СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сыйныфтан тыш чара "Китап - киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Это открытый классный час был проведен в 4 классе.

 

 

 

Просмотр содержимого документа
«Сыйныфтан тыш чара "Китап - киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең".»

«Китап- киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең»


Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.

              2. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.

              3. Китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.

Җиһазлау: Китаплар, дәреслекләр, плакатлар.


Сыйныф сәгатенең барышы.

- Мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге cыйныф сәгатенең темасын билгелибез.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?

- Әйе, укучылар. Безнең бүгенге сыйныф сәгатебез китап турында. Ул «Китап киңәшчең, дустың ярдәмчең синең…» дип атала.

Кем күп белергә тели-

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар-

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

Укучылар! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти- әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз- ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

- Ә нәрсә соң ул китап?

- Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр.

Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

Укытучы: Ә сез китап укырга яратасызмы?


Укытучы: Компьютерлар, күп төрле телевизион тапшырулар булмаган чорда китап бердәнбер бөтен дөняны яктыртучы чыганак булган. Хәзер барысы да бүтәнчәрәк. Күбесе китап укымый башлады, чөнки кирәкле мәгълүматне бүтән җирдән алырга мөмкинлек бар. Ләкин китапны бернәрсә дә алыштыра алмый. Китап – ул дустың шикелле. Аны укыйсың һәм әйтерсең син ул китапны язучы белән сөйләшәсең.

  • Балалар, ә сезнең нинди дә булса китапны кат –кат укыганыгыз бармы?



Укытучы: - Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр.

- Беренче китап кайчан барлыкка килгән?

Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар.

Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.

Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән. 

Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә.

Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы «Апостол» басыла.

Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.


1 нче бала.

Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

2 нче бала.

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул- «Әлифба» китабы

И Әлифбам,

Син- тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле,

Син- туган телемнең

Алтын ачкычы.


- Матур рәсемнәренә сокланып, язуларын укып караган беренче китабыгыз- ул, һичшиксез- Әлифба. Әлифбадан без хәреф танырга, укырга, язарга өйрәнәбез. Матур- матур шигырьләр, әкиятләр укырга өйрәнәбез.

3 нче укучы.

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.



4 нче укучы.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньядагы бар нәрсәне,

Сыйдырган нурлы китап.

5 нче укучы.

Китап дусты кешеләрнең

Һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

Китап- киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китап ны.

         Укы, дустым, син аны.

         Китапның син дусты бул.

         Бик күп сорауларыңа

         Җавап биреп торыр ул.


Укытучы. Кулга нинди генә  китап алсак та, ул безне игелеккә,шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.Халыкта китап турында бик күп мәкальләр бар.

(Балалар үзләре табып килгән мәкальләрне әйтәләр. )

                      Китап- тормыш көзгесе.

                      Китап- галим, телсез мөгаллим.

                      Китапсыз өй-кояшсыз көн.

                      Алтын җирдән табыла, белем китаптан.

Укытучы: - Балалар, ә сезнең яратып укый торган китапларыгыз бармы? Шулар турында сөйләп китсәгез иде. (Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйлиләр)



Укытучы: Укучылар, сез яратып укый торган  китаплар матур тышлы, рә-семле. Ә сез аларны саклап тота беләсез микән?

-Караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китапка төшсен;

-Минем битләремне ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла;

-Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй;

-Мине кояшка куйма, югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер;

-Рәсемнәремне буяма.  Ертылган битләремне ябыштыр;

-Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

- Әгәр миндәге әсәрләрне яратып укыгансың  икән, башка  иптәшләреңә дә тәкъдим ит.

Укытучы. 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Бу көнне  бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көне. 1967 елдан бирле Балалар китабы буенча халыкара оешмасы тарафыннан билгеләнә. Андерсен әкиятләрен укып үсмәгән малайлар, кызлар бар микән? Булса, алар инде дөньядагы иң зур могҗизаның ни икәнен дә, иң саф йөрәкле, иң ихлас күңелле геройларның кайда яшәгәнен дә белмиләр. Китап укуның никадәр рәхәт мизгелләр алып килүен дә аңламый калалар.

  • Ә сез Андерсенның нинди әкиятләрен беләсез?


Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Ә хәзер кечкенә генә викторина үткәреп алыйк.

Викторина

  1. Буратино мәктәпкә нинди китап белән китә? (Әлифба)

  2. Чебен базарда нәрсә сатып алган? (Самовар)

  3. “Өч кыз” әкиятендә әни авыргач, кемне кызларын чакырырга җибәрә? (Тиен)

  4. Бу өзек нинди әсәрдән? Авторы кем?

Һич өзлексез шык та шык! Безнең тәрәзәне кага;

Ул котычкыч сачләреннән чишмә төсле су ага. (Г.Тукай “Су анасы”)

  1. Әкият геройларын бел.

А) “Зур колаклы, бик иркә, бик кадерле кыз икән ул әнисенә...” (Куян кызы)

Б) Урман буйлап алга атлыйм,

Кулымда кәрзин.

Белеп кайтыйм дип чыктым,

Әбекәйнең хәлен. (Кызыл Калфак)

В) Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин,

Куяннан да качтым мин,

Балалар, мин сездән дә качам. (Йомры икмәк)

Г) Берсе ак, берсе кара, үзләре гел сугышалар. (Чукмар белән Тукмар)


Блиц-турнир. Тиз-тиз җавап бирегез.

  1. Убырлы карчыкның тору урыны.

  2. Җәнлекләр җыелып яши торган йорт.

  3. Патша улының хатыны булган саз хайваны.

  4. Аю белән бабай бүлешкән яшелчә.


Укытучы : Бүген бәйрәмдә китапханәче апагыз да катнаша.

Китапханәче: Исәнмесез, укучылар! Китапларыгызга карап, сезнең нинди укучы икәнегезне белеп була. Без сезнең китапларны тикшереп чыктык. (Иң чиста китап хуҗаларын атап курсәтә. Балалар арасында иң күп китап укучыны билгели.

Китапханәче: Кулыңа китап алдың,                         

                           Шундый матур рәсемле.                        

                           Рәссамнар бик тырышып                        

                           Ясаган ул рәсемне.                        

                           Ә кәгазен ясарга                            

                           Күпләрнең көче кергән.                        

                           Кәгазьне  яшел дустыбыз                        

                          Агач-куаклар биргән .                          

                          Беркайчан  да китапның                        

                         Үткән юлын онытма.                          

                          Рәнҗетмә син китапны,                        

                         Аның битләрен  ертма.



«Якын дус» җыры (Җ. Тәрҗеманов сүзләре, З. Хәбибуллин көе) яңгырый.