Менделеев муниципаль районы
“Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
югары категорияле укытучысы
Исрафилова Фирая Вагыйз кызы.
Дуслык белән көчле без.
(әдәби – музыкаль кичә)
1алып баручы.
Исәнмесез –диеп башлыйм әле
Танышу бит шулай башлана
Сезнең белән очрашканга, дуслар
Күңелебез шундый шатлана .
2 алып баручы.
Сәлам сезгә искән таң җиленнән
Сәлам сезгә басу, кырлардан
Сәлам сезгә барлык дусларымнан
Сәлам сезгә татар иленнән.
1 нче алып баручы.
Милли киемнәр киеп
Йөрибез җырлап- биеп
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп
Җыр “Ай җаный – вай җаный”
2 алып баручы.
Бүген без бу залга толерантлык турында сөйләшергә җыелдык.
Толерантлык төшенчәсе түземлелекнең синонимы булып тора .
1 алып баручы.
Толерантлык ул – татулыкка ирешүне тәэмин итүче һәм мәдәни сугыштан мәдәни тынычлыкка алып баручы - диелгән 1995 нче елда ЮНЕСКОның Генераль конференциясе тарафыннан кабул ителгән карарда.
2 алып баручы.
Әйе, без толерант шәхесләр, чөнки без татулык, дуслык, тынычлык яклы.
1 алып баручы.
Безнең мәктәптә төрле милләт балалары бердәм тату гаилә булып, дус яши.
2 алып баручы.
Дус яшибез, ярдәмләшеп
Беркемне рәнҗетмибез
Ачу килгән чакта да без
Авыр сүзләр әйтмибез
1 алып баручы.
Без-бер мәктәп балалары
Барыбыз да уңган без
Татарлар, руслар, удмурдлар
Керәшеннәр - дуслар без
2 алып баручы.
Татар дисәм, мине дөнья белә
Ул исем бит ташка сырланган
Шушы исем белән халык гомер иткән
Шатланган да, янган, сызланган .
1 алып баручы.
Татар кызы, татар уллары без
Саклыйк, яклыйк туган илебезне
Без көч биреп яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган телебезне
2 алып баручы.
(Музыка фон)
Борын-борын заманнарда
Болгар иле булган, ди
Безнен борынгы бабайлар
Шушы илдә торган, ди
1 алып баручы.
Ул бабайлар бәрхетләрдән
Кәләпүшләр теккән, ди
Сәйлән куеп, ука белән
Калфаклар чиккәннәр, ди
2 алып баручы.
Кәләпүш, калфаклар белән
Танылган, ди халык та
Хезмәт сөю бабайларга
Китергән, ди байлык та
Җыр «Кәләпүшем ,калфагым»
1 алып баручы.
Әй, керәшен, карендәшем минем
Халкымның бер асыл бизәге
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
2 алып баручы.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа сеңлем кебек
Һәр әбекэй туган әнкәдәй.
Җыр “Бас эле станокка”
1 алып баручы.
Яшибез без дуслар белән чөкердәшеп
Удмуртына,мариена ут өләшеп,
Шуңа күрә ут курше дип аталганбыз
Татулыкта һәм дуслыкта макталганбыз.
2 алып баручы.
Нәүрүзләрне үкәрәбез бергәләшеп
Әйтәм ич мин, яшибез дип чөкердәшеп
Зал түрендә удмуртлар да җырлый әнә
Бергә-бергә үткәрәбез бу бәйрәмне
Җыр “Эх сез, матур кызлар”
1 алып баручы.
Яшәгәнебез руслар белән аралашып
Бер халыкка әйләнгәнбез тора - бара
Бер төбәктә яшәгәнбез, эшләгәнбез
Дуслар өчен әллә ниләр эшләгән без
2 алып баручы.
Бер үк җырны җырлаганбыз, бер үк көйне
Бер үк чишмә суларын без эчкән кеше.
Якын дустың , якын күршең булсын икән
Тормышларны бергә-бергә тартыр өчен.
Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек.
Рус халык җыры
1 алып баручы.
Шатланам мин яз җитсә дә, җәй җитсә дә
Бергә – бергә дус яшәве бәхет икән
Тәрәзәмә карыйм: әнә көзләр киткән
Тәрәзәмә карыйм: әнә кышлар җиткән.
2 алып баручы.
Ел фасылы алмашынып тора гелән
Дусларымның алмашмасын төгәл беләм.
Гомеремне шул дусларның арасында
Тигез генә яшәвемдә бәхет күрәм.
Җыр “Шулай шул”
1 алып баручы.
Бер үк моңнар кайчагында җырыбызда
Биюләрдә бер үк чүпләм, бер үк адым
Һәр милләткә аз булса да таммаганмы
Тамырында ярсып типкән татар каны.
Җыр “Шома бас”
2 алып баручы.
Әни кебек газиз күреп
Туган тел дип җан атып
Яшик әле дөньяларда
Туган телне яратып.
1 алып баручы.
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмас
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмас.
Укучы. Без татарлар
Укучы. Руслар
Укучы. Керәшеннәр
Укучы. Удмуртлар
2 алып баручы.
Төрле – төрле телдә сөйләшсәк тә
Төрле – төрле милләт булсак та
Тик бер генә туган илебез
Тик бер генә туган җиребез.
Җыр “Мин яратам сине, Татарстан”