырымың бардыр синең, ахирәт, тикмәгә генә мондый хәл булмас. Бер кабагым синең якка чыгып үскән.
Мәлихә
Колагыннан сөйрәп чыгармадым бит, күрше. Минем туфракны яраткан. Минем бакчамда үскән. Синеке булса,синең бакчаңда булыр иде, ә бу күрмисеңмени, минем бакчада ич. Ашыйсы ризык булса, тешне сындырып керә дигәннәре дөрес икән. Югыйсә, син каруннан болай артасы юк иде.
Маһи.
Анысы мин бер кабакка калган кеше түгел,минем кабакларым болай да аллага шөкер, шулай да, ахирәт, сукыр түгел кешегә күренеп тора, минем бакчадан үрмәләп чыккан ич.
Мәлихә.
Чыкса соң. Мин өстерәп чыгармадым ич аны,үзе чыккан. Безгә ризык булганга чыккандыр. Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр идеңме. Хәер,алсаң тагын,бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабакка калмаган.
Маһи.
Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле,ахирәт,бигрәк тагын син,кәкрене кыекка сапларга торасың.Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан гына әйткән сүз.
Мәлихә.
Алам дисәм, алам инде дә,ничә әйтсәң дә бер сүз,үзенең мәне җитмәгәч,кеше белән сугышып торып булмый. (Маһи кереп китәргә борыла) Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк,күп лыгырдап торса,кабагын өзеп алып башына атып бәрермен әле. (Маһига кычкыра) Ник алып чыкмыйсың,алып чык синең кабак ич.
(Ниса эштән кайта)
Маһи. И, оятсыз соң бу Мәлихә, күзен дә йоммый кабак янында кеткелдәп тора.
Ниса. (тыныч тавыш белән) Ә нишләргә иде соң, әни, аңа еларгамыни?
Маһи (үпкәләп).
Син, кызым, көлкегә алма. Күпме хезмәт кергән бит аңа. Чир китә, гадәт китми, диләр, дөрес икән, аның ата-бабасы да туры куллы кеше булмаган. Юк, юк, кабагымны анда калдырмам.
Ниса.
Әни, нигә зурга күтәрәсең. Бер кабак өчен гомерлек күрше белән судлашып булмас инде.
Маһи. Судны үзем ясыйм, нәсел-нәсәбендә актарырымын менә.
Ниса.
Әни, нәселен тикшермә, иске заман үзе кык булган ул. Үзеңне дә борчыма. Ә мин озакламам. (әнисен кочаклап ала да чыгып китә)
Маһи. (слайд 8)
Бал мичкәсе хәтле кабак Мәлихә бакчасында ятканда ничек йокламак кирәк. Тукта әле барып карыйм әле, урынында тора микән минем кабагым. Тора икән әле, тора.
- Рәхмәт, укучылар. Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату көннәре бетә.Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба 2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер идегез?
-........
- Мин сезгә берничә вариант китерәм. Сез үзегезгә ошаганын сайлап алырсыз: (слайд 9)
1. “Кара әле, Мәлихә күрше, минем кабак сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскән бит, рәхмәт яугыры. Әйдә, сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле.”(юмарт, шат күңелле кеше)
2. “Бу-минем кабак, үзем утырттым, үз кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагыз, карагыз аны!”(саран кеше)
3. “Хәзер бу кабак икебезнеке дә булды инде. 1 кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә күрмәгез тагын.(вакчыл кеше)
4. “Безнең бакчада кабаклар бик күп. Монысы сезгә булсын инде.”(киң күңелле кеше)
5. “Бу кабак безнең араны бозарга йөри икән. Әйдә, хәзер үк алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк әле үзеннән.”(шаяртырга ярата торган дус)
6. “Үсә торгач кабагыбыз кире үзебезгә кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде.”(бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше)
7. “Тавыкларым да сезнең якка кереп күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер милиция чакырам!”(акылсыз, саран,кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше)
Инде кайсы вариантны сайлаганга карап, үзегезнең нинди кеше икәнегезне беләсегез киләме? (слайд 10)
1 нчесен сайлаган – юмарт һәм шат күңелле кеше.
2 - саран кеше.
3 - вакчыл кеше.
4 - киң күңелле кеше
5 - шаяртырга ярата торган дус.
6 - бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше.
7 -акылсыз, саран, кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.
-
Күрше хакы – тәңре хакы.
-
Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
-
Келәм сатсаң, күршеңә сат – бер читендә үзең утырырсың.
-
Күршеңә якты чырай, такта чәеңне кызганма.
-
Көлмә күршеңнән – үтәр башыңнан.
-
Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.
-
Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.
-
Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.
-
Яхшы күрше—ярты дуслык.
-
Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.
-
Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.
-
Күршесе яхшы кеше бәла-казадан курыкмый.
(слайд 12) Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.1 нче маддәсендә күршеләр турында менә нәрсәләр әйтелә.
-
Укучылар, күршеләр белән ничек яшәргә кирәк икән? (....)
-
Әйдәгез, сез әйткәннәрдән чыгып, “Күршеләр белән дус яшәү кодексы”н чыгарыйк әле. (слайд 13)
“Күршеләр белән дус яшәү кодексы”
Күршеләр белән танышып, мөмкин кадәр күбрәк аралашып, дуслашып, беркайчан да дошманлашмыйча, ачуланышмыйча, бер- береңнең хәлен белешеп, ярдәм итешеп яшәргә кирәк.
III . Йомгаклау.
Дәресебезне йомгаклап, тагын бер мисал китерим әле. Бер кеше ике йорт сата икән. Берсе бер урамда, ә икенчесе бүтән урамда һәм бәяләре төрле. Сатып ала торган кешеләр ике йортны да тикшереп карап чыгалар вә аптырашта калалар. Ике өй дә бертигез, бернинди дә аермасы юк, бер-берсенә тиң, ләкин бәяләре аерыла. Сата торган хуҗадан: «Нигә йортларыңны төрле бәягә сатасың? Аларның аермасы юк бит, бер-берсенә тиң», дип сорыйлар. Хуҗа әйтә: «Кыйммәткә сата торган өйнең күршесе бик яхшы, шуның өчен бәясе дә зур».
Күрше күршегә гел кирәк. Бер-береңә ярдәм итмичә, дус булмыйча яшәп булмый. Борынгы китапта болай язылган: “Әгәр берәр кеше күршесеннән шикләнсә, ул дөрес яшәүчеләрдән булып саналмый”. Тагын шундый хәдис бар: “Күршесе ач булганда үзе тук кеше – безнең өчен ят кеше.
Фатих Хөснинең “Кабак” хикәясеннән өзек
Сыйныф сәгатеннән күренеш