СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар халык әкияте “Зирәк карт”.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус мәктәбенең 3нче сыйныфы (татар төркеме). Сыйныфтан тыш уку дәресе.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык әкияте “Зирәк карт”.»

3нче сыйныф

Әдәби уку дәресе

Тема: Татар халык әкияте “Зирәк карт”.

Дәрес төре: Сыйныфтан тыш уку дәресе.

Максат:

  1. Иҗади фикерләү сәләтен, эмоциональлек, әсәрнең эчтәлеген сөйли белү күнекмәләрен үстерү.

  2. Татар балаларын тәрбияләү процессында халыкның акылын туплаган “Зирәк карт” әкияте аша гаделлек, өлкәннәрне ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү.

Дидактик әсбаплар:

Укытучы өчен- презентация, физминутка ясау өчен аудиоязма, тест.

Укучылар өчен - дәреслек, биремле (кеше сыйфатлары һәм мәкальләр язылган) карточкалар.

Универсаль эшчәнлек төрләре:

шәхси: эшчәнлеккә әзерлек, эш урыныңны әзерләү, үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;

регулятив: максат кую; контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү, планлаштыру, прогноз ясау;

коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; укытучының һәм укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге, хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольда тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү, сораулар кую;

танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары;

уку эшчәнлеген оештыру- парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү.


Дәрес барышы.


  1. Эшчәнлеккә әзерлек. Максат - дәрескә әзерлекне тикшерү.

1. Уңай психологик халәт тудыру

- Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек?

- Алия, сора әле партадашыңнан, аның хәлләре әйбәт микән?

-Лилия, алдыңда утырган укучыга хәерле иртә телә әле. (Парларда эш).

-Димәк, барыбызның да хәлләре әйбәт икән, кәефләребез дә слайдттагы нурларын балкытып торган кояш шикелле якты икән. Мин барыбызга да хәерле иртә телим һәм дәресебезне башлап җибәрик.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

3. Һава торышы турында әңгәмә. Диалогик сөйләм үстерү. Парлап эшләү.

-Бүген көн нинди?

-Инсаф, сора әле партадашыңнан, бүген кояш чыкканмы?

-Аделина, сора әле партадашыңнан, тамчы тамамы?

-Рамил, сора әле партадашыңнан, тышта җил исәме?

4. Монологик сөйләм (1 укучы һава торышы турында сөйләп бирә)


2. Белемнәрне актуальләштерү. Максат - өйрәнгәннәрне кабатлау,ныгыту.

1. Сүзлек сүзләренең үзләштерелүен тикшерү.

2. Өй эшенә бирелгән әсәрне уку. (Үзбәя).

2. Презентация карау (Патша сарае сурәте).


3. Уку максатын кую һәм уку мәсьәләсен адымлап чишү.


-Укучылар, бүген без искиткеч илгә сәяхәт итәрбез, ләкин бу илгә әле капкалар ябылган. Капканы ачу өчен ачкыч табыйк.

Укучылар пазлылар ярдәмендә татар халык иҗаты әсәрләре турында белемнәрен искә төшерә.

- Ә бүген без бу илнең иң зур шәһәренә – әкиятләр шәһәренә барырбыз.

Әкиятнең башы тыңланыла.

-Сезгә бу әкият танышмы?

- Әйе, бу өзек “Зирәк карт” әкиятеннән. Сез аны өйдә укып килдегез. Әкият сезгә ошадымы.

- Ни өчен әкият “Зирәк карт” дип атала? (Карт вәзирләрнең сорауларына дөрес җавап биргән)

- Ә нинди җаваплар биргән соң ул карт, хәтерлисезме?

Аудиотасмадан өзекләр тыңлана. Картның җавапларын балалар әйтергә тиеш.

-Әйе, бу әкияттә вәзирләр егеткә сораулар биргәннәр һәм ул бик дөрес җаваплар кайтарган. Ә сез вәзирләрнең сорауларына җаваплар бирә аласызмы? Әйдәгез, сезне дә тыңлап карыйк.

-Әкиятнең эчтәлеген искә төшерү өчен, тест эшләп алыйк.


Тест биремнәре.

1.Патша карт кешеләрне ни өчен үтерергә кушкан?

- алар эшкә ярамаганга

-алар бик күп булганга.

2. Патша егеткә ничә бирем бирде?

-өч бирем

-биш бирем.

3. Егеткә кем ярдәм итте?

-әтисе

-дуслары.

4. Вәзирләр егетне ни өчен үтерергә телиләр?

- чөнки егет аларны алдаган

-чөнки егет алардан качкан.

5.Патша нинди нәтиҗәгә килгән?

-картларсыз кызык түгел

-картлар акыл бирәләр.

- Укучылар, бу әкиятне башка илләрдә дә ишеткәннәр. Менә безгә “Тизәйткечләр” иленнән хат килеп төште. Без аларга җавап бирергә тиеш. (Карточкалар таратыла)

- Хатта беренче итеп менә бу сорауны биргәннәр: Бу әкияттәге төп герой турында нәрсә әйтә аласыз?

- Икенче бирем. Төп геройга туры килгән сыйфатларны гына сайлап алыгыз. (Акыллы, зирәк, усал, яхшы, тапкыр, гадел, мәрхәмәтле, кешелекле, куркак, тәртипсез, әдәпле, түземле, сертотомас).

- Әкиятне бик яхшы беләсез икән. Ә хәзер кем әкиятнең эчтәлеген сөйләп күрсәтә ала?

- Компьютерда бирелгән өзекләргә карап, андагы вакыйгалар турында сөйләгез.

- Ә менә “Мәкальләр” иле безгә төрле мәкальләр җибәргән. Кайсы мәкаль сезнең әкияткә туры килә, алыгыз, диләр.

Аталар сүзе-акылның үзе.

Туган илем-туган өем.

Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең.


7. Рефлексия, үзанализ эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре).

- Менә без әкиятләр иленә сәяхәт ясадык. Сезнең уйлавыгызча, укыган әкиятебез безне нәрсәгә өйрәтә? (Бу әкият халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык турында төшенчәләрен туплаган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, халыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә)

- Дөрес, ә аңлап бетермәгән нәрсә дә булса калмадымы? Әкият турында барысын да аңладыгызмы?

- Дәрес сезгә ошадымы?

8. Өй эше бирү.