Татар мәктәпләрендә әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен ныгыту өчен биремнәр
(6 нчы сыйныф өчен кулланма)
Төзүчесе: Зиннәтуллина Тәслимә Мияссәр кызы
2019
КЕРЕШ СҮЗ
Мәктәптә татар әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар әдәбияты фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Әлеге предмет буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү укучыларның белемен бәяләү күнегүләре аркылы да тормышка ашырыла. Татар әдәбиятын укытканда белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү өчен укучыларның белемнәрен тикшерү бик әһәмиятле эш. Кайбер төр күнегүләр укучылардан иҗади эшчәнлекне сорый. Укучыларның иҗади эшләр белән шөгыльләнүе аларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Мәктәптә укучыларның татар әдәбияты буенча белемнэрен тикшерү эшләрен оештыру бу предметны укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора.
6 нчы сыйныфта укучыларның татар әдәбиятыннан белемнәрен бәяләү эшен даими алып бару, белем һәм күнекмәләрен дөрес, урынлы һәм нәтиҗәле куллану мөмкинлеген тәэмин итү хәзерге укыту эшчәнлегенең актуаль мәсьәләсе булып тора. Гомумән, бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану максатларын куя.
Татар әдәбиятыннан күнегүләр .
6 нчы сыйныф
МИФ
Билгеләмәне дәвам ит.
Миф ул –
2. Каршылыклы мөнәсәбәт -
а) конфликт
ә) тема
б) форма
3. “ Зур кешеләр” әсәре нәрсәгә керә?
1) әкият;
2) хикәя
3) миф;
4) Җөмләне дәвам итеп бетер
Әдәби әсәрнең эчтәлеге-
(Җавап: тасвирланган вакыйгалар ,күренешләр һәм катнашучы кешеләр)
5) Билгеләмәне дәвам ит.
Проблема ул-
Идея-
Сюжет-
6. Конфликт нәрсә ул?
А)Геройның шеренке, тирән хисләрен чагылдыра торган эмоциональ һәм ритмлы кечкенә күләмле чәчмә әсәр.
Б)Әсәр геройларның үз арасында яки әсәрдә тасфирланган кеше образы белән тормыш хәлләре арасында тасфирланган каршылык.
В)Халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кечкенә жанры.
Г) Матур әдәбият әсәрләрендә табигать күренешләрен сүрәтләү.
Каюм Насыйри
1. Каюм Насыйри кайчан һәм кайда туган?
а)1825нче елның 14нче февралендә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында
б)1886нчы елның 26нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында
в) 1931нче елның 28нче июнендә Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында
“Әбүгалисина” әсәренең авторы -
а) Г. Тугай
ә) К. Насыйри
б) А. Алиш
2. Җөмләләрне дәвам ит.
1) Белемле булырга теләсәгез ,......
2) Мәгарәгә кереп карарга теләсәгез,.......
3) Китап алып чыгарга теләсәгез,......
4) Күчереп алырга теләсәгез,..........
3. Мәгарәдә нәрсә рөхсәт ителми?
а) Мәгарәдән китап ......
б) Мәгарәдә күчереп язу .......
в) Мәгарәгә кереп калу......
г) Мәгарәдә өч сәгатьтән
4. К. Насыйри башта кайда укый?
5. КаюмНасыйри әсәре
а) “Серле алан”
б) “Әбүгалисина”
в) “Чүкеч”
Г. Ибраһимов
1. Закир кайсы әсәрдән?
а) ”Алмачуар”
ә) “Уку”
2.Солтанморат авылында 1887 елда кайсы әдип туган?
а).Тукай
б).Муса Җәлил
в) Батулла
г)Г.Ибраһимов
3.1927 елда Г.Ибрһимов Кырымга Ялтага ни өчен бара?
4.Бу исемнәрнең кайсы хикәянең беренче өлешенә туры килә?
1) Күк бия
2) Ялгыз каен
3) Ярыш башланыр алдыннан
4) Ярышка әзерлек
5. Җөмләләрне дәвам ит.
а) Ярыш ялгыз....
б) Ялгыз каен янында атларны....
в) Атларны берсе дә ......
г) Ярышка тезелү бер бәла....
Гали Рәхим
1. Г.Рәхим дөньяга килгән авылны билгелә.
