Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада (район туры) сораулары
9 сыйныф.
1. “Лирик герой” төшенчәсен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
(5 баллга кадәр)
2. Кол Галинең Йосыфына (“Кыйссаи Йосыф”) һәм С.Сараиның Сөһәйленә (“Сөһәйл вә Гөлдерсен”) чагыштырма характеристика бирегез.
(15 баллга кадәр)
3. “Түрдәме, йә ишек катындамы, –
урыным минем
вөҗданы булганнар янында”,- дип яза Р.Фәйзуллин “Урын” шигырендә. Автор фикерен аңлатыгыз.
(10 баллга кадәр)
4. Тестлар:
Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы композицияне аңлата:
әсәрдә куелган проблемаларның хәл ителеше
әсәрнең тәмамланган өлеше
әсәрнең аерым компонентларын, өлешләрен бер тәртиптә төзү, оештыру
әдәби әсәрдәге каршылык, көрәш
Алтын Урда чоры әсәре:
“Хөсрәү вә Ширин”
“Котадгу белек”
“Кыйссаи Йосыф”
“Нуры содур”
Тормышчан вакыйга-күренешләр кешенең хис-кичерешләре белән тыгыз бәйлелектә бирелгән лиро-эпик әсәр:
повесть
баллада
поэма
газәл
Казан ханлыгы чорында язылган әсәр:
“Кыйссаи Йосыф”
“Әбүгалисина кыйссасы”
“Төхфәи мәрдан”
“Гөлестан бит-төрки”
Мәгърифәтчелек реализмының мәйданга чыгуын күрсәткән әсәр:
“Ул әле өйләнмәгән иде”
“Кырык вәзир”
“Хисаметдин менла”
“Бәхетсез егет”
“Әбүгалисина кыйссасы”ның авторы:
Габделҗәббар Кандалый
Каюм Насыйри
Гаяз Исхакый
Заһир Бигиев
1917 елгы революциядән соң чит илгә (эмиграциягә) киткән әдип:
Шамил Усманов
Хәсән Туфан
Гаяз Исхакый
Ризаэтдин Фәхретдин
Кемнең яисә нәрсәнең дә булса сыйфатларын арттырып сурәтләгән, шул ук вакытта теләк-максат мәгънәсен белдергән лирик әсәр:
мәрсия
мәдхия
касыйдә
газәл
9.”Идегәй” дастаны герое түгел:
- Идегәй
- Туктамыш хан
- Хөсрәү
- Норадын
10. Авторларны һәм әсәрләрне туры китереп языгыз:
- Сайяди “Хөсрәү вә Ширин”
- С.Сараи “Бабахан дастаны”
- Котб “Нәһҗел-фәрадис”
- М.Болгари “Гөлестан бит-төрки”
(Дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә. Барлыгы 20 баллга кадәр)
Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада (район туры) сораулары
10 сыйныф.
1. “Символ” төшенчәсен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
(5 баллга кадәр)
2. Г.Исхакыйның Сәгадәтенә (“Теләнче кыз”) һәм Ф.Әмирханның Хәятына (“Хәят”) чагыштырма характеристика бирегез.
(15 баллга кадәр)
3. “Әниемә килеп егылгандай,
Балачакка кайтып сыенам.
Йөрәгемә шифа кан сава”, дип яза Р.Фәйзуллин “Яңару” шигырендә. Автор фикерен аңлатыгыз.
(10 баллга кадәр)
4. Тестлар:
Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы конфликтны аңлата:
әдәби әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе
чынбарлык күренешләрен сайлап алу, бәяләү ысулы
персонажларның тормышка карашлары, характерлары каршылыгыннан килеп чыккан бәрелеш, көрәш
әсәрдәге вакыйгаларның, көрәш-тартышның иң югары ноктасы
2. Ф.Әмирхан әсәре:
“Нәҗип”
“Алмачуар”
“Акчарлаклар”
“Агыйдел”
3.Г.Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре жанры:
драма
комедия
трагикомедия
трагедия
4. Үзәк герой тормышындагы билгеле бер вакыйгалар тезмәсен бер сюжет сызыгы рәвешендә сурәтләгән урта күләмле эпик әсәр:
очерк
роман
повесть
хикәя
5. Детектив жанрга караган әсәр:
6. Драматургия төренә караган жанр атамасы түгел:
7. Г.Коләхмәтов әсәре:
- “Зөләйха”
- “Банкрот”
- “Галиябану”
- “Яшь гомер”
8. Авторларны һәм әсәрләрне туры китереп языгыз:
- Г.Исхакый - “Буранда”
- Г.Камал - “Галиябану”
- М.Фәйзи - “Остазбикә”
- Ш.Камал - “Безнең шәһәрнең серләре”
9. Г.Камалның “Банкрот” әсәре герое түгел:
- Сираҗетдин
- Гөлҗиһан
- Хәмидә
- Нәгыймә
10. Г.Исхакыйның чит илдә язылган әсәре:
- “Тормышмы бу?”
- “Зөләйха”
- “Җан Баевич”
- “Остазбикә”
(Дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә. Барлыгы 20 баллга кадәр.)
Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада (район туры) сораулары
11 сыйныф.
1. Конфликт һәм аның төрләрен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
(5 баллга кадәр)
2. Г.Бәшировның Нәфисәсенә (“Намус”) һәм Г.Ахуновның Арсланына (“Хәзинә”) чагыштырма характеристика бирегез.
(15 баллга кадәр)
3. “Табынырсың горур йөзенә!
Өстеннәр алдында
йөри тезендә...”- дип яза Р.Фәйзуллин “Җирәнү” шигырендә. Автор фикерен аңлатыгыз.
(10 баллга кадәр)
4. Тестлар:
Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы идеяне аңлата:
чынбарлыктагы вакыйгаларның, кеше характерларының билгеле бер эзлеклелектә сурәтләнүе
әсәр нигезенә салынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы
әдәби әсәрнең бер эпизоды
әсәрдә куелган мәсьәләләрне хәл итүдән, чишүдән килеп чыга торган төп фикер
Ф.Кәрим әсәре:
“Хат ташучы”
“Таныш моңнар”
“Гөлсем”
“Мәхәббәт тәүбәсе”
Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты:
Т.Гыйззәт
А.Гыйләҗев
Һ.Такташ
Ш.Камал
Х.Туфанның көйгә салынып, популяр җыр булып киткән әсәре:
Репрессияләнгән әдип:
Һ.Такташ
М.Җәлил
Ә.Еники
К.Тинчурин
Ә.Еники әсәре:
“Алтынчәч”
“Ялгыз каз”
“Идегәй”
“Алар өчәү иде”
ХХ гасырның 90 нчы елларында халыкка әйләнеп кайткан әсәр:
“Мәхәббәт тәүбәсе”
“Зәңгәр шәл”
“Олуг Мөхәммәд”
“Разведчик язмалары”
Әсәрләрне һәм авторларны туры китерегез:
“Мокамай” - Х.Туфан
“Идегәй” - Һ.Такташ
“Идел егете” - Н.Исәнбәт
“Ак каен” - Ф.Кәрим
Сюжеттагы гадәттән тыш хәлләрнең символик-аллегорик сурәтләнешенә нигезләнгән лиро-эпик жанрдагы әсәр:
баллада
поэма
мәрсия
дастан
Г.Бәшировның “Намус” романы герое герое түгел:
Хәйдәр
Айсылу
Тотыш
Нәфисә