СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Татар әдәбиятын инновацион технологияләр белән укыту"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Выступление об использовании на уроках татарской литературы новые инновационные технологии.

Просмотр содержимого документа
«"Татар әдәбиятын инновацион технологияләр белән укыту"»









Татар әдәбиятын инновацион технологияләр белән укыту.
















Түбән Кама муниципаль районы Каенлы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарипова Л.Р.



Яңалык – ул яңа чимал. Инновация дип шушы чималның үзләштерү процессы санала. Инновацион белем бирү шәхеснең тормыштагы төрле үзгәрешләргә , ситуацияләргә эффектлы һәм ныклы фән нигезләренә төшенүенә, иҗади сәләт аркылы төзелгән программалар , фикерләү, яңа технологияләр кулланып барлыкка килгән күнекмәләр булдыруга юнәлгән. Инновацион технологияләр кулланганда дәрес системалы дәрес кенә булудан тыш иҗат итү , аралашу, очрашу, әңгәмә чарасына әйләнә.

Традицион белем бирүне инновацион белем бирүдән аңлатмалар, терминнар, белем бирү юллары лингвометодик проблемаларны чишү аерып тора. Татар әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү – ул укуны яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу , укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү.

Яңа технологияләр буенча эшләү укытучының дәресләрдә төрле позициядән чыгып эшләвен күз алдында тота. Ул режиссёр да, укытучы да, укучы да, билгеле бер эшнең оештыручысы да була. Әдәбиятны А. Яхин дәреслеге белән укыту –яңа технологияләрнең берсе. Дәрестә укучы укып килмәсә дә, куркып утырмый. Балалар бер – берсе белән фикер алыша, бәхәсләшә, үз фикерен әйтүдән дә тартынып тормый. Әгәр фикере дөрес булса, бала зур шатлык кичерә. Ә шатлану – сәламәтлек ул. Бала үз хезмәтендә уңышлар күрми икән , ул чакта белем алуга омтылыш, очкын сүнә. Укудагы уңыш – балага авырлыкларны җиңеп чыгу өчен энергия бирә, укырга теләк тудыра торган эчке көчләрнең бердәнбер чыганагы. Балалар үз хезмәтен бәяләгәнне ярата.

Сүз дә юк, әдәбият дәресендә әсәрләр өйрәнелергә, аларга анализ ясалырга тиеш. Традицион алым буенча без башта язучының иҗат юлын, аннан әсәрнең эчтәлеген укып сөйлибез. А. Яхин фикеренчә , бу әле дәреснең эчтәлеге була алмый. Хәтта барысын бергә җыеп, аларга әсәрдәге матурлыкны күрергә өйрәтү , әхлаклылыкка, тормышка өйрәнү кебек дөрес таләпләрне кушсак та, дәрес эчтәлеге була алмый әле. Укучылар уйларга , фикерләргә өйрәнергә тиеш.

Фикерләү ике гамәлгә бүленә : фикерләгәндә укучы бербөтен күренеш эчендә каршылыклы өлешләр күреп ала, өлешләрнең аермаларына нигезләнеп,бөтенне тарката. Уйлауның икенче гамәле , киресенчә бер –берсенә охшамаган , хәтта бер –берсенә каршылыкта торган күренешләр арасында охшашлык таба. Фикерләүнең беренче гамәле әсәргә анализ ясый. Гомуми төшәнчәләргә конкрет эчтәлек бирә. Әсәрнең тышкы эчтәлеген күрү белән чикләнмичә, үзәккә үтеп керә, автор салган эчтәлекне эзләп таба. Ә икенче гамәл таркау яткан күренешләрне тәртипкә китерә, аларны зур – зур төркемнәргә җыя. Язучы иҗатына , әдәби чорга бәя бирә.

Югарыда әйтелгәнчә, әсәр – иҗади фикер җимеше. Ул тормыш вакыйгаларына нигезләнә , әмма аны кабатламый. Әсәрдә әдип тормыш турында уйлана, уйларын укучысы белән уртаклаша. Ул тормышка бәя бирә, шул ук вакытта укучысына да бәя бирергә куша. Димәк , әсәрдә әдипнең уй – фикерләре дә , бәяләре дә, кичерешләре дә бар, ул аларны турыдан – туры ачып салмый, ә сәнгать теле белән әйтеп бирә. Әсәр эчтәлеген табу өчен, укучы шул телне өйрәнергә тиеш була. Безнең максатыбыз да шуннан гыйбарәт. Ә әсәр телен белгән укучы , әсәрне укыганда, әдипнең фикерләү хәрәкәтендә катнаша. Ул аны аңлап укый.

Балалар , әлбәттә, беренче дәрестә үк уйларга өйрәнмиләр. Әмма ничек уйларга кирәкләген төшенәләр, әкренләп иҗади фикерләргә өйрәнә баралар. Әлбәттә, бу – җиңел эш түгел. Укучыны иҗади фикерләргә өйрәтү өчен , укытучы иң элек үзе бу сыйфатка ия булырга тиеш. Ә бу бик күп вакыт , ихтыяр көче, энергия таләп итә.

Югарыда сүз әсәр анализлау турында барган иде. Берсүзсез, укучы башта әсәрне укып чыга. Әйтергә теләгән фикерендә ялгышмас өчен , әсәрне кат- кат укырга таләп итәргә кирәк.

А. Яхин технологиясе буенча анализ ясарга керешкәнче, анализ өчен кирәк алымнар кабатлатыла. Әсәрне анализлау тәртибе һәр укучы алдында торып, һәр дәрес искә төшерелсен.

Бу дәреслек белән эшләү укытучының да, укучының да иҗади активлыгын арттыра. Дәреслектә әзер җаваплар бирелмәгән.

А. Яхин методикасы безне күп нәрсәгә өйрәтә. Иң йомшак баланы да китапка тарта, әдәби әсәр укырга мәҗбүр итә. Бала үз уңышларын күрә, кызыксына, эзләнә, фикер йөртә. Әдәбият дәресләре шундый булырга тиеш.

Әдәби әсәр – иҗади фикер җимеше ул. Әдип үз әсәрләрендә тормыш турында уйлана, уйларын үз укучысы белән уртаклаша, тормышка бәя бирә. Укучы да тормышка бәя бирергә тиеш була. Бәя бирү алымнарын белми торып , әсәрнең эчтәлеген ачып булмый. Шулай ук әдәби әсәр төзелешен өйрәнүне дә күздә тота әдәбият дәресләре. Әдәби текстның теленә, образларны тудыру серләренә төшенгән бала гына әдәбиятны аңлый ала . Укучы әдәбиятның матурлыгын күрә белергә тиеш, анда язылганнарга соклана, гаҗәпләнә, шатлана, нәфрәтләнә дә белсен.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә : А . Яхин дәреслекләре укучыны камил шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Әдәбият укыту – берсе икенчесенә ялганган дәресләр, әсәрләр, хисләр системасы ул. Укучы күңеленә салынган сукмак мәктәп еллары белән генә чикләнмичә, кешене гомере буе озата, матурлык дөньясы очраштырып торсын иде.