1) Кырлай
2) Казан
3) Кушлавыч
4) Солтанморат
2. ”Яз әкиятләре” хикәясенең авторы кем?
1) Г.Рәхим 2) Б.Рәхмәт 3) М.Җәлил 4) Ә.Фәйзи
3. ”Яз хикәяләре” нең авторының туган елын билгелә.
1) 2016
2) 1996
3) 1892
4) 2000
4. Эт эчәгесен ни өчен кешеләр яратмыйлар?
5. Канәфер агачына ярдәм итеп буламы?
6. Эт эчәгесе белән Канәфер чәчәге арасында конфликт ничек хәл ителә?
Дәрдмәнд
1.”Кара тупрак тулы мәзлум нидасы,
Алар кемдер?...Алар кемнәр фидасы?...
Каләм!Кальбеңдә ни сер бар – гаян ит”....ю лары кайсы шигырьдән бирелгән?
“ Видагъ”;
“ Авыл”
“Каләмгә хитаб”
2. “ Видаг” шигырендә лирик герой кемнәргә эндәшә?
3. Кроссворд чишәләр
| | | | | | | | | 2 | | | | |
| | | | | | | | | | | | | |
| | | | | | | | | | | | | |
| | | | | | | | | | | | | |
| | 1 | | | | | | | | | | | |
| | | | | д | | | | | | | | |
| | | 1 | | ә | | | | | | | | |
2 | | | | | р | | | | | | | | |
| | | | | д | | | | 3 | | 4 | | |
| | | | | е | | | | | | | | |
| | | | 3 | м | | | | | | | | |
4 | | | | | ә | | | | | | | | |
| | | | | н | | | | | | | | |
| | | | | д | | | | | | | | |
| | | | | | | | | | | | | |
Горизонталь буенча.
1. Әдипнең әнисенең исеме ничек?
2. Бертуган абыйсының исеме ничек?
3 Дәрдемәнд кайсы авылда укый башлый?
4. Шагыйрь туган авыл ничек атала?
Вертикаль буенча.
1. Әдип нинди журнал чыгара?
2. Дәрдемәнднең тормыш иптәше кем исемле булган?
3 Шагыйрьнең чын исеме ничек?
4.Шагыйрь нәшер иткән газета ничек атала?
Сәгыйть Рәмиев
1 Авыл табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз?
2. Сәгыйть Рәмиев кайсы өлкәдә туа?
1)Уфа губернасы Эстэрлетамак өязе, Солтанморат авылында;
2) Казан губернасы,Зөя өязе ,Олы Шырдан авылында;
3)Оренбург губернасы, Акман авылында;
3. Шагыйрь кемнең авылы турында язды икән? Аны ничек сиземләп була?
4. Шигырьдән чагыштыруларны табыгыз?
Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш.
Бер кеше юк бер урамда
Нинди тын һәм нинди буш.
5. Авыл табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз?( Авыл – ямьле һәм күңелгә ягымлы, тын, буш, иркен, рәхәт, бар җир гөл генә, ае гаҗәп, җир көмеш төсле, чын матур.)
6.Иҗади эш.
С.Рәмиевкә хат язарга.
Г.Камал
1.Билгеләмәне дәвам ит.
Комедия ул-
2. Г.Камалның “Беренче театр”ы. Нинди вакыйгага багышланган?( Театр кую.)
3. Әсәр нинди жанрда язылган?
4. Бөтен каршылык та нинди сүз белән бәйле булды?
5. Нинди театрлар бар? Исемнәрен ата.
6.Синең театрга барганың бармы? Соңгы тапкыр кайчан булдың?
7. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясендәгеобразлар
А) Хәмзә бай, Исмәгыйль, Илсөяр.
Б)Мәрдән абзый, Вәли, Шаһбаз.
В) Хәмзә бай, Гафифә, Вәли, Хәбибрахман, Факиһә, Биби, Фатых.
Г)Ләйсән, Гөлназ, Гали, Галиябану.
Габдулла Тукай
1. “Минем дөньяга күзем ачылган урын”, - дип Г. Тукай кайсы авылны атый?
а) Кырлай
ә) Казан
б) Кушлавыч
2. Габдулла Тукай кем ул?
а) композитор; ә) шагыйрь; б) язучы
3. Кайсы шигырьне Г.Тукай язган?
