СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар фразеологиясе. Татар теле дәресе конспекты. 10 нчы сыйныф ( рус төркеме)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока татарского языка. Тема урока " Татарская фразеология". 10 класс (русскоязычная группа)

Просмотр содержимого документа
«Татар фразеологиясе. Татар теле дәресе конспекты. 10 нчы сыйныф ( рус төркеме)»


10 нчы сыйныф (рус группасы)

Тема. Татар фразеологиясе


Дәреснең максаты: фразеологизмнарны язма һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре формалаштыру, укучыларның белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен гомумиләштерү, тирәнәйтү; сөйләмне сөйләшү-аралашу чарасы буларак үстерү.


Дәрес төре . Йомгаклау дәресе.


Җиһазлау:

- шигырь язылган таблица

- рәсемнәр

- грамматик карточкалар

- мультимедиа, слайдлар


Дәреснең барышы.

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!

- Бүген кем дежур?

- Класста кем юк?

- Бүген ничәнче число?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

а) – Алсу, әйт әле, синең дустың бармы?

– Әйе, бар.

– Син аның белән күптәннән дусмы?

– Әйе, күптәннән.

– Димәк, сез җан дуслар.


б) – Ә синең, Женя, дустың нинди?

–Ул яхшы укый, бик тырыш.

Башы белән эшкә чумамы?

– Чума шул.


в) – Ә син, Аня, дустың турында нәрсә әйтер идең ?

– Без Алсу белән күптән дуслар.

– Димәк, бер-берегезгә авыз турсайтмыйсыз?

– Юк, авыз турсайтмыйбыз.

г) – Наташа, Сашадан сора але: аңа нинди дуслар ошый икән?

– Саша, әйт әле, сиңа нинди дуслар ошый?

Ихлас күңелдән әйткәндә, минем дустым акыллы баш булсын!.

Укытучы.

–Укучылар, җан дуслар, авыз турсайтмыйсыз, ихлас күңелдән әйткәндә, акыллы баш болар нинди сүзләр?

Укучылар:

– Фразеологизмнар.

Укытучы.

– Бүгенге дәрестә без фразиологизмнар турында кайбер төшенчәләрне кабатларбыз, татар һәм рус телләрендә бирелгән фразеологизмнарны тәрҗемә итәрбез һәм мәгънәләрен аңлатырбыз, фразеологизмнарны кулланып, шигырь тәрҗемә итәрбез.

Укытучы.

– Укучылар, татар теленең фразеологиясе бик бай. Аны Н.Исәнбәт туплаган, дүрт

том итеп бастырып та чыгарган. Ул “Татар теленең фразеологик сүзлеге” дип

атала. Бу фразеологизмнар арасында татар һәм рус телләрендә уртак булганнары да,

рус теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә ителгәннәре дә бар.

Ә хәзер минем сорауга нинди җаваплар бирерсез икән?

Укытучы.

– Фразеология һәм фразеологизм турында нәрсәләр беләсез?

1 нче укучы: фразеологик берәмлекләр үзгәрми, сөйләмдә әзер килеш кенә кулланыла.

2 нче укучы: төрле телләрдә фразеологизмнар күп очракта охшаш була.

3 нче укучы: алар төрле телләргә грек мифологиясеннән дә кергән.

4 нче укучы: фразеологизмнар, кимендә, тулы мәгънәле ике сүздән тора.

5 нче укучы: фразеологизмны башка бер сүз белән алыштырырга да мөмкин.

6 нчы укучы: бер үк мәгънәле фразеологизм төрле телләрдә очрый.

7нче укучы фразеологизмнар төрле телләрдә бер үк мәгънә белдерәләр, составлары буенча бер-берсенә я туры киләләр, я туры килмиләр. (Җаваплар бер-бер артлы слайдта күрсәтелә)

III. Яңа белем-төшенчәләрне үзләштерү.

Укытучы.

– Әйе. Фразеологик берәмлелекләр үзгәрмиләр һәм сөйләмдә әзер килеш кулланылалар дип әйттек.

Беренче номерлы карточкаларны алыгыз.

Бирем.Җөмләләрне укыгыз, фразеологизмнарны табыгыз.(Күнегү слайдта күрсәтелә)

1. Ул куян йөрәк булып чыкты.

2. Ул татарча бер авыз сүз белми.

3. Абдуллинның авызы ерыла.

4. Ул авылны күз алдына китерде.

5. Вакытың булса, тамагыңны ялгап ал.

6. Куян йөрәкле булырга ярамый.

7. Безнең алар белән борчак пешми.

8. Мин ике көн керфек какмаган.

9. Артурның Гүзәлгә күзе төшкән.


Укучылар фразеологизмнарны табып әйтәләр, аларның эшләре бәяләәнә.

Укытучы.

– Дәресебезне дәвам итәбез.Тактага карагыз әле. Бу рәсемнәрдә кайсы фразеологизмнар яшеренгән икән? (слайдта куян, төлке, итекләр, чәче тузган малай, күз, яшен төшкән рәсемнәр күрсәтелә, укучылар җавап бирә)

– ачык йөзле

– аяз көнне яшен суккандай

– чәчләр үрә тора

– ике сыңар бер кием

– куян йөрәк, куян җан

– карт төлке (стреляный воробей)

Укытучы.

– Бер үк фразеологизмнарны төрле телләрдә очрый дип әйттек. Ә хәзер тактага карагыз әле.

