СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Татар халык әкиятләренең тәрбияви әһәмияте»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
««Татар халык әкиятләренең тәрбияви әһәмияте»»

Яр Чаллы шәһәре «Адымнар-Чаллы» гимназиясе укытучысы

Хәбибуллина Илүзә Наил кызы. «Татар халык әкиятләренең тәрбияви әһәмияте»



Фольклорның аеруча киң таралган, кызык һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе - әкият. Ул - халкыбызның гаять кыйммәтле рухи байлыгы. Әкиятне балага теле ачылгач сөйли башлыйлар. Бала яхшылык һәм яманлык төшенчәләре белән таныша башлый. Әкиятләр баланың рухи дөньясын баета, фантазиясен үстерә. Аларны тыңлаганда яки укыганда бала үзен әкият герое итеп сизә, әлеге геройның шатлыгын да, кайгысын да үзенеке шикелле кабул итә. Явыз көчләр вакытлыча уңышка ирешкәндә, сабый ихлас күңелдән борчыла, ә әкиятнең азагында, яхшылыкның җиңүен белгәч, аның шатлыгы эченә сыймый. Шулай итеп, әкият бала психикасын бай һәм гуманлы итүдә тәэсирле чараларның берсе булып тора. Әкиятнең борын-борыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп килгәнлеге мәгълүм нәрсә.

Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Татар халык әкиятләрен Каюм Насыйри, Хәмит Ярми, Гомәр Бәширов, Ленар Җамалетдинов җентекләп өйрәнәләр.

Галимҗан Ибраһимовның акыллы сүзләре бар: «Сабыйның рухы ни бирсәң шуны алучан. Иң элек сөеп укыган әкиятләре үз телендә, үз бабаларыннан калган, үзенә таныш каһарманнар хакында булсын. Милли тәрбиянең төп нигезе дә шундадыр».

Татар халык әкиятләре төп өч төргә бүленә: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр, тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Без әкиятләр белән татар теле дәресләрендә еш очрашабыз.Мәктәп программасыннан тыш,дәрестән тыш чараларда да кызыксынып өйрәнәбез.

Хәзерге фән-техника казанышлары иң югары ноктага җиткән заманда да әкият белән тәрбияләү алымы үзенең актуальлеген югалтмый. Киләчәктә дә әкиятләрнең әһәмиятен тәрбия мирасын бернинди технология, робот та алыштыра алмаячак.Әкиятләрнең тәрбияви илаһи көче «тормыш» (реаль тормыш) белән «уйдырма» (фантастика)ның тәңгәл килүендәдер.

Әкият буенча төркемләп,яисә аерым эш алып барганда берочтан партнерлык үзара килешеп эшләү, күмәк эш алып бару кебек тормышта кирәкле булган әхлакый сыйфатлар да тәрбияләнә.

Балалар ул геройларның хәленә кереп, йөрәкләре аша үткәреп, яшәп уйныйлар.

Татар халык әкиятләренең тәрбияви көче, әһәмияте бик зур.

«Аю белән төлке» әсәрен укып, без Төлке образында алдалау, мәрхәмәтсезлек кебек тискәре сыйфатларны күреп гыйбрәт алабыз.

Мәсәлән, «Әтәч патша» әкиятендә кәпрәю, нигезсез масаю, шапырыну гаять тәэсирле рәвештә тәнкыйть ителә. Мактану өчен сыйфатлар чынлыкта аларның иясенә бернинди дә файда китерә алмый, нигезсез мин-минлек бик тиз көлке объектына әверелә. Әкияттә бер үк вакытта тәлинкә тотучылар да мәсхәрәгә кала. Хайваннар турындагы әкиятләрдә кешеләрдә очрый торган башка кимчелекләр дә тәнкыйтьләнә. «Песәй» дигән әкияттә, мәсәлән, ялкаулык, эш сөймәү көчле ирония белән сурәтләнсә, «Кәҗә белән сарык» исемлесендә яхшылыкның кадерен белмәү, игелекне оныту кебек сыйфатлар кискен гаепләнә.

Татар халкының «Камыр Батыр» әкиятен укыганда балаларда хезмәт сөючәнлек, дуслык-татулык хисе ныгый, кешелеклелек, намуслылык кебек әхлакый сыйфатлар формалаша.

«Акыллы килен» әкиятендә зирәклек, акыллылык сыйфатлары югары бәяләнә, укучыларда үзләре дә сизмәстән яхшы белем алу теләге көчәя.

«Тавык, Тычкан һәм Көртлек» әкиятен укып, балаларга Тавык образы аша уңган, өлгер, җитез персонажны күз алдына китерәбез. Күпчелек баланың шушы сыйфатларга ия буласы килә. Икмәк пешеп табынга килгәнче нинди юллар узганны өйрәнәбез. Шул хезмәтләр турында фикерләшәбез. Ә Тычкан, Көртлек образы аша ялкаулыкның начар билге булуын ассызыклыйбыз.

Татар халык әкиятләрен укыган һәр бала, уңай геройга карап, акыллы, батыр, юмарт, эшчән, кешелекле, яхшы, тапкыр, намуслы булырга омтыла; яхшылыкның һәрвакыт җиңәсенә ышана. Без дә, татар халык әкиятләрен укып, үзебездә уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Димәк, халык иҗатының әкиятләр дигән бу гүзәл күренеше кешенең гомере буена игелекле юлдашы булып бара.