а) “Фатыйма белән Сандугач”; ә) “Давылда”; б)”Китап”
4. Габдулла Тукай кайда туган?
а) Арча районы Кушлавыч авылында;
ә) Оренбург өлкәсе Мостафа авылында;
б) Арча районы Кырлай авылында.
5. Габдулла Тукайның автобиографик әсәре ничек атала?
1) “Исемдә калганнар”
2) “Кечкенә Апуш”
3) “Тукай”
6. Кечкенә Тукайның тормышында булган вакыйгаларны яз.
7.“Идея” төшенчәсен билгеләргә.
1) Күренешнең нәрсәләрдәндер торуы,аларның бәйләнеше,бербөтенлеге,эчке сыйфатлары;
2)Нәрсәнең дә булса күзгә күренеп торган тышкы кыяфәте, рәвеше;
3) образлар ярдәмендә,вакыйгалар барышында сәбәп һәм аның нәтиҗәсе мисалында дәлилләнгән төп йомгак фикер;
Һади Такташ
1. Һади Такташның туган авылы
Пөшле
Сыркыды
Мостафа
Солтанморат
2. Кайсы шигырьне Такташ иҗат итмәгән?
А) “Урман”
Б) “Җырларым”
В) “Ак чәчәкләр”
3.Урман аллегорик образлардан нинди күренеш?
табигатьме
җәмгыятьме
шагыйрьме
4. Шигырьне кирәкле сүзләрне куеп язып бетерегез.
Милениса чыккан, утын.......,
Толымнарын селкеп, җил .......,
Ташлап шагыйрьлеген җил .......,
Калыйм мәллә монда .........
Ибраһим Гази
1. .Ибраһим Гази яшәгән еллар
а)1908-1944 ә) 1910-1973 б)1907-1971
2. “Онытылмас еллар” трилогиясен кем язган?
а)М.Җәлил
б) А.Алиш
в) И.Гази
г)Һ.Такташ
3.1969 нчы елда нинди премия ала?
а) Г.Тукай
б) А.Алиш
в) М.Җәлил
4.И.Гази ничәнче елда һәм кайда туган?
1886 елда Казан губернясы Арча өязе Кушлавыч авылында
1903 елда Уфа шәһәрендә
1920 елда Казан шәһәрендә
1907 елда Кама Тамагы районы Иске Карамалы авылында
5. ”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең авторы кем?
1) Г.Тукай 2) Б.Рәхмәт 3) М.Җәлил 4) Ә.Фәйзи 5) И.Гази
6. Хикәядәге сурәтләү чараларын табып, аңлатма бир.
7. Билгеләмәне дәвам ит.
...............- сорау җөмлә формасында бирелсә дә,җавабын табу максат итеп куелмаган, киеренке халәтне, хис-кичерешнең тирәнлеген гәүдәләндергән сурәтләү чарасы.
Рабит Батулла
1.Р.Батулла туган ел
а) 1972
б) 1938
в) 1934
г) 1897
2. Рабит Батулла кайчан һәм кайда туганын күрсәтегез
1)1886 елда Казан губернясы Арча өязе Кушлавыч авылында
2) 1920 елда Казан шәһәрендә
3) 1903 елда Уфа шәһәрендә
4)1938 елның 26 мартында Зәй районы Түбән Олыҗы авылында
3. Әсәр башланып киткән берничә юл бирелгән. Шуннан чыгып, әсәрнең исемен, авторын һәм жанрын билгеләгез.
Хатын өйдәге җиткән кызга һәм Газизәгә ым какты, янәсе , баланың кулларын-аякларын каты тотыгыз.
4.Тукайның әнисе
а) Миңнур
б) Газизә
в) Шакирә
г) Әсма
5.Әнисенең әтисе
а) Сәгъди
б) Сабир
в) Мөхәммәтвәли
6. Кем ул имче?
7. Имчеләр нәрсә белән шөгыльләнәләр?
8. Р. Батулланың “Имче”хикәясендә Г. Тукайның кайдагы тормышы сурәтләнгән?
а) Казандагы
ә) Җаектагы
б) Өчиледәге
Роберт Миңнуллин
1. Шагыйрьнең туган урыны:
а) Казан шәһәре;
б) Башкортстан республикасы, Илеш районы, Нәҗәде авылы;
в) Актаныш районы;
г) Арча районы.