Бирем. Бирелгән фразеологизмнарны татар теленнән рус теленә сүзгә-сүз тәрҗемә итик әле .( Укучыларның тәрҗемәсеннән соң , дөрес җаваплар слайдта күрсәтелә бара)


сүзне җилгә ташламаска – не бросать слова на ветер

су һәм ут кичергә – пройти огонь и воду

үкчәгә басарга – наступать на пятки

ярдәм кулы сузарга – протянуть руку помощи

үгезне мөгезеннән эләктерергә – брать быка за рога

җылы урын – теплое место

җиңел аяктан – с легкой ноги

җир белән тигезләргә – сравнять с землей

сай йөзәргә – мелко плавать

тешләрне кысып – стиснув зубы

ике куян артыннан чабарга – бегать за двумя зайцами


Укучыларның эшләрен бәяләнә һәм физкультминут үткәрелә.


IV. Яңа белем, күнекмәләрне формалаштыру.


1. Диалогка катнашу.

– Без, фразеологизмнар кулланып, диалог төзегән идек. Шуларның берничәсен тыңлап үтик әле.

(Укучылар, парлашып, берничә диалог сөйли)

2. Төркемнәрдә эшләү. Укучылар төркемләп утыра, биремнәрне киңәшеп үтиләр.


1 нче төркем өчен бирем. Фразеологизмнарны тәрҗемә итегез һәм берничә фразеологизмның мәгънәсен татарча аңлатырга тырышыгыз. (Күнегү слайдта бер-бер артлы тәрҗемә белән күрсәтелә)


посадить в калошу – төп башына утыртырга

птичьего молока только нет – күгәрчен сөте генә юк

прожужжать уши – колак итен ашарга(кимерергә)

после дождика в четверг – кызыл кар яугач

пальчики оближешь! – телеңне йотарсың!

одна нога там, другая здесь – ике атлап, бер сикерергә

ни рыба, ни мясо – ни он түгел, ни камыр түгел

ни кола, ни двора – каккан казыгы да юк

ни зги не видно – күзгә төртсәң күренмәслек

не умеет язык держать за зубами – авызына тел сыймау

не ударить лицом в грязь – йөзгә кызыллык китермәү

нести ахинею – әкият сатарга

Укучылар фразеологизмнарны укыйлар, тәрҗемә итәләр һәм берничә фразеологизмның мәгънәсен татарча аңлаталар. Укучыларның эшләре бәяләнә.


2 нче төркем өчен бирем. Безнең татар теленә кайбер фразеологизмнар грек мифиологиясеннән рус теле аркылы кергән. Берничәсе турында сөйләп китегез әле.

(Укучылар “Авгий ат абзарлары”, “Ызгыш алмасы” дип аталган мифларны кулланып, диалоглар төзеп, кыскача сөйлиләр)

3. Тәрҗемә эше.


Укытучы.

– Ә хәзер тактага карагыз әле! Анда бер шигырь язылган. Шул шигырьдә фразеологизмнарны саклап, татар теленә тәрҗемә итәргә тырышыгыз әле.


Гали у доски повесил нос,

Краснеет до корней волос.

Он в этот час, как говорится,

Готов сквозь землю провалиться.

О чем же думал он вчера,

Когда баклуши бил с утра?

Берничә укучы үзләренең тәрҗемәләрен укып күрсәтәләр. Укучыларның эшлә

бәяләнә.

Гали такта янында

Борынын салындырып басып тора.

Ул бу минутта чәч төбенә кадәр кызарган,

Җир астына керердәй булып, оялып тора,

Нәрсә турында уйлады икән ул кичә,

Көне буе тырай тибеп, укымыйча?


Укучыларның эшләре бәяләнә.


4. Язма эш.

– Укучылар, төрле телләрдә фразеологизмнар күп очракта охшаш булалар.

Тактага карагыз әле.

Бирем. Фразеологизмнарның дөрес тәрҗемәсен табыгыз һәм дәфтәрләрегезгә языгыз.


с глазу на глаз – үз акылың белән яшәргә

находить общий язык – сүз алырга

язык чешется – чебеннән фил ясарга

плясать под чужую дудку – беренче адым

жить своим умом – нокта куярга

первый шаг – сул аяктан торырга

ставить точку – ике сыңар- бер кием

брать пример – үрнәк алырга

два сапога пара – кеше кубызына биергә

брать слово – тел кычыта

вставать с левой ноги – ике ут арасында

делать из мухи слона – күзгә - күз

между двух огней – уртак тел табу


Дөрес җаваплар:


с глазу на глаз – күзгә - күз

находить общий язык – уртак тел табарга

язык чешется – тел кычыта

плясать под чужую дудку – кеше кубызына биергә

жить своим умом – үз акылың белән яшәргә

первый шаг – беренче адым

ставить точку – нокта куярга

брать пример – үрнәк алырга

два сапога пара – ике сыңар- бер кием

брать слово – сүз алырга

вставать с левой ноги – сул аяктан торырга

делать из мухи слона – чебеннән фил ясарга

между двух огней – ике ут арасында



Язма эш тикшерелә, компьютер экранында дөрес җаваплар күрсәтелә, җавапка карап укучы үзенең эшен тикшерә.


V. Укучыларның эшләрен бәяләү. Билгеләр кую.

VI. Дәресне йомгаклау.


Өйгә эш. Сайлап алыгыз .

1.Бирелгән фразеологизмнарны кулланып, үзегезнең дустыгыз турында, аның характерын ачарга тырышып, хикәя языгыз.

2.Төрле фразеологизмнар һәм фразеологик берәмлекләр кулланып, кыска шигырь язарга тырышыгыз.

3. 8 нче күнегү.