2. Кайсы югары уку йортын тәмамлый:
а) В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты;
б) Казан дәүләт педагогия институты;
в) Казан дәүләт мәдәният институты;
г) Казан дәүләт авылхуҗалыгы институты;
3. Шагыйрь әнисенең исеме:
а) Зәйнәп;
б) Гөлнәзирә;
в) Гөлҗәүһәр;
г) Гөлсинә.
4. Г. Х. Андерсен исемендәге халыкара бүләккә лаек булган китабы:
а) “Дөньядагы иң зур алма”;
б) “Күчтәнәч”;
в) “Безнең авыл зоопаркы”
г) “Әнкәмнең догалары”
5. Р.Миңнуллин кайсы китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә?
а)"Күчтәнәч"
б)"Безнең авыл зоопаркы"
в)"Энекәш кирәк миңа"
г)"Дөньядагы иң зур алма"
6. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” исемле шигыре нәрсә турында?
а) Туган як табигате
б) Авылны сагыну
в) Табигатьне ярату
г) Яшьлегенә кайту .
7.Балалар өчен иҗат итүче шагыйрьне билгеләгез
А) Роберт Миңнуллин
Б) Фәнис Яруллин
В )Г.Ибраһимов
Г) И.Гази
Баллада жанры
1.Билгеләмәне дәвам ит.
Баллада-лирик һәм эпик төр сыйфатларын чагылдырган үзенчәлекле ....................
2.Сандугач һәм чишмә балладасында вакыйга кайда бара?
а) бакчада
б) урманда
в) дачада
г) кырда
3.Балладаның төп герое
а) Батыр
б) сандугач
в) Чишмә
г) Инеш
4. Әсәрдә халык авыз иҗатыннан алынган нинди шартлы образлар бирелгән?
а) Сандугач,
б ) Чишмә,
в) Батыр,
г) Дошман.
5. Туган илен чын күңелдән яратучы, аның өчен үзенең тормышын бирергә әзер торучы кеше. (Патриот)
6. Әсәрдәге хәл-вакыйгалар тормышта булганмы, әллә юкмы?
(Юк, булмаган, уйлап чыгарылган хәл-вакыйгалар сурәтләнгән).
7.Әсәр нәрсәгә охшаган?
а) хикәя
б) повесть
в) Әкият
8. Әсәрнең геройлары кемнәр?
а) урман
б) Кошлар, җир, су, гөл, агачлар
в) елан
9.Нинди ат исемнәре беләсең?
10.Баллада жанрын тагын кайсы шагыйрләр иҗат иткән?
11.Нинди балладалар беләсез? 5 мисал уйла.
Әхмәт Фәйзи
1. «Тукай» романын кем язган?
а) Әхмәт Фәйзи ә) Мирхәйдәр Фәйзи
б) Гафур Колахметов в) Мәҗит Гафури
2. Бу әсәләрнең кайсысы Габдулла Тукай әсәре түгел?
а) Су анасы
ә) Татар яшьләре
б) Исемдә калганнар
в) Татар байрагы
3. Габдулланың Казандагы әти-әнисе нинди һөнәр ияләре булалар?
а) әтисе-читекче, әнисе-баш киемнәре тегүче
ә) әтисе-көтүче, әнисе-бала караучы б) әтисе-хезмәтче, әнисе-байларда өй җыештыручы
в) әтисе-эшче, әнисе-аш пешерүче
4. Cукыр Сәлүк суфый кем ул?
а) Тукайның Казандагы дусты
ә) Уральскида яшәгәндә мәдрәсәгә торырга килгәч, Тукайга үзе яныннан урын тәкъдим иткән шәкерт
б) Тукайның Кырлайдагы танышы.
5. . Шагыйрьнең туган урыны:
а) Уфа шәһәре;
б) Башкортстан республикасы, Илеш районы, Нәҗәде авылы;
в) Актаныш районы;
г) Арча районы.
6.Ә Фәйзи “ Тукай “ романы өчен нинди бүләк белән бүләкләнә?
7. Әдәби әсәрләрнең авторларын бел.
Сезгә әсәр башланып киткән берничә юл бирелгән. Шуннан чыгып, әсәрнең исемен, авторын һәм жанрын билгеләгез.
Чишмәне калдырып,
Атына атланды.
Юлбарыс шикелле
Дошманга ташланды.